Уз сузен белән котлау / Поздравления своими словами. Никах конегез котлы булсын


Татарча туй котлаулары

Июль-август, гадәттәгечә, туйларга бай була. Бәйрәмгә әзерләнү мәшәкатьләре белән, кайвакыт котлау да әзерләргә җитешмисең. Бу  уңайдан Intertat.ru сезгә махсус “шпаргалка” әзерләде. Туйда котлау әйткәндә, әлеге шигырьләргә күз төшерсәгез, сездән дә матуррак теләк әйткән кеше булмас. Биредә яшь парларга дус-туганнардан гына түгел, әти-әни җиткерә торган котлаулар да бар.

1. Бигрәкләр пар килгәнсез, Сокланмый мөмкин түгел! Мәхәббәтегез нурыннан Яктыра безнең күңел!

Бүгеннән башлап – гаилә, Пар канат, пар сандугач! Бишек җырлары сайрарсыз Балаларыгыз тугач...

Ходай сезне тиң яраткан, Бер-берегезгә караткан, Сезгә бүген дөнья да тар, Сез – җиһанда иң гүзәл пар!

2. Йөзләрдә елмаю янсын, Табынга җыр куй, әйдә. Бөтен яктан теләк яусын, Килен белән кияүгә.

Бик тә җиңел йөрешегез, Бик пар килгән буегыз. Гөрләп үтсен тормышыгыз, Гөрләгәндәй туегыз.

Сезнең өстәлдә һәрвакыт Сый-хөрмәт тулып торсын. Сыйлагыз дусны яратып, Дуслар гел килеп торсын.

Тасма телләр белән сезгә Дошманнар сыенмасын. Якты нур сүнмәсен йөздә, Мәхәббәт суынмасын.

3. Абау, дустым! Бигрәк матур киенгәнсең! Тьфу! Күзем төшмәсен, Күлмәгең дә килешкәне Сайлап кия белгәнең. Үзгәрде йөрүләрең, Үзгәрде көлүләрең. Әллә кайлардан күренә: Бик бәхетле көннәрең. Алдагы бәхет көннәрең Бәхетле үтсен шулай. Кияүгә гел карап торасың, Бигрәк яратасың бугай. Ә син, кияү! Хәзер безнең зур нәселдә Кияү булдың түгелме? Кадерен бел, ким-хур итмә, Саклый бел безнең кызны!

4. Арагыздан җил дә үткәрмичә, Сер бирмичә һич тә ятларга, Мәңге тугры булып калыгыз сез Биргән вәгъдәләргә, антларга. Икегезнең дә бүген нур чәчә йөзләрегез. Сокланып каравыбыздан тимәсен күзләребез. Туй гөрләгән чакта, бүген шулай Изге теләкләрне юллыйбыз. Матур җырлар сезгә багышлыйбыз, Якты киләчәктә генә уебыз.

5. Яшәгез сез матур пар булып, Икегез бер җан булып, Күршеләргә үрнәк гаилә, Дуслар өчен дан булып,

Изге мәхәббәт хисләрен Вакламыйча саклагыз. Тормыш дигән олы юлдан Гел янәшә атлагыз.

6. Яшь парларга бәхет яусын, Тигез гомер итегез. Чөкердәшеп яши-яши, Алтын туйга җитегез.

Гомер буе икегез бер Сукмактан атлагыз! Бер-берегезгә мәхәббәтне Үлгәнче саклагыз!

7. Матур булсын, алгы көнегез, Ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен. Һәркем тормыш юлыгызны Аяз күккә карап тиңләсен. Теләгебез шул: тормыш юлыгызда Бер-берегегә терәк булыгыз. Матур кызлар, батыр уллар үссен, Гөрләп торсын тормыш юлыгыз.

8. Кияүнең әти-әнисе яшь парга әйткән теләкләр:

Сиңа атап әйтәм бу сүземне, Әти кеше – терәк багана. Саклаучы да, яклаучы да була Баласына, сөйгән ярына.

Шуңа, улым, син беренче көннән Хуҗа итеп той да үзеңне, Әтиеңнән үрнәк алып, расла Гаиләдә һәрбер сүзеңне.

Балаларың булсын сау-сәламәт, Мал-мөлкәтең булсын, алтының. Бу бит – минем ирем диеп, балкып, Горурланып торсын хатының.

Шулай итеп матур яшәсәгез, Без дә бик сөенеп яшәрбез. Хатыныңа килен дип түгел, Кызым диеп сөеп дәшәрбез.

Бүген сезнең бик тә истәлекле Һәм бәхетле кызыл туегыз. Көмеш, алтын, якут туйларгача, Бергә булса иде уегыз.

9. Кәләшнең әти-әнисе теләкләре:

Газиз балам, һич ышанмый күңелем, Әле генә нәни кыз идең... Кай арада үсеп буйга җиттең, Күбәләктәй ак күлмәк кидең.

Бүген, кызым, туең! Насыйп парын Сайлап алды синең йөрәгең. Ак кар кебек туй күлмәген кию – Һәрбер кызның ихлас теләге.

Беләсеңдер, кызым, ак күлмәкнең Нинди җаваплылык йөкләвен. Туй күлмәге һәм кулдагы балдак Ялгыз гомереңне чикләвен.

Бүгеннән син, кызым, ир хатыны, Бу вазыйфа булсын гомергә. Насыйп булсын сезнең көмеш туйга Шатланышып кына килергә.

Мин ышанам, әлегәчә Кызартмадың минем йөземне. Моннан соң да тыңларсың дип уйлыйм Чын йөрәктән әйткән сүземне.

intertat.tatar

Уз сузен белән котлау / Поздравления своими словами — Поздравления, праздники…

Халыкара хатын кызлар көне белән

Мөхтәрәм  ………………!Көннең яктылыгы кояшта, күкнең бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнең бөтен гүзәллеге хатын-кызларда. Рөхсәт итегез сезне, кешелекнең бизәге булган гүзәл затны, шушы искиткеч матур яз бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәргә…Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендәге елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен!

Котлы булсын бәйрәмегез!

Безнен телэк

Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!

17 яшь

Бердәнберем! Йөрәгемнән ташып чыккан хисләр, Таң җилләре аша, 17 яшең тулган көндә сиңа Котлау булып барып ирешсен! Әгәр дә син ай нурлары булып кичтән килсәң, Кояш булып иртән көлсәң, Яшьлегеңнең таңнарында ташкын булып агармын, Бәгъремә тамчы-тамчы булып тамармын. Кояшларга мнеп китсәң, Мәхәббәтле күзләреңне күрер өчен, Кояштан да табармын. Яшьлегең күмелсен гөлләргә, Изге ниятләрем, изге теләкләрем бедән, бу мин әле – дустың …   .

18 яшь

Кадерле … ! Бүген сиңа 18 яшь. Балигъ булып, тормышның ыгы-зыгылы, аклы-каралы, шатлыклы һәм бер үк вакытта мәшәкатьле дә юлына чыгып бастың. Аның һәр мизгеле җаваплы да, рәхәт тә, авыр да, күңелле дә. Шушы шатлыклы, куанычлы көнеңдә сиңа язның дәртле сулышын, җәйнең сафлыгын, айның серлелеген, йолдызларның гүзәллеген, җан-бәгырьнең түземлеген, мәхәббәтнең олысын, бәхетнең тулысын телим!

20 яшь

… ! Туган көнең белән!

20 яшь ул, май аеның үзе кебек, иң дәртле, иң көчле, искитмәле шәп, гүзәл, күңелле чак. Бәхет инешең тулып аксын, көннән-көн артсын, мәхәббәт чишмәң чиста, саф булсын. Йөрәгеңә дә, беләгеңә дә ил танырдай көч-куәт өстәлсен. Имәндәй тазалык, саулык телим. Яшьлегең гомере озын булсын.

Балага котлау

….  бик тырышып укый, бик сөйкемле һәм тәртипле бала. Алдагы тормышында да гел шундый булып калсын. Үз бәхете тәүфигы белән үссен, сәламәт булсын, бер дә авырмасын. Һәрвакыт көләч йөзле, тәмле телле булсын!

    …. исемле (кызга яки малайга) бу шатлыклы көнендә бәхетле, сәламәт, шат күңелле булып, әти-әнисенә гел сөенечләр китереп үсүен, тырышлык, укуында зур уңышлар телибез.

Энигэ котлау сузлэре

Үзебез Әни булгач баланың нинди газиз, кадерле булуын аңладык.Чынлап та, бала гомернең һәр мизгелен сөенеч, шатлык  белән тутыручы икән. Уйласаң без һәммәбез дә балалар. Безнең дә әниебез бар. Иң якын, иң хөрмәтле кешебез- әниебез бар.  Безнең әни (авыл) авылында яшәүче (исеме, әтисенең исеме (отчество).Ул — безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат. Ул — әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр  кичергән кеше.Ул — һәркөнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклылык, таяныч булучы үрнәк.Ул — бар туганнарны, балаларны, кияү-оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы.Ул — гомер уртасына якынлашучы  гап-гади хатын кыз.Кадерлебез, сине шушы бәйрәмең белән ихластан тәбриклибез. Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән сиңа юллыйбыз.

Энигэ котлау

Кадерле әниебез, бүген барыбыз өчен дә якты, иләһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр.

     Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче Әни. Без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, "җан җимешем, балам" дип, чын күңелдән борчылучы әниебез.

    Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде.

    Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуын телибез.

Никах коне белэн

Сезне бүгенге изге, матур бәйрәмегез – никах көнегез, белән ихластан тәбрик итәбез.

      Чәчәк атсын тормыш гөлләрегез, яңгыр түгел бәхет яусын сез узасы юлларга. Бүгенгедәй бик күп язлар, җәйләр сезне көтеп торсын, теләп сезгә изге теләкләр. Пар канатлар булып яшәгез сез, һәрбер кеше сезгә соклансын. Һәрчак шулай шат яшәгез күрмичә тормыш зарын. Бер-берегезгә терәк булып, кирәк булып үтегез сез гомер үрләрен. Тигезлектә узсын гомер юлларыгыз кагылмыйча язмыш ачысы. Фәрештәләр сезгә һәрвакытта канат җәйсен, саклап сезне хәвеф-хәтәрдән. Күңел түрләрегез һәрвакытта аяз булсын, чикләп узсын болыт-яңгырлар. Туар көннәрегез шатлык куанычлар, тазалык — саулык, тик бәхет кенә алып килсен.      Я, Раббым, сезгә хәерле озын гомерләр, корычтай нык сәләмәтлек, татулыкта, тигезлектә бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп, бүгенге хисләрегезне гомерлеккә саклап, үзегезнең дәвамыгыз итеп сау-сәламәт игелекле, иманлы, миһербанлы, шәфкатьле балалар үстерергә сезгә насыйп ит!

Никах мэжлесенэ

Йә, Раббым! Синең әмереңне үтәп, бу яшьләребезгә никах укылды, никахларын төзек кылып, мәхәббәтләрен дәвамлы кыл. Ошбу парларга хәерле гомер, хәерле сәламәтлек, тәкъдирләнгән гомерләрендә тигез яшәүләрен насыйп кыл.

   Сездән туган балалар да динебезне, илебезне, милләтебезне куәтләүче, үзегезгә миһербанлы, шәфкатьле, исән вакытта хөрмәт кылучы, вафат булсагыз, догачы балалар булса иде. Шул балаларны шатлык-сөенеч, тигезлек белән үстереп, шатлык-сөенечләрен генә күрергә Аллаһ Тәгалә насыйп итсә иде.

   Тормыш дигән озын авыр юлны бер-берегезгә таяныч булып, бер-берегезне хөрмәт итеп, хаталарыгызны гафу итеп, бер-берегезгә юл куеп үтәргә күркәм сабырлыклар бирсә иде. Әмин.

Котлау яна елга

Декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән Яңа ел белән котлыйм! Бәйрәмегез мөбарәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә балкып торсын.

60 яшь

Безнең өчен бүген гаять шатлыклы көн. 60 яшь әле ир- ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор гына.

Үз гомерегездә сез, шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне күреп, күпне белеп, күпне кичергән булсагыз да, кар­таймагансыз, саргаймагансыз.

Карлыгачтан көнне, сандугачтан төнне сорамыйча эшлә­гәнсез, түзгәнсез, дәшмәгәнсез, ялгыз агач сыман сынмагансыз.

Инде лаеклы ялга китәсез. Ходай сезнең барлык изге те­ләкләрегезгә, ниятләрегезгә, догаларыгызга җавап бирсен.

Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын шушы изге минутларда.

 

Аккан сулар кебек еллар үтә,

Һич туктатып булмый вакытны.

Һәр ел саен туган көннәр уза

Якынайтып безгә картлыкны.

60 яшьлек гомер гомермени

Яшә әйдә тагын алтмышны!

Хатын-кызны 60 яше тулу унаеннан котлау

Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тиб­рәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз!

60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр.

Сиңа бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы.

Киләчәктә балаларың вә оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.

 

60 яшең белән котлап,

Зур бәхетләр сиңа телибез.

Үзең кешелекле булган өчен,

Олылыйбыз бүген сине без.

Туйда эти-энигэ рэхмэт сузе

Сез мине кадерләп һәм назлап пар канат астында үстердегез. Зур тормышка аяк баскач сыгылмый һәм сынмый яшәрлек көч бирдегез. Туган йортта мин кадерле бала булдым. Итагатьле, инсафлы һәм белемле итеп тәрбияләдегез. Сезнең киңәшләрегез, бетмәс-төкәнмәс йөрәк җылыгыз тормышта үз урынымны һәм үз тиңемне табарга ярдәм итте.

Бүген минем иң бәхетле көнем. Сез бүген минем язмышымны яраткан кешемнең кулларына тапшырасыз. Минем бәхетле, шатлыклы гомер кичерүемне телисез. Мин сезнең үрнәктә ир хакын, ата-ана һәм бала хакын хакларга өйрәнеп үстем.

Гомер елгасын кичкәндә: «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», дигән гыйбарәне һәрчак истә тотармын. Сезгә минем өчен кызарырга туры килмәс дип уйлыйм. Рәхмәт сезгә барысы-барысы өчен дә. Киләчәктә дә саулык белән, безнең бәхетебезгә куанып, тигезлектә яшәргә насыйп булсын үзегезгә. Сез безгә һәрвакыт кирәк. Сәламәт булыгыз!

Ихлас кунелдэн котлыйм

Кадерле … ! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйм. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телим. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай на­сыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән го­мер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.

… ! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, ма­тур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормыш­та яшәвеңне телибез.

55 яшьлек юбилеен белэн

Кадерле … !Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлы­гы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, ба­лаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, иге­лекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Ки­ләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!Һәр яңа көн бәхет алып килсен,Алсу таңнар күмсен шатлыкка.Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,Картаерга һич тә ашыкма

Ана булуын белэн тэбриклибез

Хөрмәтле … ханым!

Сине бөек исем, зур бәхет иясе — Ана булуың белән тәбриклибез. Әни булудан да олы бәхет, куаныч, шатлык, горурлык юктыр дөньяда.

Нәниеңнең якты дөньяга килүе изге көнгә, изге вакытка, изге минутка туры килеп, аның дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле вә сәгадәтле булуын телибез.

Кадерле нәниеңә күкрәк сөтең белән Аллаһы тәгалә холык, тәүфыйк, акыл һәм сихәт бирсен. Үзеңә тагын матур-сәламәт бәбиләр табып, аларның чыркылдашып көлүләреннән, уйнауларыннан, "Әни" дип кочуларыннан ямь, тәм, шатлык табып яшәргә насыйп итсен.

Иманлы бала булып усуен телибез

Елмаю ул — кешенең җанындагы, тәнендәге бөтен күзәнәкләрен уятучы сихри көч. Елмаюга сусаган күзләр, бу көч тәэсирендә кая карарга белмичә камашалар. Чынлап та, бу төссез тормышта елмаю, дөньяны төрле төсләргә күмә алырга сәләле. Ә сабыең — үз сабыең елмаюы, эчкерсез, саф, гади, якын, яктылык, җылылык бөркетә торганы,  уеңдагы барлык борчу-хәсрәтләрне оныттыра, сөйдерә, яраттыра торганы…..

 

Кадерле, … ! Котлыйм! Сезнең гаиләдә бүген үзегезнең елмаючан  кояшыгыз барлыкка килде. Сез чиксез бәхетле, сезнең шушы бәхетегезгә карап без дә куанабыз.  Сабыйның бу дөньяга бәхетле булыр өчен, кешеләргә үрнәк булырдай, акыллы-тәүфыйклы, чын кеше булыр өчен туганлыгына ышанабыз.  Аның сәламәт, акыллы, максатчан, рәхимле, иманлы бала булып үсүен телибез.

 

Ата-ана өчен баланың кадере хакында әйтеп тору урынсыз дип уйлыйм. Чөнки бу хисләрне кеше сүзләре белән генә әйтеп булмый. Ул хис — нәкъ шул елмаюдан башланган һәм гомерлеккә үзенә чорнап алган акыл белән генә аңлатып булмаслык хис. Сезгә шул хисне бөтен барлыгыгыз белән кичереп шул туган нарасыегыз өчен җаваплылыкны истән чыгармыйча, берни белән дә алмаштырып булмаслык ата-ана назын кызганмыйча гел куанышып яшәргә дигән теләктә калабыз!

Туган конен белэн тэбриклибез

Кадерле … !

Сине кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән тәбриклибез.

Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. … ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың.

Ходай тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларың кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләрдә булырга язсын.

50 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйм

……! Сине олы бәйрәмең, 50 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйм!

Син җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк.

Гашыйк таңга, зәңгәр кичләргә.

Син яшисең шундый матурлыкка

Тагын матур бер ямь өстәргә.

 

……! Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телим. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

Изге теләкләр белән ….

Ир-атны илле яше белән котлау

… ! Син, тормыш баскычлары аша күтәрелеп, 50 яшеңне тутырдың.

Син, далаларның мәгърур лачыны сыман, күп нәрсәләрне алдан күрә белдең, алдан сиземләп, абый буларак, беренче ярдәмгә килдең, гаделсезлекләрдән яклап, безне үз канатың астына алдың. Рәхмәт сиңа.

«Ир кеше — иген басуы, хатын — иген тулы келәт», — диләр. «Иген»не кадерләп саклаучы «келәт»ең белән бергә, балаларыгызның тәүфыйклылыгына, оныкларыгызның бәхетенә куанып, соң сулышларыгызга кадәр кулга-кул тотынышып, тигезлектә, тынычлыкта озын гомер кичерергә насыйп итсен.

www.ihlastan.ru

Скачай своё музлишко Никах конегез котлы булсын!!! музыка онлайн

1 . 2 . 3 . 4 .

Исполнитель: Никах конегез белэн)

Исполнитель: ...

Исполнитель: Котлы булсын-

Исполнитель: Никах конегез котлы булсын!!!

Исполнитель: Никах конегез котлы булсын!!!

Исполнитель: ТУЙ ЖЫРЫ!

Исполнитель: ТУЙ ЖЫРЫ!

Исполнитель: ЯРАТАМ СИНЕ, ЖАНЫМ!!!:*

Исполнитель: НИКАХ КӨНЕГЕЗ КОТЛЫ БУЛСЫН!!!

Исполнитель: Никах конегез белэн,бэхетле булыгыз!!!

Исполнитель: Мэхэббэт дуеты-Никах коне

Исполнитель: Никахыгыз котлы булсын! Тормыш дилбегәсен ныклы тотып, Гомер буе бергә атлагыз. Йөрәкләрд|

Исполнитель: Кадыровы

Исполнитель: 3,12 Э.НУРГАЛИЕВ КОТЛЫ БУЛСЫН

Исполнитель: Туган конен котлы булсын, Лэйлэ! Сина бары унышлар гына юлдаш булсын!!!

Исполнитель: Туган конен котлы булсын!!!!!

Исполнитель: Ильнар Гараев - Туган конен котлы булсын,Гузэл! Сина бары унышлар гына юлдаш булсын!!!

Исполнитель: Туй жыры.

Исполнитель: Матур абыем!!!

Исполнитель: жингэмэ хэм абыема

Исполнитель: Никах конегез белэн сезне!!!

Исполнитель: Зульфия Минхажева

Исполнитель: Никах конегез белэн!:)

Исполнитель: Ильвир + Айназ!!!

Исполнитель: РАМИС-МИЛЭУШЭ!

Исполнитель: Фаягуль- Динар

Исполнитель: Никах конегез белэн Назир,Ильмира!!!!

Исполнитель: Гульназ hэм Раиль

Исполнитель: Радик һәм Альбина

Исполнитель: Кадерлелэрем минем, Айгуль и Радмир

Исполнитель: НИКАХ конегез белэн))!

Исполнитель: Дилэ Нигъмэтуллина

Исполнитель: Никах коне

Исполнитель: Туй

Исполнитель: 03

Исполнитель: Сулейманова

Исполнитель: 13 Ý

Исполнитель: Котлы булсын туйларыгыз

Исполнитель: )

Исполнитель: Котлы булсын туйларыгыз

Исполнитель: Неизвестен

Исполнитель: Туган конен котлы булсын

Исполнитель: Ф. Сибгатуллина

Исполнитель: Туган конен

Исполнитель: Татарская

Исполнитель: А.Нургалиев

Исполнитель: Сибгатуллина Ф.

Исполнитель: :)

Исполнитель: ....

Исполнитель: Альфред

muzlishko.ru

Поздравления на татарском языке на свадьбу своими словами

Бер-берегезне табып кавышкансыз,Икегез дэ нинди сойкемле!Кузгэ-куз карашып елмаясыз,Бер гол чэчэклэре шикелле!Бер-берегезгэ ныклы терэк,Иптэш, сердэш булыгыз,Давыл-янгырга бирешмиГел янэшэ торыгыз!Котлы булсын туегыз!

***

Зарыгып коткэн туй конегез килде,Бар доньяны голгэ, нурга кумде.Пар балдаклар балкый бэхет юрап,Барыбыз да сокланабыз сезгэ карап!

***

Тәбрик итәм кавышу көне белән,Тәбрик итәм кавышу көне белән,Котлы булсын туегыз.Озын гомер, сүнмәс бәхет белән,Яңа матур тормыш корыгыз.Матур булсын алгы көнегез,Ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен.Һәркем тормыш юлыгызныАяз күккә карап тиңләсен.Теләгем шул: тормыш юлыгыздаБер-берегезгә терәк булыгыз.Матур кызлар, батыр уллар үссен,Гөрләп торсын тормыш юлыгыз.

***

Пар килгәнсез, сезгә карап сокланабыз,Һәммәбез дә сезнең өчен шатланабыз.Яшәгез сез бер-берегезне яратып,Бу җиһанга сөю нуры таратып!

***

Ни сойлэрге дип тордым даШуны алдым исэпкэБашлагыз яна тормышныБу хэерле сагатькэХэзер Инде гомергеСез икегез гел бэргэШулай булу телэклереНичек тели белергэЧын кунелдэн телим сезгэМэнге бергэ булыгызТормышыгызда чэчэк атсынУлыгыз хэм кызыгызАк фатанны салып иннэренгэУтырасын табын турендэБар доньяннын шул гузэллегеЧагылладыр синенйозендэ

***

Сул я гында кияуТормыш голенКадерлэ син аны гомергэМонга хэдэр булган моххэбэтенКалсын синен шулай мэнгегэ.Йозегендэ нурлар янсынТабыгынга жыр куй эйдэБотен яктан телэк яусынКилен белэн кияугэ.Борын бабалардан калганБергэлэп гаилэ коруГаилэ корып тигез тынычМатур тормышта тору

***

Исендэ тот дустым, - (исеме)Хэрвакытта бул сабырЭштэ оста хэм батырСузгэ кыска хэм тапкыр.Син дэ тынла (имя)Сина да бар ике суз,Ойнен яме, ашнын тэме,Ирен сойгэн хатын кыз.Гаиля жаваплыкИкегезгэ тошэНык саклагыз мохэббэтнеЭш шунда гына пешэ.Сезне ихлас тэбриклименБэхетле тормыш телимОлыларага ихтирамлыБалаларга ихтибарлы булыгызНыклы гаиля корыгызТигез тату торыгызУстерегез батыр улларУнган хэм матур кызлар.Менэ шушы инде дуслар,Эйтэсе килгэн сузлэр.

***

Йозлэрегез буген колэч сезнен.Алдыгызда тормыш дингезе.Чын кунелдэн котлыйм сезнеБер-берегезне ныклы яратагызКабул булсын изге телэклэрТормыш сукмасында юлдаш булсынТипсен бергэ сезнен йорэклэр.

***

Алып килдек сезгэ телэклэрнеТелэгебез безнен кечкенэ.Бер -берегез очен тормышта даБулыгыз сез алтын генэПар кугэрченэрдэй горлэшепЯшэгез бергэ бергэТату гаиля тыныч тормышБездэн телэк шул сезгэ.

***

Хэрвакытта шат яшэгезКонегез матур булсынКиллэчэктэ сезнен оченХэрвакыт шатлык тусынШатлык белэн балкып торсынХэрвакыт йозлэрегезМуллык белэн тулып торсынСезнен тормыш кичегез.

***

Ай! Кояштай елмаяБуген сезнен йозегезАерым идегез сез кичэБуген инде икегез.Ике йорэк, бер ук жырныЖырлый башлый бугендэнКайгы-хэсрэт дигэннэреЕрак йорсеннэр сездэн.Дуслык, туганлык хислэреАлар сездэн сунмэсен.Устерегез уллар-кызларГомер эрэм утмэсен.Тормыш булгач - барда була.Булыр авыр минутларБергэ-бергэ кинэш итсэн,Алар сездэн тиз узар.

***

Бэхет тан булып яктыра,Бэхет коне кош булып сайра,Бэхет ул дулкын остендэАккош калдырган каурый.Бэхет кочактагы чэчэк,Утнын, ул ялкынлысыМангай тирендэн бушаганБэхетнен ин олысы.Онытмагыз, сагать санап тораМинутларын узып барганнынЮгалтмагыз мэнге саклагыз сезМохэббэтнен алтын балдагын.Айкалмасын, чайкалмасынБулып торсын кесэгезИке тормак роза кебекГел янэшэ яшэгез.

***

Уйларыгыз хэрчак бергэ булсынЮлларыгыз булсын гел бергэАк беркэнчек япкан бэхетегезТау чэчэктэ булсын гомергэШатлык белэн тулып торсынСезнен тормыш кесэгез.Бер тамырдай ускэн голдэйГел янэшэ яшэгезСезнен тормыш юлыгыздаБулмасыннар киртэлэрГел бэхетлэр, гел шатлыкларАлып килсен иртэлэр.

***

Абау дустым!Бигрэк матур киенгэнсен!Тьфу! Кузем тошмэсенКульмэген дэ килешкэненСайлап кия белгэненУзгэрде йорюлэреУзгэрде келулэренЭллэ кайлардан куренэБик бэхетле коннэренАлдагы бэхет коннэренБэхетле утсен шулай.Кияугэ гел карап торасынБигрэк яратасын бугайЭ син кияу?Хэзер безнен зур нэселдэКияу булдын тугелме?Кадерен бел, ким-хур итмэСаклый бел безнен кызны.

***

Каршылыйбыз буген синен;Котеп алган гомер бэйрэмен;Якыннарын жыела буген яннарына;Озеп сина чэчэк бэйлэмен;Матур танда тугангадыр;Жырлы-монлы синен кунелен;Шатлык-куанычлар белэн утсен ул;Ходай язган барлык гомерен.

***

Хислэр ташый йорэк туреннэнСаф телэклэр булып тугелэСине туган конен белэнТэбрик итэбез чын кунелдэнТорыш юлын уз син шатлык белэнАвырлыклар юлдаш булмасынОзын юлда баскан эзен калмасынВак янгырлар аны юмасын.

***

Изге теләк, назлы сүздән башкаТабып булмый затлы бүләкне.Безнең өчен бик тә кадерле сез,Бик тә якын, бик тә кирәкле.Тигез гомер насыйп булсын,Гел атлагыз янәшә.Сау-сәламәт булып кынаЯшәгез йөзгәчә.

***

Пар балдаклар балкышыннанКүзләребез чагыла,Сез бүген – иң гүзәл парЧәчәкләр кочагында!Еллар узсын бәхеттә,Тазалыкта-саулыкта,Шатлыкта, мәхәббәттә,Иминлектә, муллыкта!

***

Кадерле ________________________________!Без Сезне яңа тормышка аяк басуыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез!Кая гына барсагызда, шатлык сезгә юлдаш булсын.Йөзегез кояш кебек көлеп торсын.Тормышыгызда роза чәчәкләре кебекКешеләрне сокландырып торыгыз.

***

Икегез дә пар килгәнсезКотлы булсын туегыз.Бәхет белән балкып торсынСезнең тормыш юлыгыз.Изге мәхәббәт хисләренВакламыйча саклагыз.Тормыш дигән олы юлдашГел янәшә атлагыз!Шатлык белән тулып торсынСезнең тормыш кесәгез.Бер тамырдан үскән гөлдәйГел янәшә яшәгез.Котлы булсын туегыз. Уртак булсын уегыз, бәхетле булыгыз!

***

Сейчас все больше люди ленятся -Не ставят в паспорте печать...А наши женятся:Светло решили жизнь начать!Поскольку в этом суть явления,То рады все вокруг вдвойне:Вам салютуют поздравления -Законным мужу и жене!Пусть путь ваш по земле восславится,Давайте жизнь, тепло другим.Поем, красавец и красавица,Любви великой вашей гимн!!!

***

С днем свадьбыЯшь парларга бәхет яусын,Тигез гомер итсеннәр.Чөкердәшеп яши-яши,Алтын туйга җитсеннәр.Гомер буе икесе берСукмактан атласыннар.Бер-берсенә мәхәббәтнеҮлгәнче сакласыннар.

***

Тормыш дилбегәсен ныклы тотып,Гомер буе бергә барыгыз.Бетмәс куанычлар килсен сезгә,Күтәренке булсын күңелегез.Кайгы-хәсрәт күрми, бәхет беләнҮтсен иде килер көнегез.

***

Бүгенге көн исегездә калсынСөю нуры булып,Гомер юлыгызда кабатлансынСөю җыры булып!Мәхәббәтнең гомере озын булсын,Чит-ятларга тәрәз ачмагыз,Бер-берегезгә булган назлы хиснеГомерегез буе саклагыз!

***

Яшь парларга бәхет яусын,Тигез гомер итсеннәр.Чөкердәшеп яши-яши,Алтын туйга җитсеннәр.Гомер буе икесе берСукмактан атласыннар.Бер-берсенә мәхәббәтнеҮлгәнче сакласыннар.

***

Тәбриклибез кавышу көне белән,Котлы булсын туегыз .Озын гомер, сүнмәс бәхет белән,Яңа матур тормыш корыгыз.Матур булсын, алгы көнегез,Ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен.Һәркем тормыш юлыгызныАяз күккә карап тиңләсен.Теләгебез шул: тормыш юлыгыздаБер-берегегә терәк булыгыз.Матур кызлар, батыр уллар үссен,Гөрләп торсын тормыш юлыгыз.

***

Котлы булсын яшьлек тантанасы,Котлы булсын сөю хисләре.Зур уңышлар белән алга илтсенСез барачак гомер юллары.Тулып торсын бәхет чишмәсе,Ташып торсын бәхет чиләге.Озын гомер, саф мәхәббәт –Барыбызның сезгә теләге.

***

Парлы типсен мәңге йөрәгегез,Мәхәббәтнең ике кояшы.Кояш кебек түп-түгәрәк булсынБәхетегез – гомер юлдашы.Кушылып үскән куш каеннар кебек,Бергә үтсен тормыш юлыгыз.Зәңгәр күлдә йөзгән пар аккоштай,Бәхет күлләрендә йөзегез.

***

Никах туенаӘби-бабайлардан калганИң изге күркәм йола –Никахтан соң егет һәм кызИр белән хатын була.Күктә укылмаса никах,Кушылмас һичбер йөрәк.Никах кануннарын үтәпГомер итәргә кирәк.Язышлардан юктыр узыш,Никах булсын гомерле.Ходай бүләк итеп бирәҺәр кешегә гомерне.Сезнең никах көнегездәҖирне каплады үлән.Никахыгыз котлы булсын,Яшәгез шатлык белән.Хәзрәт никах укыгандаРәхмәтен салсын Аллаһ.Лә-илләһе иллял-лаһМөхәммәдер-рәсүлүл-лаһ!

***

Газиз балам, һич ышанмый күңелем,Әле генә нәни кыз идең...Кай арада үсеп буйга җиттең,Күбәләктәй ак күлмәк кидең.Бүген, кызым, туең! Насыйп парынСайлап алды синең йөрәгең.Ак кар кебек туй күлмәген кию –Һәрбер кызның ихлас теләге.Беләсеңдер, кызым, ак күлмәкнеңНинди җаваплылык йөкләвен.Туй күлмәге һәм кулдагы балдакЯлгыз гомереңне чикләвен.Бүгеннән син, кызым, ир хатыны,Бу вазыйфа булсын гомергә.Насыйп булсын сезнең көмеш туйгаШатланышып кына килергә.Мин ышанам, әлегәчәКызартмадың минем йөземне.Моннан соң да тыңларсың дип уйлыймЧын йөрәктән әйткән сүземне.Туй көнендә сезгә теләк телим,Гомерегез аклыкка тулсын.Туй көнегез җәйдә булган кебек,Күңелегездә җылы җәй булсын.

***

Кай арада үсеп җиттегез соң?Сезме соң бу? Ышанмый күңел...Туй көнегез, улым, котлы булсын,Өйләнү ул – уен эш түгел.Сиңа атап әйтәм бу сүземне,Әти кеше – терәк багана.Саклаучы да, яклаучы да булаБаласына, сөйгән ярына.Шуңа, улым син беренче көннәнХуҗа итеп той да үзеңне,Әтиеңнән үрнәк алып раслаГаиләдә һәрбер сүзеңне.Балаларың булсын сау-сәламәт,Мал-мөлкәтең булсын, алтының.Бу бит – минем ирем диеп, балкып,Горурланып торсын хатының.Шулай итеп матур яшәсәгез,Без дә бик сөенеп яшәрбез.Хатыныңа килен дип түгел,Кызым диеп сөеп дәшәрбез.Бүген сезнең бик тә истәлеклеҺәм бәхетле кызыл туегыз.Көмеш, алтын, якут туйларгача,Бергә булса иде уегыз.

***

Олы юлга Сез чыгасыз бүген,Бергә кушып ике йөрәкне.Юл алдыннан әйтик СезгәЧын күңелдән изге теләкне.Без телибез чын күңелдән СезгәАерылмасын тормыш юлыгыз.Гомер сукмакларын узган чактаАдашмагыз, зирәк булыгыз!

***

Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,Кадергә, хөрмәткә төренеп,Яшәгез Сез гөл булып!Йортыгызга кайгы кермәсен,Гөрләп торсын өй түрегез.Шаулап үссен алсу чәчкә гөлләр,Ямьләндереп Сезнең гомерне.

***

Ямьләндереп Сезнең гомерне.Тәбрик итәм, кавышу көне белән,Котлы булсын туегыз.Озын гомер, сүнмәс бәхет белән,Яңа матур тормыш корыгыз.Матур булсын алгы көнегез,Ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен.Һәркем тормыш юлыгызныАяз күккә карап тиңләсен.Бер-берегезгә терәк булыгыз.Матур кызлар, батыр уллар үссен,Гөрләп торсын тормыш юлыгыз.

***

Изге теләк, назлы сүздән башкаТабып булмый затлы бүләкне.Безнең өчен бик тә кадерле сез,Бик тә якын, бик тә кирәкле.Тигез гомер насыйп булсын,Гел атлагыз янәшә.Сау-сәламәт булып кынаЯшәгез йөзгәчә.

***

Пар балдаклар балкышыннанКүзләребез чагыла,Сез бүген – иң гүзәл парЧәчәкләр кочагында!Еллар узсын бәхеттә,Тазалыкта-саулыкта,Шатлыкта, мәхәббәттә,Иминлектә, муллыкта!

***

Котлыйбыз Сезне чын күңелебездән иң бәхетлекөнегез белән. Сезгә алдагы көнегездә акбәхет, нык сәламәтлек, тигез, тыныч тормыш,саф мәхәббәт телибез.Олы юлга Сез чыгасыз бүген,Бергә кушып ике йөрәкне.Юл алдыннан әйтик СезгәЧын күңелдән изге теләкне.Без телибез СезгәАерылмасын тормыш юлыгыз.Гомер сукмакларын узган чактаАдашмагыз, зирәк булыгыз!

www.porjati.ru