Туган конен котлы булсын. Туган конен котлы булсын


Котлы булсын туган конен — BIQLE Видео

Айгуль Зарифуллина

Рэхмэт🤗

Гульсина Арсланова

Айгол! Туган конен белэн чын кунелдэн тэбрик итэм. Бэхетле бул! Барлык изге телэклэр сина!

Алсу Камалиева

Гузалия школа

Фирдавес Вафина

Туган кэнен белен котлыйм Бехетле бул кайгы курмэ гел яшь булып кал

Нурания Юсупова

бик матуржыр гел тынлыйм рехмет апа

Рузиля Ахметзянова

Рузиля,

Рузиля Ахметзянова

Рузиля,

Рузиля Ахметзянова

Туган Конен белэн.

Асия Гильманова

Бик матур жыр,зууур рэхмэт.

Гульчира Хисматуллина

🙋🙋🙋🙋🙋💋💋💋💋🤣🤣🌷🌷🌷

Гульчира Хисматуллина

Бик ЗУР ряхмят дустым🙏🙏🙋🙋🙋

Миляуша Мухаметзанова-Султанова

Рэхмэт БИК зур энием 😘😘😘

Разия Галимарданова

Бу жыр мина охшады

Разия Галимарданова

Бу жыр мина охшады

Азалия Галимова

Рахмат матурым 🙏🏻🌺

Сария Ахметзянова

Туган конен белэн!

Фирдавес Вафина

Туган кэнен белен

Дания Ахметзянова

Рамиля галиева

Рузиля Ахметзянова

Спасибо!

Расима Шабиева

Рэхмэт

Минзиля Галиуллина

Бик зур рахмат🌈🌈🌻🌼🌸!!!

Светлана Парфенова

Спасибо большое😘😘😘

Илюза Каримова

БИК матур, рэхмэт))))😘😘🤗🤗🤗🤗❤❤❤💋💋💋

Файруза Нигаматуллина

Рахмат!💋👍

Ляля Каримова

Зууур рахмат 🙏

Резеда Алимгулова-Сарбаева

Для Айбулата музыкальное поздравление.

Гулира Шавалиева

ТУГАНЫМ ТУГАН КОНЕН КОТЛЫ БУЛСЫН!!!🙋😍🌷💋💋💋

Гулира Шавалиева

Дустым Лилия ЮБИЛИЕНЫН ТУГАН КОНЕН белэн!!!🌷💞😚💋

Лилия Назмудтинова

💞

Ильмира Галлямова

Кодагый туган конен белэн

Светлана Мухутдинова

Спасибо 💋💋💋😍

Юлдуз Нургалиева

Рәхмәт, ❤💋

16 ноя 2017 в 19:25 |

biqle.ru

Туган кон белэн!

Җырлы булсын туган көнең

Җырлый белгәннәр бәхетле,Бай күңелле моңлылар.Моң яраткан бай күңелдәКүпме җырлар тудылар!

Җырлы булсын туган көнең,Моңлы булсын тормышың,Җырга күмәр өчен ахрыБу дөньяга тумышың.

Җырла әле, моңнарыңныТарат бөтен дөньяга.Син булганга тормыш үзеМоң төсенә буяла.

Җырлы-моңлы туган көннәрҮтсен дус, туган белән.Бар авыл белән котлыйбыз,Җырлыйбыз урам белән.

Венер Фәттах

*****

Таң җилләре искән минутларда,Көн туганда якты нур булып,Йөрәгемнең җылы рәхмәтләреБарып җитсен сиңа гөл булып.

Матур тормыш, сәламәтлек теләп,Туган көнең белән котлыйбыз.Шатлык белән озын гомер үтеп,Яшәвеңне генә телибез.

Гомер үтә диеп, моңсуланма,Өмет гөлкәйләре сүнмәсен.Алтын төсендәге якты көннәрБарыр юлларыңны бизәсен.

Күңел түрендә һичкайчанӨмет кояшы сүнмәсен.Бәхетле язмыш йолдызыГомер күгеңнән китмәсен.

*****

Бүген менә туган көнең,Елмай тәуге «нәни» елыңа!Шушы көндә иң җылы теләкләрҮрелеп ятсын тормыш юлына.

Кайчан гына туган идең эле,Бар тынлыкны елап таратып.Хәзер инде чабасын тормышныҮз хыялларына каратып.

Елмаюың кояш сыман,Хәтта соры көннәрне,Яктыртасын көлүең белэн.Битараф калдырыр кемнәрне?!

Котлыйм туган көнең белән,Яңа ачышларны каршы ал.Телим бары изгелеклэр,Хәрчак кояш булып кал.

Галяутдинов Рафиль

*****Синең тормыш юлларыңда,Очрамасын киртәләр.Гел бәхетләр һәм шатлыкларАлып килсен иртәләр.

Гади, сабыр, олы җанлы бит синКылганнарың бары изгелек.Муллык белән үтсен һәрбер көнең,Бәхетләрең булсын гомерлек.

*****

Туган көндә матур теләкБулсын әле үзеңә.Күктән кояш балкып торсын,Нурлар сибеп йөзеңә.

Шаулап чәчәк атып торсынБакчаларда гөлләрең,Бүгенгедәй ямьле үтсенКиләчәктә көннәрең.

Син яраткан матур кошларСайрасыннар болында,Исән-саулык, ак бәхетләрЮлдаш булсын юлыңда.

*****

Сез туган көн бик күңелле булган,Табигать тә калган тынычлап.Туган көнгә күркәм теләкләрнеЮллыйк әле, дустым, кушучлап.

Беркайчан да саулык ташламасын,Бәхетегез булсын түгәрәк.Шатлык арты шатлык килеп торсын,Бала-чага үссен тәгәрәп.

Акча боза, диләр, тик шулай даТуган көнгә телик аны да.Дус-туганнар борчу китермәсен,Алар һәрчак булсын яныңда.

*****

Туган көнең белән котлыйк әле,Бүләк итик алсу гөлләрне.Телик әле сиңа, якын итеп,Киләчәктә матур көннәрне.

Еллар арты еллар өстәлсә дә,һаман күңеләңне яшәртсен.Нурлар сибеп көләч йөзләреңә,Гел шат итеп кенә яшәтсен.

Гел елмаеп, көлеп яшә әле,Беркайчан да кайгы килмәсен.Йөзеңдә һәрчак кояш нурыБалкын торсын, һич тә сүнмәсен.

*****

Җәен җиләк чәчкәсе бул, Кышын кышлау гөле бул. Гомерләрең озын булсын, Безнең белән бергә бул.

Туган көнең, балкый йөзең,Гөлләр янында син гөл генә.hәрчак балкып торсын нурлы йөзең,Кадерлебез син бит бер генә.

*****

Күңелеңнән якты кояш назы, Бәхет нуры hич тә китмәсен. Елмаеп каршы ал hәр көнне Гомереңнең якты иртәсен. *****

Гомерең синең озын булсын, Имин булсын дөнья-йортыгыз. Бер кайчанда сүрелмәсен иде Учакларда янган утыгыз.

Туган көнең белән котлап Телибез сиңа бүген. Күреп яшә карт көнеңдә Балалар игелеген. *****

Ак бәхетләр телим сиңа, Гөмерең үтсен шатлыкта. Сау-сәламәт булып калсаң, Куркытмый ул картлык та! *****

Туган көнең котлы булсын! БездӘн Сиңа шул теләк: Унсигездәге шикелле Типсен гел Синең йөрэк. *****

Туган көнең котлы булсын, Озын булсын гөмерең. Мәңге яшь бул хисләреңдә, Картаймасын күңелең! *****

Могҗизалар булмый җирдә, Яшьлек кире кайтмый шул. Аккан судай үтә еллар, Сулар үргә акмый шул.

ГөмерләреҢ утә инде ул Ашкынып аккан судай. Тик гөмерен, буйларына Исәнлек бирсен Ходай! *****

Нәрсә генә теләсәк тә Сиңа көнеңдә, Бел Син шуны-hәммәсе дә Әйтелә чын күңелдән! *****

Очырасын юлларыңда Яхшы кешеләр генә, Авыр чакта таянырлык, Узең ишеләр генә.

Котлап туган көнең белән Мин бәхет телим Сиңа. Шатлыклар белән аяк бас Алдагы елларыңда. *****

Туган көнең котлы булсын, Шатлан да Син, көл дә Син Килсен Сиң а бәхет кенә. Кайгы-хәсрәт килмәсен. *****

Еллар утә, оча гына Искән җилдәй, аккан судай. Сиңа гөмер буйларына Сәламәтлек бирсен Ходай.

Гөмер шулай уза икән. Әйдә яряр, узса узсын, Килер еллар имин булсын, Бәхетләрең тулып торсын! *****

Бәхет алып килсен еллар, Кайгы-хәсрәт килмәсен. Шатлан да көл, җырлап яшә, Картаюны белмә Син. *****

Көннәр утә-еллар була, hәр ел белән бер яшь арта. Еллар бәхет алып килсен, Кайгы-хәсрәт калсын арта. *****

Бәхет телибез Сиңа без, Озын гөмер телибез. 10-20 елдан соң да Сау-сәламәт бул, дибез! *****

Елларың үтсә үтсен, Чәчләрең дә агарсын, Йөрәгең картаймасын, Мәңге яшь булып калсын. ****

Сиңа бүген теләкләрнең, Телибез иң кирәкләрен. Хыялларың чынга ашсын, Кабул булсын теләкләрең. *****

Үзеңне гел тоеп яшә Унсигез яшҗтә кебек. Сәламәт бул, бәхетле бул, Яшә сөеп, сөелеп!

Зәңгәр күзле бу матурга Бар минем дә теләгем: Гөмер утә дип кайгырма, Гел яшь булсын йөрәгең! *****

Туган көнең котлы булсын! Шатлан, куан, елмай, көл. Җирдә яшәү зур бәхет ул, Яшәвеңнең кадерен бел! *****

Еллар арты еллар үтә, Еллар гөмер җебен сүтә. Борчылма Син, сүтсә сүтсен, Нык булсын ул, өзелмәсен. *****

Туган көнең белән котлап Бәхет телим Сиңа, дустым. Иңнәреңә бары изге Фәрештәләр генә кунсын.

Алып йөрсен алар Сине Бары изге юлда гына. Уңыш арта уңыш кына Телим килер елларыңда! *****

Чәчләрең ак булса булсын, Йөрәген, картаймасын. Һаман тыңгы белми типсен, Мәңге яшь булып калсын! *****

Гомерләрең булсын бәхетле, Бәхетләрең булсын гомерле. Җирдә булган бөтен изгелекне Бирсен сиңа Ходай бу көнне! *****

 

100 гә хәтле яшә! Хэтта 100 дә соңгы чик түгел. Җырдагыча, Сиңа кояш Гөмере тели күңел. *****

Кызыкма, дустым, байлыкка, Саулык бирсен Ходай нык. Саулык китсә, алтын да чуп, Саулык-җирдэ зур байлык! *****

Уфтанма гөмер уза дип, Картлыкның да үз яме. Иминлеге белән килсен Туган көннең бәйрәме.

Туган көнең белән котлап, Бәхетле бул, дус, дибез. Зур уңышлар, куанычлар, Сәламәтлек телибез! *****

Котлы булсын туган көнең, Гел шатланып үтсен көннәрең. Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр Якыннарың, барлык дусларың. *****

Яңа елда туганнарга

Яңа елны каршылыйбыз. Ә синең туган көнең. Икеләтә бәйрәм белән Котлыйбыз сине бүген.

Бу елың да гомереңә Күп шатлыклар китерсен. Яңа ел бусагасыннан Тик бәхет атлап керсен! *****

Гыйнварда туганнарга

Тусаң да Син гыйнварда, Кышкы суык бер көндә, Ләкин Синнән кешеләргә Хәрчак җылы бөркелә.

Изгелек ул җирдә ятмый, Булмый аны онытып. Гомер буе яшә шулай Кешеләрне җылытып. *****

Февральда туганнарга

Ерак калмады язга да, Кояш яктырак карый. Кышның шундый бер көнендә Җиргә тусаң да ярый.

Җылы язлар килгән чакта Йөрәккә сю дәшә. Син дә шулай гомер буе Сөеп, сөелеп яшә!

Кояш кешеләр йөзенә Елмаю булып куна. Син дә яшә бу дөньяда Бәхетле булып кына. *****

Көз көне туганнарга

Көзләр җиткән, гөлләр шиңгән, Агачлар яфрак коя. Суык кышны каршыларга Җыена бөтен дөнья.

Тик күңелдә бүген бәйрәм, Юк сәбәп боегырга! Киресенчә, туды сәбәп Бергәләп җыелырга.

Бергәләп күнел ачарга, Җырлап, биеп алырга. Онытып көзге хисләрне, Күнел ачып калырга.

Бүген Синең туган көнең! Син дөньяга килгән көн. Моңсу көздә бәйрәм ясап, Ничек туа белгәнсең?!

Көзен яуган ләйсән яңгыр, Көзен аткан чәчәк Син! Ямь өстәп тормышыбызга, Дөньяга нур чәчәсең.

Котлы булсын туган көнең, Күтәренке-күңелең. Күтәренке күңел белән Үтсен калган гомерең. *****

Прочитано 101418 раз. Спасибо и Вам!

xn--b1ab7abhqb1b.xn--p1ai

Туган конен котлы булсын | Образовательный портал EduContest.Net — библиотека учебно-методических материалов

Туган көнең котлы булсын! Өлкәннәр төркемендә туган көн кичәсе. Тәрбияче : Өйләргә нур өстәп шатлыклы зур бәхет булып сабый дөньяга килә. Бала дөньяга килепберенче аваз салгач, сандугачлар сайрап җибәрә, карлыгачлар бәйрәм дип белеп, күккә күтәрелә, кояш исә җир йөзендә якты нур сибүче кечкенә кояш туу шатлыгыннан җир тирәли әйләнә, аның елмаюыннан җирдә матур гөлләр үсә, җимешләр пешә, саф сулы чишмәләр челтерәп ага, инешләргә кушыла. Әнә шулай дөньга туган һәр сабый табигатьне яшәртә, матурлата, яшәртә, тулыландыра. Күз карасыдай кадерле, йөрәк парәседәй газиз балаларыбыз! Сез- галәмдәге иң матур, иң якты йолдыз да, җир йөзендәге иң гүзәл чәчәктә, иң моңлы, иң якты җыр да. Инде ничә тапкыр язлар сиңа Бүләк итә матур гөлләрен Бәхет белән үтсен гомерләрең, Котлы булсын туган көннәрең. Залга 3 бала чыга. Ишеттегезме әле? Сез белдегезме әле? Балалар бакчасында Дусларның туган көне. Балалар бакчасында Туган көн бәйрәмеме? Әйе шул. Әле шунда Зур бәйрәмгә һәркемне Кунакка дәшәләр ди. Балаларның һәркайсына бүләкләр өләшәләр ди. Бүләксез булмас барып Булмас бармый да калып. Мин бакчага бүләккә Дусларны алып килим. Бу дөньяда дусларсыз Күңелсез булыр димен. Бәйрәмсез бик күңелсез бит. Күңелсездер сезгә дә. Бәйрәмнәр кирәк безгә дә. Бәйрәмнә кирәк сезгә дә. Кирәк һәммәбезгә дә. Җыр :”Туган көн” Бүген кояш иртә торган Җилләр дә уянганнар. Чәчәкләр дә ачылганнар Кошлар да куанганнар. Өзелеп –өзелеп сайрый былбыл, Ни әйтмәкче була икән? күбәләкләр леп-леп итеп ник гөлләргә куна икән? Нинди балкыш , нинди бәйрәм Нинди шатлык бу таңда? Олы шатлык, олы бәйрәм Бүген туган көн бездә. Җырлый-җырлый дусларыма Чәчәкләр алып киләм. Туган көннәр белән , дуслар, Туган көннәрең белән! Җыр : “Җырла, җырла дип әйтәсез” Бүген бездә олы бәйрәм. Уйныйлар да көләләр. Безнең дуслар шундый алар, Бәйрәм итә беләләр. Бүген бездә олы бәйрәм Бүген бездә тантана. Кояш шуңа көлә бүген Күңел шуңа шатлана. Бар дуслар бергә җыелдык Барыбыз бергә булдык. Бергә шундый күңе

educontest.net


Смотрите также