Этигэ котлаулар / Поздравления папе. Котлы булсын туегыз котлаулар


туй белэн котлау — Татарча котлаулар

Безнең сезгә теләгебез:Кулларыгыз кулдан китмәсен.Чәчләрегез чәчкә бәйләнсен дәҖил-давыллар аны сүтмәсен!

***

Бүген — сезнең иң бәхетле,Иң шатлыклы көнегез.Матур булсын күңелегез,Тәмле булсын телегез.Яратып кына яшәгезБерегезне берегез!

***

Ходай биргән мәхәббәтнеңКадерләрен белегез.Барысы да сокланырлыкМатур оя корыгыз.Матур, җылы оягыздаТату гына торыгыз!

***

Ак бәхетләр сезгә юлдаш булсын,Күтәренке булсын күңелегез.Саулык, шатлык, куанычлар беләнГөрләп үтсен бөтен гомерегез.

***

Кавыштыгыз яшьлек иртэсендэ.Иңгә иңне куеп, аңлашып.Ерактагы картлык көнегезгә.Барып җитегез сез парлашып.

***

Озатабыз сезне ерак юлга.Озын юлга — гомер юлына.Кулны — кулга, уйны — уйга кушып,Ике йөрәк бергә булырга.

***

Яшәгез сез пар булып,Икегез бер җан булып.Күршеләргә үрнәк гаилә,Дуслар өчен дан булып.

***

Серле учак бар дөньяда.Ул — гаилә учагы.Бар аның дөрләгән чагы.Бар тик пыскыган чагы.Гаилә учагыгызның һәрвакытЯлкыны көчле булсын!

***

Бездән сезгә изге теләк;Тәбриклибез бәйрәмегез белән.Истәлекле булсын туегыз!Бергә типсен кайнар йөрәгегез.Бер үк төсле булсын уегыз.

***

Яшәгез бер-берегезгәГомерлек терәк булып.Бергә типкән йөрәк булып,һәрвакыт кирәк булып.

***

Олы юлга сез чыгасыз бүген,Бергә кушып ике йөрәкне.Юл алдыннан әйтик сезгәЧын күңелдән изге теләкне.Без телибез чын күңелдән сезгәАерылмасын тормыш юлыгыз.Гомер сукмакларын узган чактаАдашмагыз, зирәк булыгыз.

***

Ике агач озак яна,Учак сүнми — күрегез.Олыгайган көнегездәУртак булсын түрегез.

***

Изге теләкләрем юллыймКияү белән кәләшкә.Бары бәхет-шатлык кынаЮлдаш булсын һәр эштә.Иң зур киңәшем шул сезгәТормыш бизәге — бала.Киләчәктә бәхет юлынБары ул гына сала.

***

Бер-берегезнең кадерен белеп.Шатланып, уйнап-көлеп,Үтегез тормыш юлларынПар күгәрченнәр кебек.

***

Талдай зифа буйлары,Бигрәк матур уйлары.Шаулап торсын, гөрләп торсын,Җырлап торсын туйлары.

***

Гел уңышлар көтеп торсынҮтәсе юлыгызда.Бәхет өчен күп кирәкми.Ул бит үз кулыгызда.

***

Тормыш бик катлаулы, шуңа күрәГадел юлны сайлый белегез.Бездән сезгә шушы теләк:Бер-берегезне аңлый белегез.

***

Туй көннәре — иң шатлыклы көннәр,Алда өмет, бәхет, мәхәббәт.Түкми, чәчми гомер буйларынаИлтә торган изге бәрәкәт.Бәхет кошы кунсын өегезгә,Сөенсеннәр әти-әниләр.Үзегезгә охшап тәүфыйклары беләнТупырдашып үссен бәбиләр!

***

Парлы типсен мәңге йөрәгегез,Мәхәббәтнең ике кояшы.Кояш кебек түп-түгэрэк булсынБәхетегез — гомер юлдашы.

***

Кушылып үскән куш каеннар кебек,Бергә үтсен тормыш юлыгыз.Зәңгәр күлдә пар аккоштай,Бәхет күлләрендә йөзегез.

***

Яшәгез матур пар булып,Икегез бер җан булып.Күршеләргә үрнәк гаилә,Дуслар өчен дан булып.

***

Бүген җирдә яңа гаилә туа.Яңа тормыш җирдә башлана.Берүк матур булсын.Берүк ныклы булсын,И ходаем, үзең ташлама!Үзегез табышкансыз да,Үзегез кавышкансыз.Хәерле сәгатьтә булсынБүген тормыш башыгыз.

***

Назланырга һәм назларгаһәрчак вакыт табыгыз.Ишек һәм тәрәзәләрегезнеГайбәтләрдән ябыгыз.

***

Тәмле булсын телләрегез,Тәмле сүз — җан азыгы.Татулыкта, тынычлыктаЯшәешнең кызыгы.

***

Ир урынында ир үзе булсын.Үрелмәсен хатын бүреккә.Хатын була алу — олы бәхет.Уңган хатын — иргә бәхеткә.

***

Гаиләгэ кермәсен көнләшү.Авыр сүз, үпкәләп эндәшү.Яшәгез гел тату, сөешеп,Шатлыкны, бәхетне бүлешеп.

***

Туйларыгыз котлы булсын, аш-суыгыз тәмле булсын, туй бәйрәме ямьле үтсен. Сез бер-берегезне, үз бәхетегезне тапкансыз, берүк бәхет кояшына тап төшермәгез. Берегезнең җылысы икенчегезне җылытып, икегез өчен генә уртак булган тормыш сукмагыннан тигез һәм матур итеп атлагыз. Бәхетле булыгыз!

***

Сезне чын күңелдән яңа тормышка аяк басуыгыз белән, законлы никахыгыз белән тәбрик итәм. Бүгенге көнегез гүзәл, киләчәгегез тагын да гүзәлерәк, йөзегез кояштай нурлы, бәхет касәгез тулы, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын, һәр туар таңнар иртәсе сезгә бәхет, шатлык алып килсен, йөрәгегездә мәхәббәт ялкыны мәңге сүнмәсен һәм сүрелмәсен.

kotlaular.nur.tatar

Туйга, никахка котлау сүзләре (шигырьләр)

Котлы булсын туегыз!

Яшь парларга бәхет яусын,

Тигез гомер итсеннәр.

Чөкердәшеп яши-яши,

Алтын туйга җитсеннәр.

 

Гомер буе икесе бер

Сукмактан атласыннар.

Бер-берсенә мәхәббәтне

Үлгәнче сакласыннар.

***

 

Зарыгып көткән туй көнегез килде,

Бар дөньяны гөлгә, нурга күмде.

 

Пар балдаклар балкый бәхет юрап,

Барыбыз да сокланабыз сезгә карап!

***

Котлы булсын туегыз,

Безгә үрнәк булыгыз!

Мәңге, мәңге бергә булсын

Тормыштагы юлыгыз!

***

Тәбрик итәбез сезне бу көн белән -

Бер-берегезгә якын булыгыз!

Озын гомер, сүнмәс бәхет белән

Яңа матур тормыш корыгыз!

***

Кияү кәләш идегез,

Ир дә хатын булдгыз.

Инде хәзер шушы хәлдә

Йөзгә кадәр торыгыз.

Үзегез күп ул-кызларга

Ата-ана булыгыз.

***

Пар килгәнсез, сезгә карап сокланабыз,

Һәммәбез дә сезнең өчен шатланабыз.

Яшәгез сез бер-берегезне яратып,

Бу җиһанга сөю нуры таратып!

 

Сез дөньяда иң матур пар!

Бигрәкләр пар килгәнсез,

Сокланмый мөмкин түгел!

Мәхәббәтегез нурыннан

Яктыра безнең күңел!

***

Бүгеннән башлап - гаилә,

Пар канат, пар сандугач!

Бишек җырлары сайрарсыз

Балаларыгыз тугач...

 

Ходай сезне тиң яраткан,

Бер-берегезгә караткан,

Сезгә бүген дөнья да тар,

Сез - җиһанда иң гүзәл пар!

 

Никахыгыз котлы булсын!

Тормыш дилбегәсен ныклы тотып,

Гомер буе бергә атлагыз.

Йөрәкләрдә булган сөю хисен,

Сүндермичә, мәңге саклагыз.

Бергә типсен һәрчак йөрәгегез,

Зур тормышка илтсен юл башы.

Кояш кебек түп-түгәрәк булсын,

Бәхетегез - гомер юлдашы.

 

Никаз көнегез котлы булсын!

Бүген сезнең язылышкан,

Никахлашкан көнегез,

Тантаналы бу мизгелнең

Кадерләрен белегез!

 

Бүген дөнья гаҗәп нурлы,

Елмаегыз, көлегез!

Бөтен дөнья бәйрәм итә,

Сезне котлый - күрегез!

 

Бүген сөю диңгезендә

Рәхәтләнеп йөзегез,

Мәрхәмәтле, бәрәкәтле,

Бүгенгедәй мәхәббәтле

Булсын һәрбер көнегез!

________________________

Искәрмә: Китерелгән котлаулар төрле котлау кагәзьләреннән алынды

 

tazbash.ru

Никахка котлаулар татарча- maratkabirov.com сайтында

    Кадерле [кияү], кадерле [кәләш]! Сез бүген Аллаһы Тәгалә каршында кылына торган иң гүзәл гамәл башкардыгыз. Никах укыттыгыз. Никах – ул кеше гомерендә бер генә була торган мәҗлес. Наках – ул туй түгел. Кеше тормышында туйлар берничә: бәби туе, законлы никахлашу, тормыш туе һәм соңгы туй. Ә мәҗлес, никах мәҗлесе ул кеше гомерендә бер генә була. Әйе, бер генә һәм кабатланмас изге мизгеллләр. Сез әлеге мизгелдән башлап гаилә булып саналасыз, [кәләш] – [кияүнең хатыны, [кияү]- [кәләшнең] ире дигән яңа, гомерлек статус аласыз. Бүгенге көнегез бүтән бер кайчан да кабатланмас, кадерле көнегез. Ышанмагыз әгәр сезгә бу көнне тормышыгыздагы иң матур, иң истәлекле көнегез дип тәбрик итсәләр. Бу алай түгел. Менә күрересез, ир белән хатын булып тәүге тапкыр икәүдән-икәү генә калып, бер берегезгә карап елмаюыгыз мәңге истә калыр, тиздән, Аллаһы боерса, нәниләрегез дөньяга туыр – бу да иң матур көн кебек булып тоелыр, нәниегез беренче кат елмаер, тәүге адымнарын ясар, «әннә», «әттә» дияр… , … мәхәббәтләрен табарлар һ. б. һ.б Һәм инде менә [кияү белән кәләшнең әти-әниләренең дә] иң бәхетле көннәре кебектер бүгенге көн. Шулай булгач сезне иң матур, иң бәхетле көннәрегезнең башы белән чын күңелдән котлыйм һәм бары тик бәхетле булуыгызны гына телим.

    ***

    Тормыш дилбегәсен ныклы тотып, Гомер буе бергә атлагыз. Йөрәкләрдә булган сөю хисен, Сүндермичә, мәңге саклагыз.

    Бергә типсен һәрчак йөрәгегез, Зур тормышка илтсен юл башы. Кояш кебек түп-түгәрәк булсын, Бәхетегез – гомер юлдашы.

    ***

    Бүген сезнең язылышкан, Никахлашкан көнегез, Тантаналы бу мизгелнең Кадерләрен белегез!

    Бүген дөнья гаҗәп нурлы, Елмаегыз, көлегез! Бөтен дөнья бәйрәм итә, Сезне котлый – күрегез!

    Бүген сөю диңгезендә Рәхәтләнеп йөзегез, Мәрхәмәтле, бәрәкәтле, Бүгенгедәй мәхәббәтле Булсын һәрбер көнегез!

    ***

    Әби-бабайлардан калган Иң изге күркәм йола – Никахтан соң егет һәм кыз Ир белән хатын була.

    Күктә укылмаса никах, Кушылмас һичбер йөрәк. Никах кануннарын үтәп Гомер итәргә кирәк.

    Язышлардан юктыр узыш, Никах булсын гомерле. Ходай бүләк итеп бирә Һәр кешегә гомерне.

    Сезнең никах көнегездә Җирне каплады үлән. Никахыгыз котлы булсын, Яшәгез шатлык белән. Хәзрәт никах укыганда Рәхмәтен салсын Аллаһ. Лә-илләһе иллял-лаһ Мөхәммәдер-рәсүлүл-лаһ!

Кунелле табын

maratkabirov.com

Өй туена котлау / Поздравления с новосельем на татарском

Адәм баласына фарыз Үткәрергә өч туйны: Кызыл туйны, бәби туен, Өченчесе— соңгы юлга Зурлап озату туен. Пәйгәмбәребез сөннәте— Үткәрергә өй туен. Яңа йортның нигезе Корычтай ныклы булсын, Ут-күзләрдән, явызлардан Фәрештәләр сакласын. Җаннарыгыз тыныч булып, Куанычы күп булсын. Үзегезнең нигездә Картаю насыйп булсын. Бәрәкәтле йорт булсын, Дусларыгыз чын булсын. Туганнар ныклы булсын Дошманыгыз юк булсын. Балалар иманлы булсын, Күңелләре саф булсын. Олылыйган көнегездә Сезгә таяныч булсын. Оныклар да сезнең өчен Олы юаныч булсын. Яшәгез бергә гомергә, Амин, ул шулай булсын. Яңа сауган җылы сөттәй, Карашлар җылы булсын. Бәхетегез тулы булсын, Яңа йорт котлы булсын.

* * *

Яңа йортның нигезеКорычтай ныклы булсын,Ут-күзләрдән, явызларданФәрештәләр сакласын.

Җаннарыгыз тыныч булып,Куанычы күп булсын.Үзегезнең нигездәКартаю насыйп булсын.

Бәрәкәтле йорт булсын,Дусларыгыз чын булсын.Туганнар ныклы булсынДошманыгыз юк булсын.

Балалар иманлы булсын,Күңелләре саф булсын.Олылыйган көнегездәСезгә таяныч булсын.

Оныклар да сезнең өченОлы юаныч булсын.Яшәгез бергә гомергә,Амин, ул шулай булсын.

Яңа сауган җылы сөттәй,Карашлар җылы булсын.Бәхетегез тулы булсын,Яңа йорт котлы булсын.

* * *

Дөньяның үз җае бар — 

Барча җанның өе бар,

Өе барның сые бар,

Җырлау өчен көе бар.

 

Ходай безгә җан биргән.

Җан биргәнгә җүн биргән.

Рәхмәт безнең туганга

Бик күркәм йорт җиткергән!

 

Бусагасы алтыннан…

Егылып уңды хатыннан…

Яши белеп яши туган — 

Әүлияләр затыннан!

 

Йортта аш-су мул булсын!

Бала-чага ун булсын!

Йөзләрегез якты булсын!

Эшләрегез уң булсын!

Хуҗага саулык бирсен!

Йортка байлык иңсен!!!

* * *

Йа, Раббым, шушы өегездә бергә-бергә чөкердәшеп, гөлдерәшеп, тынычлыкта, муллыкта картаерга насыйп итсен.

“Карурманның уртасында кошлар куна куакка,

Торган өең ямьле була, дуслар килсә кунакка”.

Өегез кунаклы, ямьле, мәхәббәтле, ә якыннарыгыз олы күңелле булсын, бүлмәләрегез бала тавышына тулсын, ана кыздан, ата улдан уңсын.

www.ihlastan.ru

Туй коне белэн котлаулар- maratkabirov.com сайтында

*** Тормыштагы борылышны Кирәк үлчәргә 100 кат Ныклы гаилә кору очен Кирәк акыллы ир-ат.

*** Язмыш сезнең тез астына китереп сукса — егылмас өчен якасына ябышыгыз.

Утларга салса — үзегез аннан да көчлерәк яныгыз, шулвакыт кызуын сизмәссез.

Суларга ташласа — күбек булып өскә күтәрелмәгез — асылташ булып төпкә батыгыз, ялтыравыгызны күреп чумып алырлар.

Тузан итеп һавага күтәрсә — яңгыр тамчыларына кушылып җиргә төшегез.

Карурманнарда адштырса — кояшка карап юл сайлагыз.

Ташлар белән бастырса — чишмәгә әверелеп иреккә ургыгыз.

Җиргә күмсә — орык шикелле тишеп чыгыгыз.

Җилкәннәрегезне җилләр екса — сөюегезне җилкән итеп күтәрегез.

Нинди генә очракта да җиңәргә өйрәнегез.

Көчле рухлылар гына максатка ирешә ала.

Түземлеләр генә бәхеткә лаек!

Бәхетле булыгыз!

*** Кадерле яшьләр! Гомерегезнең тәүге уртак туе котлы булсын!

Мин үзем хатын-кыз затыннан булгач, ничектер кәләшләрне якынрак күрәм һәм шуңа күрә әйтәсе сүзләрем иң беренче чиратта, кәләш, сиңа янгырар….

Минемчә, кеше гомере гел аклыклардан гын тора — ак биләү, ак күлмәк ак яулык һәм гомер ахырында да ак биләү. Кыз, сине дә әниең тугач ак биләүгә салган. Күңеле ак, тәне саф булсын дип изге теләкләр теләп үстергән. Бар назын, борчуын, сөюен кызганмыйча, шушы көндә сине ак күлмәктән, йөзеңдә ягымлы елмаюың белән утыруын өчен тырышкан. Син бүген ак күлмәктән өстәл түрендә икәнсен, димәк, әти-әниен инде үзләренен бурычларын үтәп, бүгенге көннән сине егет кулына тапшыралар. Әйе, син хәзер иң беренче чиратта егетнең хәләл җефете — тормыш иптәше булып торасын. Һәм инде әлбәттә, кадерле әни, дәү-әниләр булуың да нәкъ менә шул яныңда утырган, үзең сайлаган ярдан тора.

Егет, чыннан да, кыз бүгеннән ата-анасы, туганнары, якыннарың ризалыгы белән синең законлы хатыны. булды. Кара, ул бүген кар чәчәгедәй ап -актан. Син дә менә шушы аклыкны гомер буена үз яныңда гына саклап, ак әбиләр яулыгы, ак бабайлар аклыгына кадәр алып барып житкерә алсаң иде. Иң мөһиме — сезнең күнел аклыгы, сафлыгы булса, янәшәдәгеләр сезгә сокланып, сөеп, хөрмәт итеп яшәрләр. Ә кеше очен картлыгында кадер-хөрмәтле әти-әни, әби-бабай булудан да зур бәхет юктыр. Сез үзегезнең гомер юлыгызны житәкләшеп, шул бәхетле картлыкка таба озын итеп, озак итеп, истәлекле итеп, парлап атлагыз. чапмагыз, йөгермәгез, туктамагыз — атлагыз!

Тормышның ямен табып яшәгез, бәхетле булыгыз!

*** Тәбрик итәбез сезне бу көн белән — Бер-берегезгә якын булыгыз! Озын гомер, сүнмәс бәхет белән Яңа матур тормыш корыгыз!

*** Тәбрик итәм кавышу көне белән, Котлы булсын туегыз. Озын гомер, сүнмәс бәхет белән, Яңа матур тормыш корыгыз.

Матур булсын килер көнегез, Ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен. Һәркем тормыш юлыгызны Аяз күккә карап тиңләсен.

Теләгем шул: тормыш юлыгызда Бер-берегезгә терәк булыгыз. Матур кызлар, батыр уллар үссен, Гөрләп торсын тормыш юлыгыз.

*** Уйларыгыз һәрчак бергә булсын Юлларыгыз булсын гел бергә Ак беркәнчек япкан бәхетегез Шау чәчәктә булсын гомергә. Шатлык белән тулып торсын Сезнең тормыш касәгез. Бер тамырдан ускән гөлдәй Гел янәшә яшәгез. Сезнең тормыш юлыгызда Булмасыннар киртәләр. Гел бәхетләр, гел шатлыклар Алып килсен иртәләр.

maratkabirov.com

Этигэ котлаулар / Поздравления папе — Поздравления, праздники…

Әтиемнең күркәм сыйфатларыБулса әгәр hәрбер ир-атта.Бар хатын-кыз көчле терәк тоеп,Яшәр иде, димен, рәхәттә!

Сабыр холык, тынгы белмәс йөрәк,Уңган куллар — әти куллары.Әтиемә Ходай гомер бирсен,Тигез булсын тормыш юллары!

Киңәшләрең hәрчак төпле синең,Ярдәмеңне тоеп яшим мин.Синең белән hәркөн чын йөрәктән,Горурланам ,әти, яшермим!

Сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрми,Гомер көзен тыныч каршыла.Рәхмәтемне әйтеп, газиз кешем,Башым иям синең каршыңда!

Гөлара Шәрипова

* * *

Котлы булсын әти туган көнең,Кояш кебек балкый йөзләрең.Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык беләнҮтсен синең гомер көзләрең.

Гомер үтә диеп моңсуланма,Өмет гөлкәйләрең сүнмәсен.Алтын төсендәге якты көннәр,Барыр юлларыңны бизәсен.

Матур тормыш, сәламәтлек теләпТуган көнең белән котлыйбыз.Шатлык белән озын гомер үтеп,Яшәвеңне генә телибез..

* * *

Йөрәгеңнең киңлегенәСыйганбыз барыбыз да.Без бәхетле синдәй кешеБулганга яныбызда.

Ярдәм, киңәш кирәк чактаБар синең төпле сүзең.Күрше-тирә, дус-тугангаЕлмаеп тора йөзең.

Нык кеше син, борчуда даСынмыйсың, сыгылмыйсың.Язмыш сынаган чаклардаАбынып егылмыйсың.

Биргәненә шөкер итепЯшисең риза булып.Килсен алдагы елларыңШатлык, бәхеткә тулып.

Син бар чакта, безгә рәхәт,Балкып тора өй эче.Тормышны сөеп яшәргәСүнмәсен, әткәй, көчең.

Бүген синең — 70 яшең,Ә син һаман яшь әле.Кирәк булып, терәк булып100 гә кадәр яшәле.

* * *

Нәселне дәвам итүче,һичшиксез, эти кеше.Шуңадыр әти кешенеңБик җаваплы өлеше.

Әти кеше буыннарныТиеш бәйләп торырга.Әти-әиисен онытмый.Үз гаиләсен корырга.

Вакытында әйләнергә.Балалар үстерергә.Янына агач утыртып,Йортын да җиткерергә.

Бу гамәлне эшлэп булаБик тырыш булсаң гына.Гөнаһлардан өстен булып.Изге эш кылсаң гына.

Сыйфатларның һәрберсе дэКилә безнең этигэ.Уңай вакыт, рәхмәт әйтеп,Матур сүзләр әйтергә.

Син тырыш та, таләпчән дә.Җор сүзле һәм бик уңган.Без бәхетле, синдәй әтиНәкъ безгә насыйп булган.

Насыйп итсен озак еллар«Әти» диеп дәшәргә.Синнән матур үрнәк алып.Синең кебек яшәргә.

* * *

Без бәхетле җирдә син барга,Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,Туган көнең белән котларга.Яшә әле бер дә бирешмичә,Баш имичә кырыс җилләргә.Яшә җирдә язгы гөлләр булып,Терәк булып безнең иңнәргә

* * *

Җир йөзенең бөтен матурлыгынКилә сиңа бүләк итәсе.Дөньядагы матур сүзләрнең дәИң җылысын килә әйтәсе.

Чәчләреңне әти, чал басса да,Күңелең көр һаман яшь әле.Җаның тыныч тәнең таза булсын,Кайгы-хәсрәт күрми яшә әле.

Менә тагын бер кыш үтеп бара,Якынайтып гомер көзләрен,Тыныч көзләр килсен, әти,Котлы булсын туган көннәрең.

* * *

Күпме генә бәхет теләсәк тә,Бик аз булыр кебек тоела.Нинди генә изгелекләр эшләмәдеңКешеләргә гомер буена!

Шуңа сине бар да яраталар,Дус-ишләрең йөри кергәләп.Сәламәтлек, бәхет-шатлык беләнЯшик әле, әткәй бергәләп!

* * *

Газиз кешебез, кадерле әтиебез … ! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәләл җефетең, әниебез … белән хәерле, тыныч картлыкта гомер ит!

* * *

Котлы булсын әти туган көнең,Кояш кебек балкый йөзләрең.Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык беләнҮтсен синең гомер көзләрең.

Гомер үтә диеп моңсуланма,Өмет гөлкәйләрең сүнмәсен.Алтын төсендәге якты көннәр,Барыр юлларыңны бизәсен.

Матур тормыш, сәламәтлек теләпТуган көнең белән котлыйбыз.Шатлык белән озын гомер үтеп,Яшәвеңне генә телибез…

* * *

Изге теләк, җылы сүздән башкаТаба алмыйбыз олы бүләкнеБезнең өчен бик тә кадерле син.Бик тә якын, бик тә кирәкле.

Рәхмәт, әти, син булгангаТормышыбыз күгендә.Терәк булдың син hәрвакытКирәклесең бүген дә.

Безнең өчен мәңге кадерле син,Бик тә якын, бик тә кирәкле.Якты караш, җылы сүздән башкаТаба алмыйбыз олы бүләкне.

Олы синең биргән киңәшеңТуры синең әйткән сүзләрең.Шатлык, сөенечтән генә торсынСин үтәсе гомер юлларың.

Әти, гомереңдә hәрчакБезгә үрнәк булып яшәдең.Безнең өчен олы бәхет бит улСәламәт hәм имин яшәвең.

* * *

Кадерле әтиебез, ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта картаерга насыйп булсын үзегезгә!

* * *

Газиз Әткәй! Көткән сабыеңныУчларыңда күккә чөйдең Син.Шул мизгелдән, ирлек хисе беләнБар дөньяны янып сөйдең Син!

«Балакаем канатлана!» — диеп,Бөркет кебек очып йөрдең Син.Сабыйларга кирәк кадәр Җылы,Кирәк кадәр акыл бирдең Син!

* * *

Тормыш бураннарын давылларынЕраклардан күрә килдең Син.Гомер буе безгә һәм ӘнкәйгәЗур бәйрәмнәр бирә белдең Син!Нык тазалык, озын гомер СиңаБирсен Ходай газиз Әткәбез!!!

* * *

Әткәй, Сиңа саулык телим,Мин уңыш телим, шатлык.Моңаюны белми торганБәхетле, матур картлык.

Картайтмасын Сине еллар,Гомер алга барса да.Өебезнең күрке булыпЯшә безнең арада.

Чәчләрең ак, тик йөрәгеңМәңге яшь булып калсын.Картлык килсә килсен, әйдә,Тик кайгы картайтмасын.

Телим Сиңа гел исән-сау,Гел яшь булып калырга.Тагын бик күп туган көннәрЯзсын каршы алырга.

* * *

Яхшы атаның хакы йөз яхшы остазның хакыннан да олырак. Үземне яратырга, кешеләргә ихтирам белән карарга һәм тормышта үз урынымны табарга өйрәткәне һәм өйрәтеп кенә түгел, үзе дә нәкъ шулай яшәгәне өчен мин әткәемә зур рәхмәтле. Мин әткәемнең озын гомерле булуын, сәламәт һәм бәхетле яшәвен телимКадерле әтиебез! Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сине … яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чы­гарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгән­дер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Без бары­быз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыл­лык китермәскә тырыштык. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәш­чебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тор­мыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганна­рыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшә­дең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмый­ча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең.Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, ту­ган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Әти, син балаларыбызга да ягымлы дәү әти. Өе­без һәрчак ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә яз­сын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!Әти! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр те­либез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!Иң изге теләкләр белән …

* * *

Юкка гына әтиләрне,Имәнгә тиңләмиләр.Гаиләнең баганасыҺәм терәге әти диләр.

Халык әйткән бу тапкыр сүз,Туры килә әти сиңа.Ярый әле синдәй уңган,Әти насыйп булган безгә.

Нишләр идек бу дөнядаСин булмасаң яныбызда.Барысы өчен чын күңелдән,Рәхмәт сүзе җаныбызда!

* * *

Маңгаеңда сырлар — үткән еллар,Борчуларың эзе — ак чәчең.Барлык балаң, әти, рәхмәт әйтә,Котлы булсын … яшең.

Сәламәт бул, гел елмаеп яшә,Бәхет кунсын күңел түренә.Барыбызга канат, терәк булып,Талмый атла гомер үренә.

* * *

Безнең өчен күпме тырыштың син,Уйландың син гомер эчендә.Онытмабыз, әти, һичбер вакыт,Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.

Авырлыклар туса тормышта,Киңәш сорап сиңа киләбез.Дөрес юлга бастырырдай сүзләрӘйтәсеңне алдан беләбез.

Аяз булсын туар таңнарың,Шатлык нуры чәчсен күзләрең.Күкрәмәсен аяз күңелең.Боекмасын һич тә йөзләрең!

Сәламәтлек ташламасын сине,Һәрбер көнең үтсен шатлыкта.Яшәү яме, дөнья иминлегеЮлдаш булсын сиңа картлыкта.

Кояш сиңа назлап нурын сипсен,Таң җилләре назлап сөйсеннәр.Бәхет, шатлык сиңа юлдаш булсын,Кайгы-хәсрәт ерак йөрсеннәр.

* * *

Бүген синең юбилеең, әти!Алтмыш яшең — Ходай бүләге.Син салучы шушы йорт нигезен,Әни өчен тормыш терәге.

Син өйрәттең үз үрнәгең ашаБу тормышта яшәү серләрен.Күпме наз һәм сөю сыйдырган битБезне уйлап типкән йөрәгең.

Беркайчан да авыр сүз әйтмәдең,Киңәшләрең булды үтемле.Шуңадыр ул, яшибез без, әти,Кызартмыйча синең битеңне.

Абынганда, җайлап аңлатасың,Сабыр төбе алтын икәнен.Син тамыры булсаң, без тармагы,Җиргә берегеп үскән имәннең.

Алтмыш яшҗ ул ирләр өчен барыКартлык чорның якты язлары.Әле алда шаулап торган гомер,Оныкларның күңел назлары.

Рәхмәт әти, сиңа барсы өчен.Тәрбияңә, биргән назыңа.Күңел тынычлыгы юлдаш булсынКартлыгыңның якты язында.

***

Котлы булсын, әти, туган көнең,Без барыбыз шушы теләктә.Бүгенгедәй шат елмайган йөзеңШатлык өсти безнең йөрәккә.Тормышта син ныклы терәксең,Безнең өчен һәрчак кирәксең.Җирдә кояш нуры балкыгандай,Син балкыйсың безнең күңелдә.Тормышыбыз синең белән матур,Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.Син булганда без бәхетле,Синең белән якты көнебез.Безнең белән син дә бәхетле бул.Сиңа озын-озак гомер телибез.

***Син булганга без сәламәт үстек,Борчуларсыз үстек, рәхәттә,Кирәк чакта кырыс була белдең.Шуңа, әткәй, сиңа рәхмәт тә.

***Авырлыклар туса тормышта,Киңәш сорап сиңа киләбез.Дөрес юлга бастырырдай сүзләрӘйтэсеңне алдан беләбез.

***Маңгаеңда сырлар — үткән еллар.Борчуларың эзе — ак чәчең.Барлык балаң, әти, рәхмәт әйтә,Котлы булсын … яшең.

***Чын йөрәктән яздым бу юлларны,Кабул итеп алчы, әтием.Исән-имин яшә, бәхетле бул,Терәк булсын сиңа әнием.

Әтиебез, йөзгә җиткәндә дәДәртле булсын йөрәк тибешең.Матурлардан матурырак булсынГомереңнең калган өлеше!

***Котлы булсын, әти, туган көнең,Гөлчәчәктэй үтсен һәр көнең.Корычныкы булсын тазалыгың,Кояшныкы булсын гомерең.

***

Котлап сине туган көнең белән,Ниләр теләсәк тә аз сыман.Гомерең озын булсын, шатлык беләнГөрләп яшә матур җәй сыман.

***Сиңа һич тә җиңел булмагандырҮтүләре тормыш юлларын.Озын гомер, саулык, тыныч картлыкТели сиңа кыз һәм улларың.

***Гади, сабыр, олы җанлы да син.Кылганнарың бары изгелек.Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең.Бәхетләрең булсын гомерлек.

***Тырыш синең оста кулларың.Матур эзле үткән юлларың.Барча туганнарга, якыннаргаҺәрчак изге булды уйларың.

***Котлы булсын, әти, туган көнең,Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.Сәламәтлек, бәхет, шатлык беләнҮтсен синең язың, көзләрең.

***

Кадерле Әтиебез сине гомер бәйрәмең — туган көнең белән тәбрик итәбез. Сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсеннәр. Безне сөендереп, озын-озак яшә. Тормышта барыбызның таянычы, терәге, ышанычы булганы өчен мең-мең рәхмәт Сиңа.

***Газиз Әткәй! Көткән сабыеңныУчларыңда күккә чөйдең Син.Шул мизгелдән ирлек хисе беләнБар дөньяны янып сөйдең Син!“Балакаем канатлана!”—диеп,Бөркет кебек очып йөрдең син.Сабыйларга кирәк кадәр җылы,Кирәк кадәр акыл бирдең син.Нык тазалык, озын гомер сиңаБирсен Ходай, газиз Әткәбез!!!

***Өлешемә тигән көмешемдер,Гомер юлларымның җылысы.Назлап тора һәрчак күңелемнеӘти кулларының җылысы.Чәчләреңне, әти, чал басса да.Күңелең көр, һаман яшь әле.Җаның тыныч, тәнең таза булсын,Кайгы-хәсрәт күрми яшә әле.Рәхмәт, әткэй, барысы өчен дә.Без бәхетле синең яныңда.Син зур терәк безгә авыр чакта,Тормыш ямьле тик син барында.

www.ihlastan.ru

60 яшькэ

60 яшең тулды менә!Байлыгың-алты дистә!Кичә генә булган кебекАлтмышы тиен истә.

Әйтерсең, бүген әле синБашлыйсың яши генә.Керәсең атлап бары тикКартлыкның яшьлегенә.

Менә шулай тыйнак кына,Кызыкмый артыгына,Җитәрсең Алла боерса,Картлыкның картлыгына.

*****60 яшең тулса тулсын,куңелең картаймасын.Йөрәктәге дәртең беләнМәңге яшь булып кал Син.

*****

Син әле солдаттан кайтканЕгетләр кебек кенә!Алтмышның аргы ягындаЯшә Син көлеп кенә,Алтмыш еллык хәзинәңнеңКадерен белеп кенә.*****

Еллар кырыс, мәрхәмәтсез-маңгайга сырлар сала.Тик йөрәк гел унсигездә,Мэңге яшь булып кала.

60 яшең тулса тулсын,Йөрәк утың сүнмәсен,18 дәге шикеллеТынгы белми дөрләсен.

Яшә, дускай, кайгы белмә,Хәсрәт күрмә дөньяда,Хөрмәтләсен дус-ишләрең,Кадерле бул семьяда

*****

Алтмыштамы, алтмышта…Шатлык та күп, сагыш та.Туры юлдан тайпылмадың,Атламадың ялгыш та.

Алтмыштамы, алтмышта…Рәхмәт әйтеп язмышка,Кайгыларга бирешмәдең,Гашыйк булдың тормышка.

Алтмыштамы, алтмышта…Шатлык та күп, сагыш та…Юл куймыйча сагышка,Яшә, әнием, шатлыкта.

Бирешмичә картлыкка,Уңыш өстәп «Уңыш»каКал син мәңге яшьлектә,Алтмышта да, алтмышта…

*****

Үткән гомер — кичкән елга,Аны санарга түгел.Чигәгә кар кунган саенЯзны яңарта күңел.

Язның назлы нурларыннанЖаныңа үсә канат.Яшлегеңә кайтасың даКитә алмыйсың кабат.

Синең әле алкышларгаКүмелә торган чагың.Настоящий егет булыпКүренә торган чагың.

Сиксән түгел, туксан түгел,Нибары алтмыш кына.Күтәрелгән чагың гынаГомерең балкышына.

Балаларың буй житкергән,Оныкларың тирәңдә.Яннарыңнан да китмиләр«Яратабыз» — диләр дә…

Яшь кызлар да «бабай» дими,«Абый» дип дәшә әле.Шатлык чәчеп, бәхет урыпЯшә дә яшә әле.*****

Сезнең тормышыгыз безгә үрнәк,Йөрәктә сез кичен-иртәсен.Сезгә насыйп булган бәхет-шатлык,Яхшы көннәр мәңге бетмәсен.

Гомерегез булсын бәхетле,Бәхетегез булсын гомерле.Җирдә булган бөтен изгелекнеБирсен Ходай сезгә бу ‘көнне.

*****

60 яшь бит әле матур гомер,Борчылма син килгән картлыкка.Исәнлекне күбрәк бирсен Ходай,Калган гомер үтсен шатлыкта.

Кызыкма, дустым, байлыкка,Саулык бирсен Ходай нык.Саулык китсә, алтын да чүп,Саулык — җирдә зур байлык.

*****

60 яшең тулсын,Күңелең картаймасын.Йөрәктәге дәртең беләнМәңге яшь булып кал Син.

Авыруны белми яшә,Бул һаман үз көчеңдә.Сине исән-имин күрүБәхет безнең өчен дә.

*****

Күрмә кайгы, белмә хәсрәт,Шатлан да Син, көл Дә Син.Мәңге яшь булсын йөрәгең,Картаюны белмәсен.

100-гә хәтле яшә! Хәтта100-дә соңгы чик түгел.Җырдагыча, Сиңа кояшГомере тели күңел.

Син әле солдаттан кайтканЕгетләр кебек кенә!Алтмышның аргы ягындаЯшә син көлеп кенә.Алтмыш еллык хәзинәңнеңКадерен белеп кенә.

*****

Маңгаенда сырлар — үткән еллар,Борчуларың эзе — ак чәчең.Җиде балаң, әткәй, рәхмәт әйтә,Котлы булсын 60 яшең.

Уфтанма, гомер уза диеп,Еллар бер дә бушка узмаган.Еллар үтә торсын әкрен генә,Сүрелмәсен генә дәрт-дәрман.

*****

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебезБелдерәбез туган көнеңдә.Үстердең син безне, кеше итеп,Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Озын гомер бирсен, Ходай, дибез,Кояш сиңа бирсен яктылык.Барлык балаларың, оныкларыңКитерсеннәр бары яхшылык.

Йолдыз тотып бирер идек,Алар ай тирәсендә.Ике гомер бирер идек,Ул Ходай кесәсендә.

*****

Бу көндә сиңа нәрсә, теләсәк тә,Аз сыман.Кайгы күрмә, чирне белмәһәрчак яшә ямьле яз сыман.

Күк йөзендә чиксез күй йолдызлар,Иң яктысы фәкать син генә.Җир йөзендә күпме кеше яши.Иң кадерле безгә син генә.

Юбилеең кортлы булсынТелибез бәхёт кенә.Сөендерсен һәрбер көнеңШатлыклар килең кенә.

Йөрәкләрдәй чыккан назлы сүзләр,Күңелләрдә, булган саф хисләр.Озын гомер; якты, матур тормыш —Безнең сиңа әйтер теләкләр.

*****

xn--b1ab7abhqb1b.xn--p1ai