Музлишко. Котлы булсын никахыгыз


Никахка туйга котлаулар / С днем свадьбы, никах — Поздравления, праздники…

Шигъри юлларга салынган оригиналь котлаулар гадәттә матур һәм истә кала, күңелләрне кузгата торганнардан санала. Туй, никах котлауларын алдан ук открыткага язып тантанага алып бару хәерлерәк. Чөнки ничек кенә ятлап әзерләнеп килсәгез дә, яшь парларны тәбрикләргә сезнең чират җиткәчтен, котлау сүзләрен каушаудан онытып җибәрүегез, тәэсирләндерерлек итеп укый алмавыгыз бар. Безнең сайттагы котлау шигырләре, матур теләкләр якыннарыгызны, дусларыгызны никах тантансы белән котлау өчен менә дигән ярдәмлек!!! Кавышучы яшь парларга бәхетле озын гомер кичеп, мәңге бергә булып, игелекле балалар үстереп аларның бары шатлык-сөенечен генә күрергә насыйп булса иде.

Туйларыгыз котлы булсын, аш-суыгыз тәмле булсын, туй бәйрәме ямьле үтсен. Сез бер-берегезне, үз бәхетегезне тапкансыз, берүк бәхет кояшына тап төшермәгез. Берегезнең җылысы икенчегезне җылытып, икегез өчен генә уртак булган тормыш сукмагыннан тигез һәм матур итеп атлагыз. Бәхетле булыгыз!

***

Сезне чын күңелдән яңа тормышка аяк басуыгыз белән, законлы никахыгыз белән тәбрик итәм. Бүгенге көнегез гүзәл, киләчәгегез тагын да гүзәлерәк, йөзегез кояштай нурлы, бәхет касәгез тулы, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын, һәр туар таңнар иртәсе сезгә бәхет, шатлык алып килсен, йөрәгегездә мәхәббәт ялкыны мәңге сүнмәсен һәм сүрелмәсен.

***

Бүген җирдә яңа гаилә туа.Яңа тормыш җирдә башлана.Берүк матур булсын.Берүк ныклы булсын,И ходаем, үзең ташлама!Үзегез табышкансыз да,Үзегез кавышкансыз.Хәерле сәгатьтә булсынБүген тормыш башыгыз.***Назланырга һәм назларгаһәрчак вакыт табыгыз.Ишек һәм тәрәзәләрегезнеГайбәтләрдән ябыгыз.***Тәмле булсын телләрегез,Тәмле сүз — җан азыгы.Татулыкта, тынычлыктаЯшәешнең кызыгы.***Ир урынында ир үзе булсын.Үрелмәсен хатын бүреккә.Хатын була алу — олы бәхет.Уңган хатын — иргә бәхеткә.***Гаиләгэ кермәсен көнләшү.Авыр сүз, үпкәләп эндәшү.Яшәгез гел тату, сөешеп,Шатлыкны, бәхетне бүлешеп.

***

Туй көннәре — иң шатлыклы көннәр,Алда өмет, бәхет, мәхәббәт.Түкми, чәчми гомер буйларынаИлтә торган изге бәрәкәт.Бәхет кошы кунсын өегезгә,Сөенсеннәр әти-әниләр.Үзегезгә охшап тәүфыйклары беләнТупырдашып үссен бәбиләр!

***Парлы типсен мәңге йөрәгегез,Мәхәббәтнең ике кояшы.Кояш кебек түп-түгэрэк булсынБәхетегез — гомер юлдашы.

***Кушылып үскән куш каеннар кебек,Бергә үтсен тормыш юлыгыз.Зәңгәр күлдә пар аккоштай,Бәхет күлләрендә йөзегез.

***Яшәгез матур пар булып,Икегез бер җан булып.Күршеләргә үрнәк гаилә,Дуслар өчен дан булып.

***

Олы юлга сез чыгасыз бүген,Бергә кушып ике йөрәкне.Юл алдыннан әйтик сезгәЧын күңелдән изге теләкне.Без телибез чын күңелдән сезгәАерылмасын тормыш юлыгыз.Гомер сукмакларын узган чактаАдашмагыз, зирәк булыгыз.

***Ике агач озак яна,Учак сүнми — күрегез.Олыгайган көнегездәУртак булсын түрегез.

***Изге теләкләрем юллыймКияү белән кәләшкә.Бары бәхет-шатлык кынаЮлдаш булсын һәр эштә.Иң зур киңәшем шул сезгәТормыш бизәге — бала.Киләчәктә бәхет юлынБары ул гына сала.

***Бер-берегезнең кадерен белеп.Шатланып, уйнап-көлеп,Үтегез тормыш юлларынПар күгәрченнәр кебек.

***Талдай зифа буйлары,Бигрәк матур уйлары.Шаулап торсын, гөрләп торсын,Җырлап торсын туйлары.

***Гел уңышлар көтеп торсынҮтәсе юлыгызда.Бәхет өчен күп кирәкми.Ул бит үз кулыгызда.

***Тормыш бик катлаулы, шуңа күрәГадел юлны сайлый белегез.Бездән сезгә шушы теләк:Бер-берегезне аңлый белегез.

***

Кавыштыгыз яшьлек иртэсендэ.Иңгә иңне куеп, аңлашып.Ерактагы картлык көнегезгә.Барып җитегез сез парлашып.

***Озатабыз сезне ерак юлга.Озын юлга — гомер юлына.Кулны — кулга, уйны — уйга кушып,Ике йөрәк бергә булырга.

***Яшәгез сез пар булып,Икегез бер җан булып.Күршеләргә үрнәк гаилә,Дуслар өчен дан булып.

***Серле учак бар дөньяда.Ул — гаилә учагы.Бар аның дөрләгән чагы.Бар тик пыскыган чагы.Гаилә учагыгызның һәрвакытЯлкыны көчле булсын!

***Бездән сезгә изге теләк;Тәбриклибез бәйрәмегез белән.Истәлекле булсын туегыз!Бергә типсен кайнар йөрәгегез.Бер үк төсле булсын уегыз.

***Яшәгез бер-берегезгәГомерлек терәк булып.Бергә типкән йөрәк булып,һәрвакыт кирәк булып.

***

Безнең сезгә теләгебез:Кулларыгыз кулдан китмәсен.Чәчләрегез чәчкә бәйләнсен дәҖил-давыллар аны сүтмәсен!

***Бүген — сезнең иң бәхетле,Иң шатлыклы көнегез.Матур булсын күңелегез,Тәмле булсын телегез.Яратып кына яшәгезБерегезне берегез!

***Ходай биргән мәхәббәтнеңКадерләрен белегез.Барысы да сокланырлыкМатур оя корыгыз.Матур, җылы оягыздаТату гына торыгыз!

***Ак бәхетләр сезгә юлдаш булсын,Күтәренке булсын күңелегез.Саулык, шатлык, куанычлар беләнГөрләп үтсен бөтен гомерегез.

***

Кушып ике йөрәк ялкынынУчак тергезәбез яшьлектәХодай безгә шулай кушаАлмаш калдырырга бу җирдә

Яшьлек утын салган ул учакныңУртак булсын һәрчак җылысыЯлгыз парлы сагышларын җыепСаргаерга язмасын иде.

Дөрләп торсын һәрчак учагыгызҖылы биреп сезнең күңелгәТигез ,озын гомер телимҺәрбер сабый үссен бәхеттә

Әгәр бер көн кайгы җиле керепУчагыңны синең сүндерсәБалаларың адашмасын өченШәмен сакла күңелең түрендә ……

Илүзә Камалетдинова

* * *Туганнарны һәм дусларныШатландырырсыз бүген.Бәхет кояшы яктыртсынСезнең мәхәббәт күген.

Гел якты булсын юлыгыз,Якты булсын уегыз.Котлы булсын никахыгызКотлы булсын туегыз.

Бүген дөнья коенгандырАк карга ап-ак нургаБәхетле тормыш тели ул…һәм ….га!

* * *Колач тутырып чәчкә җыялмадымКыш бит инде, кырда кар тулы,Никах көнегез белән тәбрик итеп,Шигырь яздым сезгә бу юлы.

Син минеке мин синеке диеп,Кавышкансыз булыгыз бергә.Дошман көенсен, дуслар сөенсен,Күреп сезне гомергә бергә.

Яратышып, сөеп кавыштыгыз,Яшәгез гел бергә гомергә.Тиңләсеннәр сезнең мәхәббәтнеҺич тутыкмый торган тимергә.

Алдыгызда бик зур юллар ята,Аерылмасын кулыгыздан кул.Туры булсын, изге булсын идеИкәүләшеп сез башлаган юл.

* * *Яшь парларга бәхет яусын,Тигез гомер итсеннәр.Чөкердәшеп яши-яши,Алтын туйга җитсеннәр.Гомер буе икесе берСукмактан атласыннар.Бер-берсенә мәхәббәтнеҮлгәнче сакласыннар!

* * *Никах көнегез котлы булсын!Бүген сезнең язылышкан,Никахлашкан көнегез,Тантаналы бу мизгелнеңКадерләрен белегез!

Бүген дөнья гаҗәп нурлы,Елмаегыз, көлегез!Бөтен дөнья бәйрәм итә,Сезне котлый — күрегез!

Бүген сөю диңгезендәРәхәтләнеп йөзегез,Мәрхәмәтле, бәрәкәтле,Бүгенгедәй мәхәббәтлеБулсын һәрбер көнегез!

* * *Сезне бүгенге изге, матур бәйрәмегез – никах көнегез, белән ихластан тәбрик итәбез.Чәчәк атсын тормыш гөлләрегез, яңгыр түгел бәхет яусын сез узасы юлларга. Бүгенгедәй бик күп язлар, җәйләр сезне көтеп торсын, теләп сезгә изге теләкләр. Пар канатлар булып яшәгез сез, һәрбер кеше сезгә соклансын. Һәрчак шулай шат яшәгез күрмичә тормыш зарын. Бер-берегезгә терәк булып, кирәк булып үтегез сез гомер үрләрен. Тигезлектә узсын гомер юлларыгыз кагылмыйча язмыш ачысы. Фәрештәләр сезгә һәрвакытта канат җәйсен, саклап сезне хәвеф-хәтәрдән. Күңел түрләрегез һәрвакытта аяз булсын, чикләп узсын болыт-яңгырлар. Туар көннәрегез шатлык куанычлар, тазалык — саулык, тик бәхет кенә алып килсен.Я, Раббым, сезгә хәерле озын гомерләр, корычтай нык сәләмәтлек, татулыкта, тигезлектә бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп, бүгенге хисләрегезне гомерлеккә саклап, үзегезнең дәвамыгыз итеп сау-сәламәт игелекле, иманлы, миһербанлы, шәфкатьле балалар үстерергә сезгә насыйп ит!

* * *Тормыш итү дуслар җиңел түгелТормыш сукмаклары бормалыСаф йөрәкләр бергә типкән чактаҖиңелмәслек җирдә юл бармы?!

Дуслык булсын өйдә һәрбер җирдәЧәчәк атсын бәхет гөлләре.Картайгач та сагынып искә алыйкШатлык белән үткән көннәрне.

Тормышыгыз сезнең матур булсынТигез булсын барыр юллар даТормыш юлыгызның дәвамы даОшасын иде шушы туйларга!

* * *Сез бүген иң зур хыялыгызны тормышка ашырдыгыз: бары тик саф мәхәббәттән генә торган яңа гаилә төзедегез! Без сезгә иң беренче чиратта ныклы сәламәтлек, аяз таңнар, тату көннәр, ярату белән сугарылган гүзәл кичләр теләп калабыз! Ике якны тигез итеп, юктан да кызык табып, бер-берегезне күз карашыннан аңлап гомер итегез!Бүген сезгә, бәгырькәйләр,Бары шул теләк кенә-Пар күгәрченнәр шикеллеЯшәгез гөрләп кенә!

Пар балдаклар алмаштыгыз,Вәгъдәләр беркеттегез.Инде хәзер тигезлектә,Сөешеп гомер итегез

* * *Яшьлегегез матур чәчәк атсын,Бер теләктә хәзер икегез.Олы никах көнегез беләнТәбрикләргә рөхсәт итегез.Тормыш дигән нәрсә тын күл түгел,Давыллар да куба җилләр дә.Һәрвакытта тормыш авырлыгынКүтәрегез бергә иңнәрдә.Тәбрик итәм сезне бу көн белән,Бер-берегезгә якын булыгыз.Озын гомер, сүнмәс бәхет беләнЯңа, матур тормыш корыгыз.

* * *Никах мәҗлесенәЙә, Раббым! Синең әмереңне үтәп, бу яшьләребезгә никах укылды, никахларын төзек кылып, мәхәббәтләрен дәвамлы кыл. Ошбу парларга хәерле гомер, хәерле сәламәтлек, тәкъдирләнгән гомерләрендә тигез яшәүләрен насыйп кыл.Сездән туган балалар да динебезне, илебезне, милләтебезне куәтләүче, үзегезгә миһербанлы, шәфкатьле, исән вакытта хөрмәт кылучы, вафат булсагыз, догачы балалар булса иде. Шул балаларны шатлык-сөенеч, тигезлек белән үстереп, шатлык-сөенечләрен генә күрергә Аллаһ Тәгалә насыйп итсә иде.Тормыш дигән озын авыр юлны бер-берегезгә таяныч булып, бер-берегезне хөрмәт итеп, хаталарыгызны гафу итеп, бер-берегезгә юл куеп үтәргә күркәм сабырлыклар бирсә иде. Әмин.

* * *Кешегә Ходайдан бүләккәГомер бит бер генә бирелә.Җаннарны мәңгегә кушарлыкНиках та була ул бер генә!Бербөтен, түгәрәк бәхетнеЮгалтмый саклагыз гел бергә.Сөенеп, сөелеп яшәргәКавышкан парлар сез мәңгегә!Яшьлектә үрелгән оядаТынмасын балалар тавышы.Күкләрдә укылган бу никахБәхеткә урасын язмышны.Мәхәббәт учагы сүнмәсен,Ялкыны җаннарны җылытсын.Телибез мәңгелек мәхәббәт,Бәхетнең тулысын, олысын.

Әлфия Ситдыйкова

* * *Әй, гашыйклар, яшьлек туегызгаКунак булып мин дә эләктем;Туегызны котлап шигырь яздым,Кайнарлыгын өстәп йәрәкнең.Тормыш бит ул тын күл түгелДавыллар да була, җилләр дә;Ни булса да йөкнең авырлыгынКүтәрегез бергә иңнәрдә.Тәбрик итәм кавышу көнегез белән,Бер-берегезгә тиңнәр булыгыз;Озын гомер, саф мәхәббәт беләнЯңа матур тормыш корыгыз.Язмыш сезгә сөю бүләк иткән,Югалтмыйча аны саклагыз.Иңне-иңгә куеп, гомер буеГел янәшә генә атлагыз.Мизгелләргә кушылып еллар үтсен,Өегезгә кайгы кермәсен.Пар былбыллар көнләшсеннәр сездән,Сөю кошы ташлап китмәсен.Пар аккошлар кебек яшәгез гел,Бәхет белән үтсен көнегез,Гомер язы сезне кавыштырды,Көзләргә дә бергә керегез.

* * *Туйлар гөрли бүген бу өйдә,Кияү белән кәләш иң түрдә.Тәрәзәдән ай да елмая,Бәхет теләп гомер-гомергә.Табын тулы кода-кунаклар,Бер-бер артлы ява теләкләр;Юлларыгыз, яшьләр, ак булсын,Сөюегез мәңге саф булсын.Яшәгез гел бергә, аңлашып,Сандугачлар кебек сайрашып.Түрендә дә алтын туегызныңУтырыгыз шулай парлашып.

* * *Язмыш сукмаклары очраштырган,Бер-берегез белән таныштырган.Ике йөрәк берсен-берсе тапканСаф сөюләр сезне кавыштырган.Бүген сезнең олы бәйрәмегез,Көтеп алган кызыл туегыз.Пар аккоштай ак күлмәкле парлар,Гел янәшә булсын юлыгыз.Сөю хисен саклап гомер буе,Шатлык-борчуларны бүлешеп,Яшәгез сез пар күгәрчен булып,Гел серләшеп, һәрчак килешеп.Бәхет теләп сезгә туй көнендә,Җылы сүзләр белән дәшәбез.Ходай кушып кавышкансыз икән,Ахыргача бергә яшәгез.

Әлфия Ситдыйкова

* * *Сезнең бәхет капкасынБәла-каза какмасын!Кайгы-хәсрәт дигән нәрсәСезнең өйне тапмасын.Ягылмасын ялалар,Кагылмасын бәлаләр.Өйгә-илгә ямьнәр биреп,Гөрләп үссен балалар.Кулыгыз кулга тотынып,Бәхетегез мул булсын.Ахыр сулуларга кадәрАдресыгыз бер булсын!И гүзәл пар! СезнеЯңа тормыш башлавыгызбелән котлыйбыз!Бәхетле озын гомер телибез!

* * *Берсен-берсе сөйгән матур парлар«Мәңгелеккә!» диеп кавыша.Күктән иңә бүген изге дога,Язмышларны кушып язмышка.Бер-берегезне аңлап, санлап кынаҮтегез сез тормыш юлларын.Уртак итеп шатлык-сөенеченҺәм бүлешеп тормыш сынавын!Күктән иңә бүген изге дога,Яшь парларга теләк — тигезлек.Бәхетегез мулдан булсын сезнең,Сөюегез булсын гомерлек

Әлфия Ситдыйкова

* * *Олы юлга сез чыгасыз бүген —Бергә кушып ике йөрәкне.Юл алдыннан әйтеп калыйк әлеЧын күңелдән изге теләкне.Бал-май кебек татлы, затлы сүзләрКызганмасын тәмле телегез.Ике булып сез үскәнсез, индеИкегез бер була белегез!

* * *Уйнап-көлеп, яңа юлга сезнеОзатабыз туйда бүгенге.Авыр чакта таянычың булса,Тормыш ямьле, яшәү күңелле.Нигез булсын хыялларыгызгаБезнең теләкләр дә — бер өлеш.Без татулык телик сезгә бүген,Бәхет йорты төзү — сезнең эш!Бары сөю генә, канат куеп,Хыял күкләренә күтәрә,Теләк җитә юлга чыгар өчен,Терәк кирәк юлны үтәргә!Табышкансыз, теләп барышкансыз,Пар булгансыз икән икегез,Бер-берегезгә гомерлек яр булып,Тигез, тату гомер итегез.Теләк шундый киләчәккә:Кайгыларны уртак бүлегез,Шатлыкларны бергә уртаклашып,Юл куешып яши белегез.Яңа тормыш дигән бинагызныңСаф мәхәббәт булсын нигезе! —Үтә алмасын анда беркайчан даЯманнарның агулы сүзе.Бу тормышта төрле хәлләр була,Аерылмасын тормыш юлыгыз,Гомер сукмагыннан узган чакта,Адашмагыз, зирәк булыгыз.

* * *ЗАГС биргән язу — кәгазь бит ул,Саргая ул сандык төбендә.Саргаймасын сезнең саф мәхәббәт,Чәчәк атсын күңел түрендә

Ике йөрәк бергә тибә хәзер,Мәхәббәттән күпер корыгыз,Бүген икәү бергә булган кебек,Мәңге-мәңге бергә булыгыз!

Кай җирләрдә генә йөрсәгез дәЮлларыгыз изге юл булсын!Бергә тапкан үзегез сайлаганБәхетегез чиксез мул булсын!

Бер-берегезне сөю белән генәЧикләнмәсен тормыш юлыгыз.Сезне үстергән әти-әниләргәҺәрчак көләч йөзле булыгыз!

* * *Пар балдаклар киеп кул куйдыгызИкәү бергә гомер итәргә —Насыйп булсын бергә җитәкләшепГомер үрләренә җитәргә!

Яшәгез сез тоеп һәрвакыттаБер-берегезнең җылы кочагын,Кадерләрен җуймый саф хисләрнеңСүндермичә сөю учагын!

Мәхәббәтнең татлы җимешләрен:Сөйкемле кыз, батыр улларныҮстерегез бергә, насыйп булсынҮткәрергә алтын туйларны!

Әлфия Ситдыйкова

* * *Пар күгәрчен кебек, бер-берегезне сөепГөрләп үтсен гомер юлыгыз.Шатлык белән бәхет юлдаш булсын,Һәрчак шулай матур булыгыз!Тормыш итү тоташ шатлык түгел,Булыр аның кырыс чаклары.Яшәгез гел бергә, куеп иңне-иңгә,Арагызга кертми ятларны,Сокланырлык итеп яшәгез сез,Бергә типсен ярсу йөрәкләр —Туегызны котлап сезгә чын күңелдәнБездән шушы изге теләкләр!

Әлфия Ситдыйкова

* * *Шатлык белән тулып торсынСезнең тормыш кәсәгез,Ике тармак гөл шикеллеГел янәшә яшәгез.Яшәгез тормыш яменеңКадерен белеп кенә,Хәтта чикләвек төшен дәУрталай бүлеп кенә.

* * *Кемнәр уйлап чыгаргандырЯшьлектәге сөю хисен.Бүген күкләргә теркәләНиках белән сезнең исем.Бу никахның ныклыгынаСалсын Ходай саваплыгын.Күңелгә киртләп куегызПарлап яшәү җаваплыгын.Сөю хисе гүя бәллүр.Ярата ул саклаганны.Җил-давылдан, кар-бураннан,Гомер буе яклаганны.Иртән кояш, кичләрен айСибеп торсын якты нурын.Уртак түбә асларындаБулсын һәрчак сезнең урын.Тормыш юлын үткән чактаБулыр тавы, тигезлеге.Тауны үтү өчен кирәкИр һәм хатын тигезлеге.Гаиләгезне бизәсенШат авазы балаларның.Бала бит ул — ышанычы,Газиз ата-аналарның.Парлы килеш, тигез булсаңЧитен булмас гомер итү.Ансат булыр җитәкләшеп,Көмеш, алтын туйга җитү.Туй көнегез котлы булсын.Күркәм булсын ак кышлардай.Чын сөю белән яшәгез,Чөкердәшеп аккошлардай!

* * *Бүген сезнең истәлекле,Иң бәхетле көнегез.Никах туе кичәгезнеңКадерләрен белегез!Хак Тәгалә очраштырып,Бер иткән юлыгызны.Пар балдаклар бүләк итеп.Бәйләгән кулыгызны.Сез бүгеннән җитәкләшепАтлыйсыз бер сукмактан.Сезне котлап матур сүзләрЯвалар төрле яктан.Берәү тели ак бәхетләр.Кемдер тели исәнлек.Без телибез сөю хисен.Бар гомергә җитәрлек.Бәллүр төсле сөю хисенИкәү бергә саклагыз.Гел дә кояш булып тормас.Җил-давылдан яклагыз!Алда әле туйлар бик күп.Бар көмеше, алтыны.Якут туйларгача җитсенМәхәббәтнең ялкыны.Шул ялкынның учагындаҖылынсын таныш-белеш.Туйга килгән һәр кешегәКүпсенми чыксын өлеш.Шулай яшәгәндә генәЯшәү күңелле булыр.Икәү корган гаиләгезШатлык-бәхеткә тулыр.Тырышлык телик кияүгә,Ә кәләшкә — сабырлык.Терәк булып яшәү өчен,Уртак телне табарлык.һаман шулай бүгенгедәйШат булсын күңелегез.Бездән сезгә иң зур теләкБәхеткә күмелегез!Кәримова Фирдәүсә

* * *Яшәгез сез пар булып,Икегез бер җан булып.Күршеләргә үрнәк гаилә,Дуслар өчен дан булып.Кавыштыгыз яшьлек иртәсендә,Иңне-иңгә куеп аңлашып.Ерактагы картлык көнегезгәБарып җитегез сез парлашып.Кабул булсын сезнең теләгегез,Эшкә ашсын барлык уегыз.Шулай бергә-бергә татулыктаҮтсен сезнең алтын туегыз.Изге мәхәббәт хисләренВакламыйча саклагыз.Тормыш дигән олы юлданГел янәшә атлагыз.Бар гомерегез үтсен шатлык белән,Юлыгызга гөлләр сибелсен.Бүген безнең кайнар котлавыбызГомерлеккә шатлык китерсен.Уйнап җырлап озатабыз сезнеТукталмагыз юллар чатында.Насыйп булсын матур тормыш корып,Гел чабарга бәхет атында

* * *Яшьлегегез матур чәчәк атсын,Бер теләктә хәзер икегез.Олы никах көнегез беләнТәбрикләргә рөхсәт итегез.Тормыш дигән нәрсә тын күл түгел,Давыллар да куба җилләр дә.Һәрвакытта тормыш авырлыгынКүтәрегез бергә иңнәрдә.Тәбрик итәм сезне бу көн белән,Бер-берегезгә якын булыгыз.Озын гомер, сүнмәс бәхет беләнЯңа, матур тормыш корыгыз

* * *Яшь парларга бәхет яусын,Тигез гомер итсеннәр.Чөкердәшеп яши-яши,Алтын туйга җитсеннәр.Гомер буе икесе берСукмактан атласыннар.Бер-берсенә мәхәббәтнеҮлгәнче сакласыннар!

* * *Никах көнегез котлы булсын!Бүген сезнең язылышкан,Никахлашкан көнегез,Тантаналы бу мизгелнеңКадерләрен белегез!

Бүген дөнья гаҗәп нурлы,Елмаегыз, көлегез!Бөтен дөнья бәйрәм итә,Сезне котлый — күрегез!

Бүген сөю диңгезендәРәхәтләнеп йөзегез,Мәрхәмәтле, бәрәкәтле,Бүгенгедәй мәхәббәтлеБулсын һәрбер көнегез!

* * *Бәхетләргә юллар урау диләр,Тормыш итү — түгел кыр кичү…Урау юлның башы менә бүгенСездә үтә торган туй киче.

Тормыш итү — тыныч күл түгел,Давыллар да куба җилләр дә.Ни булса да йөкнең авырлыгынКүтәрегез бергә иңнәрдә

Тормыш юлын бергә үткән чактаЧәчләрегез чәчкә бәйләнсен,ЗАГС таныклыгы гына түгелЧын мәхәббәт сезне бәйләсен!

* * *Кияү терәксез булмый,Килен бүләксез булмый,Кунак йөрәксез булмый,Табын теләксез булмый.Йөзләрдә елмаю янсын,Табынга җыр куй, әйдә,Бөтен яктан теләк яусынКилен белән кияүгә!Яшәгез сез пар булып,Икегез бер ж,ан булып,Күршеләргә үрнәк семья,Дуслар өчен дан булып!Вәгъдәләр бирештегез дә,Балдаклар киештегез.Тормышта төрле чак була —Аңлашып килешегез!Саф мәхәббәт арагыздаБалкып торсын гомергә.Күгәрченнәр күк гөрләшепЯшәгез бергә-бергә!Икегез дә уңганнар,Сөйкемле һәм булганнар.Үзегезгә охшасыннарСездән туган оланнар!Изге мәхәббәт хисләренВакламыйча саклагыз,Тормыш дигән олы юлдан,Гел янәшә атлагыз!Бирешмәгез кайгыларга,Шатлыктан исермәгез.Бәхет сезгә юлдаш булсын,Ялгызлык кичермәгез.Ягылмасын ялалар,Кагылмасын бәлалар,Өйгә-илгә ямьнәр биреп,Гөрләп үссен балалар!Сезнең бәхет капкасынБәла-каза какмасын.Кайгы-хәсрәт дигән нәрсәСезнең өйне тапмасын!Кулыгыз кулга тотынсын,Бәхетегез мул булсын.Ахыр сулуларга кадәрАдресыгыз бер булсын!Тигезлектә-тиңлектә,Гомер итеп иректә,Аерылмыйча-каерылмыйчаКартаегыз берлектә!

* * *Зәңгәр күлдә йөзгән аккошлардай,Бәхет күлләрендә йөзегез.Шатлык нуры янсын йөзегездә,Боекмасын һич тә күңелегез.

* * *Гомер бары бүләк кенә,Яшеннәрдәй яшьнәгез.Борчулардан шатлык табып,Гел елмаеп яшәгез.

* * *Инде сезгә безнең теләк:Тәбриклибез бәйрәмегез белән,Истәлекле булсын туегыз!Бергә типсен кайнар йөрәгегез,Бер үк төсле булсын уегыз!

* * *Өмет хисе — җирдән аерылгысыз,Хезмәт үзе яңгырый җыр булып.Яңа көн тудырган һәр казанышШат йөзләргә төшә нур булып.Бездән теләк шул сезгә:Итагатьле, сабыр булыгыз!Кояш көлсен күңел күгегездә,Бәхетләргә илтсен юлыгыз!

* * *Тагын сезгә теләгебез:Кулларыгыз кулдан китмәсен лә,Арагыздан җил дә үтмәсен!Чәчләрегез чәчкә бәйләнсен дә,Җил-давыллар аны сүтмәсен!

* * *Тормыш юлын бергә башлагансыз,Ахыргача бергә булыгыз.Авырлыклар килсә — уртак булсын,Шатлыкны да икәү бүлегез.

* * *Бәхет белән тулып торсынСезнең тормыш касәгез.Ике тармак гөл шикелле,Мәңге бергә яшәгез.

* * *Арагызга салкын җилләрБеркайчан да кермәсен.Мәхәббәт уты гомергәСүнмәсен, сүрелмәсен.

* * *Гайбәт сүзе ишек ачыпКермәсен өегезгә.Бетмәс ачу-үпкәләрне,Белмәгез икегез дә.

* * *Чәчәк атып, җимеш бирсенМәхәббәт гөлләрегез.Шатлык белән балкып торсынҺәрвакыт йөзләрегез.

* * *Гаилә кору — зур юлларның башы,Юлларыгыз һәрчак ак булсын.Тормышыгыз гөрләп чәчәк атсын,Чәчкәләре мәңге саф булсын.

* * *Пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп,Яшәгез сез бергә-бергә.Тыныч тормыш, тату гаилә —Бездән теләк шул сезгә.

* * *Кавыштыгыз яшьлек иртәсендә,Иңгә иңне куеп, аңлашып.Ерактагы картлык көнегезгә,Барып җитегез сез парлашып.

* * *Озатабыз сезне ерак юлга,Озын юлга — гомер юлына.Кулны-кулга, уйны-уйга кушып,Ике йөрәк бергә булырга.

* * *ЗАГС биргән язу кәгазь бит ул,Саргая ул сандык төбендә.Саргаймасын сезнең саф мәхәббәт,Чәчәк атсын күңел түрендә.

* * *Арагыздан җил дә үткәрмичә,Сер бирмичә һич тә ятларга,Мәңге тугры булып калыгыз сезБиргән вәгдәләргә антларга

Шуңа күрә икегезнеңНур чәчә йөзләрегез.Сокланып каравыбызданТимәсен күзләребез.

Туй гөрләгән чакта бүген шулай,Изге теләкләрне юллыйбыз.Матур җырлар сезгә багышлыйбызМатур киләчәктә генә уебыз.

* * *Изге теләкләрем юллыймКияү белән кәләшкә.Бары бәхет шатлык кынаЮлдаш булсын һәр эштә.

Бер-береңне хөрмәт итеп,Яшәгез бергә-бергә.Ялкынлы мәхәббәтегезҖитсен бөтен гомергә.

Иң зур киңәшем шул сезгә:Тормыш бизәге — бала.Киләчәктә бәхет юлынБары ул гына сала.

Башланмаган озын гомер,Алда — сезнең киләчәк.Көмеш туйлар белән бергә,Алтын туй да җитәчәк.

Чын күңелдән котлап сезне,Миннән кечкенә бүләк.Сез дә дусларым калыгызБәхетле тормыш теләп.

* * *Шатлык белән тулып торсынСезнең тормыш касәгез.Ике тармак гөл шикелле,Гел янәшә яшәгез

Гайбәт сүзе ишек ачыпКермәсен өегезгә.Бетмәс ачу, үпкәләүнеБелмәгез икегез дә.

Яши күрмәгез, бәхетсезКөнче күбәләк булып.Ихтирам, Хөрмәт, МәхәббәтТорсын түгәрәк булып.

Изге мәхәббәт хисләренВакламыйча саклагыз.Тормыш дигән олы юлданГел янәшә атлагыз.

Чәчәк атып җимеш бирсенМәхәббәт гөлләрегез.Шатлык белән балкып торсынҺәрвакыт йөзләрегез.

Күгәрченнәрдәй гөрләшепЯшәгез бергә-бергә.Тату гаилә,Тыныч хезмәт —Бездән теләк шул сезгә!

* * *Котлы булсын туегыз,Гел бер булсын уегыз.Туганнар һәм күршеләргәҮрнәк гаилә булыгыз.Ике елга бергә кушылып аксаМул һәм тирән була сулары.Сикәлтәсез, матур һәм мул булсынСез барасы тормыш юллары.

* * *Һәрвакытта тулып торсынСезнең тормыш касәгез.Тигезлектә һәм байлыкта,Гел янәшә яшәгез.Парлы бәхет телим сезгә,Пар булсын канатыгыз.Айга түгел, елга түгел,Гомергә яратыгыз.Изгелек җирдә ятмый ул,Изге булсын күңелегез.Бала-чагалар үстереп,Бәхеткә күмелегез.Нык булсын, бәхетле булсын,Яңа гаилә нигезе.Бирсен сезгә бәбиләрнеБерне түгел, игезне.Мохтаҗлык булмасын өйдәКызга да , малайга даӨлеш чыксын оныкларданӘбигә, бабайга да.

www.ihlastan.ru

Скачай своё музлишко Никахыгыз котлы булсын! музыка онлайн

1 . 2 . 3 . 4 .

Исполнитель: Диля Нигматуллина

Исполнитель: Альбина + Ришат

Исполнитель: Айдар,Айсылу,никахыгыз котлы булсын!:*

Исполнитель: Никахыгыз котлы булсын! Тормыш дилбегәсен ныклы тотып, Гомер буе бергә атлагыз. Йөрәкләрд|

Исполнитель: Кадыровы

Исполнитель: 3,12 Э.НУРГАЛИЕВ КОТЛЫ БУЛСЫН

Исполнитель: Туган конен котлы булсын, Лэйлэ! Сина бары унышлар гына юлдаш булсын!!!

Исполнитель: Туган конен котлы булсын!!!!!

Исполнитель: Ильнар Гараев - Туган конен котлы булсын,Гузэл! Сина бары унышлар гына юлдаш булсын!!!

Исполнитель: Туй жыры.

Исполнитель: ТУЙ ЖЫРЫ!

Исполнитель: ТУЙ ЖЫРЫ!

Исполнитель: ЯРАТАМ СИНЕ, ЖАНЫМ!!!:*

Исполнитель: Матур абыем!!!

Исполнитель: Никах конегез белэн)

Исполнитель: 03

Исполнитель: Сулейманова

Исполнитель: Туй

Исполнитель: ...

Исполнитель: Котлы булсын туйларыгыз

Исполнитель: А.Нургалиев

Исполнитель: Туган конен

Исполнитель: Котлы булсын-

Исполнитель: 13 Ý

Исполнитель: Туган конен котлы булсын

Исполнитель: Котлы булсын туйларыгыз

Исполнитель: Ф. Сибгатуллина

Исполнитель: Неизвестен

Исполнитель: Сибгатуллина Ф.

Исполнитель: )

Исполнитель: Татарская

Исполнитель: Алина Гараева

Исполнитель: Анвар Нургалиев

Исполнитель: Бэхетле булыгыз!

Исполнитель: Альфред

Исполнитель: лэбибэ

Исполнитель: Рифкать Нуриэхмэтов

Исполнитель: :)

Исполнитель: Ильвина

Исполнитель: Шакур Али

Исполнитель: Марат Эксанов

Исполнитель: Анвар Нургалиев

Исполнитель: Анвар Нургалиев

Исполнитель: Алейся Хисамутдинова.

Исполнитель: Минус-задавка

Исполнитель: ....

Исполнитель: Минус_демо

Исполнитель: Ранис hэм Альбина

Исполнитель: Анвар Нургалиев

Исполнитель: Ильназ Бах

muzlishko.ru

Скачай своё музлишко Никахыгыз котлы булсын! музыка онлайн

1 . 2 . 3 . 4 .

Исполнитель: Диля Нигматуллина

Исполнитель: Альбина + Ришат

Исполнитель: Айдар,Айсылу,никахыгыз котлы булсын!:*

Исполнитель: Никахыгыз котлы булсын! Тормыш дилбегәсен ныклы тотып, Гомер буе бергә атлагыз. Йөрәкләрд|

Исполнитель: Кадыровы

Исполнитель: 3,12 Э.НУРГАЛИЕВ КОТЛЫ БУЛСЫН

Исполнитель: Туган конен котлы булсын, Лэйлэ! Сина бары унышлар гына юлдаш булсын!!!

Исполнитель: Туган конен котлы булсын!!!!!

Исполнитель: Ильнар Гараев - Туган конен котлы булсын,Гузэл! Сина бары унышлар гына юлдаш булсын!!!

Исполнитель: Туй жыры.

Исполнитель: ТУЙ ЖЫРЫ!

Исполнитель: ТУЙ ЖЫРЫ!

Исполнитель: ЯРАТАМ СИНЕ, ЖАНЫМ!!!:*

Исполнитель: Матур абыем!!!

Исполнитель: Никах конегез белэн)

Исполнитель: 03

Исполнитель: Сулейманова

Исполнитель: Туй

Исполнитель: ...

Исполнитель: Котлы булсын туйларыгыз

Исполнитель: А.Нургалиев

Исполнитель: Туган конен

Исполнитель: Котлы булсын-

Исполнитель: 13 Ý

Исполнитель: Туган конен котлы булсын

Исполнитель: Котлы булсын туйларыгыз

Исполнитель: Ф. Сибгатуллина

Исполнитель: Неизвестен

Исполнитель: Сибгатуллина Ф.

Исполнитель: )

Исполнитель: Татарская

Исполнитель: Алина Гараева

Исполнитель: Анвар Нургалиев

Исполнитель: Бэхетле булыгыз!

Исполнитель: Альфред

Исполнитель: лэбибэ

Исполнитель: Рифкать Нуриэхмэтов

Исполнитель: :)

Исполнитель: Ильвина

Исполнитель: Шакур Али

Исполнитель: Марат Эксанов

Исполнитель: Анвар Нургалиев

Исполнитель: Анвар Нургалиев

Исполнитель: Алейся Хисамутдинова.

Исполнитель: Минус-задавка

Исполнитель: ....

Исполнитель: Минус_демо

Исполнитель: Ранис hэм Альбина

Исполнитель: Анвар Нургалиев

Исполнитель: Ильназ Бах

muzlishko.ru


Смотрите также