Татар әдәбияты, 7нче сыйныф (рус төркеме). Тема:" Бәйрәмнәрегез котлы булсын! " (дәрес планы). Яңа уку елы котлы булсын темасы буенча тест


Әдәби укудан тест биремнәре. 2, 4 кл.

4нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен тест

“Яңа уку елы котлы булсын!”

1. Сколько гласных и согласных звуков в татарском языке ?

1) 9 гласных и 28 согласных; 3) 3 гласных и 33 согласных;

2) 8 гласных и 29 согласных; 4) 7 гласных и 30 согласных;

2. Какая буква в татарском языке не может быть заглавной?

1) х; 3) ң;

2) һ; 4) ә;

3. В словах какого ряда произносятся твердые звуки [қ] и [ғ]?

1) каләм, гөл; 3) карга, суган;

2) күгәрчен, бака; 4) кишер, сөлге;

4. В словах какого ряда произносятся краткие звуки [о], [ы] [э]?

1) кыш, эт, озын; 3) сыр, оя, эре;

2) йокы, завод, эз; 4) ылыс, орден, эш;

5. В словах какого ряда произносятся мягкие звуки [к] и [г];

1) китап, гаилә; 3) кояш, гөлҗимеш;

2) кәбестә, гөл; 4) гөмбә, каз;

6. Найди правильную транскрипцию слова көндәлек.

1) [қөндәлек ]; 3) [көндэлэк ];

2) [көндәлэк ] ; 4) [көндәлэқ ];

7. Назови учебные принадлежности по порядку.

1) татар теле китабы, математика китабы, дәфтәр, көндәлек;

2) көндәлек, татар теле китабы, дәфтәр, математика китабы;

3) китап, дәфтәр, көндәлек, математика китабы;

8.Подбери правильное окончание к выделенному слову.

Марат урман... бара.

1) –да; 3) – тан;

2) – га; 4) – гә.

9. Подбери правильное окончание к выделенному слову.

Марат урман... кайта.

1) –дан; 3) – нан;

2) – га; 4) – да.

10. Подбери правильное окончание к выделенному слову.

Марат урман... җиләк җыя.

1) –тә; 3) – дә;

2) – га; 4) – да.

11. Подбери правильный порядок словосочетаний.

1) мәктәпкә бара, мәктәптә укый, мәктәптән кайта;

2) мәктәптә укый, мәктәпкә бара, мәктәптән кайта;

3) мәктәптән кайта, мәктәпкә бара, мәктәптә укый.

12. В каком ряду написаны порядковые числительные?

1) ун, сигез, алты;

2) алтынчы, сигезенче, унынчы;

3) алтау, дүртәү, унау.

13. В каком ряду написаны количественные числительные?

1) бер, егерме бер, туксан;

2) тугызынчы, сигезенче, утыз өченче;

3) алтау, дүртәү, унау.

14. В каком ряду написаны собирательные числительные?

1) алтау, дүртәү, унау

2) бишенче, кырык тугызынчы, унынчы;

3) утыз, сиксән, йөз.

15. Какие из этих качеств подходят Оле (из рассказа “Эш урыны”)? Исключите лишнее слово.

1) тәртипле; 3) тырыш;

2) ялкау; 4) эшчән;

Какие из этих качеств подходят Сабыйга (из стихотворения “Сабыйга”)? Исключите лишнее слово.

1) игътибарлы ; 3) тырыш;

2) игътибарсыз; 4) эшчән;

16. Алсу какая девочка (из рассказа “Контроль эш”)?

1) эшчән; 3) ялкау;

2) тырыш; 4) игътибарлы;

17. По какому предмету была контрольная работа (из рассказа “Контроль эш”)?

1) математика; 3) рус теле;

2) татар теле; 4) физкультура;

18. На каком уроке была контрольная работа (из рассказа “Контроль эш”)?

1) беренче; 3) дүртенче;

2) өченче; 4) бишенче;

infourok.ru

Башлангыч сыйныф укучыларының белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен эш төрләре

ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ ИНГЛИЗ ТЕЛЕН ТИРӘНТЕН ӨЙРӘНҮЧЕ

33 НЧЕ ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

“ Башлангыч сыйныф укучыларының

белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен эш төрләре”

Түбән Кама шәһәре татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә утырышында ясалган чыгыш

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әһлиуллина Мәдинә Ибраһим кызы

2012 нче ел

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү – уку-укыту процессының мөһим элементларыннан берсе. Аның төп максаты – уку материалын үзләштерү динамикасын бәяләүдә “кире элемтә” урнаштыру, белем һәм күнекмәләрне үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү һәм шуның нигезендә укыту эшчәнлегенә үзгәртүләр, өстәмәләр кертү.

Контроль укучының нәрсә үзләштергәне, нинди күнекмәләр алганы турында гына мәгълүмат бирми, ә пробелларны да күрсәтә, укучыга шәхси якын килеп әлеге пробелларны юк итү юлларын табарга ярдәм итә, укытучы сайлаган метод һәм алымнарның нәтиҗәлелеген күрсәтә.

Белемнәрне тикшерүнең тәрбияви роле дә зур. Системалы контроль укучыны даими эшләргә, тәртипкә өйрәтә. В.А.Сухомлинский фикеренчә, белем һәм күнекмәләрне тикшерүнең төп максаты – укучыда тормышны, хезмәтне, беренче чиратта уку хезмәтен, оптимистик рухта кабул итүне ныгыту.

Билгеле булганча, рус төркемнәрендә татар теленнән материал бүлекләп өйрәнелә.Һәр бүлек билгеле бер темага багышлана: “Көзге табигать”, “Кышкы уеннар”, “Хайваннар дөньясында” һәм башкалар.Теманы үзләштергәч, укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен, үз тәҗрибәмнән чыгып, түбәндәге эш төрләрен тәкъдим итәм:

- тестлар үткәрү;

- кроссвордлар төзү;

- ребуслар чишү;

- перфокарталар белән эшләү.

Тестлар – укучыларның белем-күнекмәләрен тикшерүдә гадәти алымнарның берсе. Мондый төр тикшерү - вакыттан нәтиҗәле файдалану ягыннан да, укучыга шәхси якын килү мөмкинлеге буенча да уңайлы метод. Тест ярдәмендә белем һәм күнекмәләрне тикшерү чикләнгән вакыт дәвамында кыска һәм стандартлаштырылган сынау дигән сүз. Укучыларның җавапларын үрнәк белән чагыштырып, укытучы типик хаталарны, укучыларның белем һәм күнекмәләрендәге кимчелекләрне ачыклый ала, укыту программасының аерым бер бүлегенә караган төшенчәләрнең үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү мөмкинлегенә ирешә. Болардан тыш, тест биремнәрен башкарганда укучылар үз – үзләрен тикшерү күнекмәләре дә ала һәм үзләренең белемнәрен, әзерлек дәрәҗәләрен мөстәкыйль рәвештә тикшерергә өйрәнә. Тест биремнәре аңлаешлы, укытучы ярдәменнән башка эшли алырлык булырга тиеш. Мондый төр биремнәр эш алымнарын гына төрләндереп калмыйча, баланы мөстәкыйль фикер йөртергә һәм үзенә – үзе бәя бирергә өйрәтергә тиеш.

Тестлар үткәрүне төрлечә оештырырга мөмкин.Биремнәр өйрәнелгән грамматик, лексик материалны, сүзләрне дөрес куллана белү юнәлешендәге күнегүләрне үз эченә ала. Шулай ук төрле вакыйга, әсәрләрне сурәтләүгә нигезләнгән коммуникатив биремнәр дә тәкъдим ителергә мөмкин.

4 нче сыйныфларда “Минем дусларым” бүлеген өйрәнүне тәмамлагач,укылган әсәрләрнең эчтәлеге буенча,түбәндәге тестны үткәрәм:

« Дуслык» темасы буенча тест

1. Бакчачы бабай Чулпанга нәрсә бирде?

а) уенчык; в) китап;

б) алма; г) бүләк.

2. Чулпан алманы кем белән ашады?

а) үзе генә; в) бабай белән;

б) дуслары белән; г) сыйныфташлары белән.

3. Алма нинди иде?

а) кызыл hәм түгәрәк; в) сары hәм хуш исле;

б) матур hәм хуш исле; г) яшел hәм түгәрәк.

4. Айгөл белән Айсылу ( « Минем дустым») кайда таныштылар?

а) мәктәптә; в) авылда;

б) урманда; г) шәhәрдә.

5. Айгөл белән Айсылу кайда яшиләр?

а) Түбән Камада; в) Мәскәүдә;

б) Чаллыда; г) Казанда.

6. Айгөл белән Айсылу нинди түгәрәккә йөриләр?

а) бию түгәрәгенә; в) җыр түгәрәгенә;

б) рәсем түгәрәгенә; г) спорт түгәрәгенә.

7. Айсылу ничәнче сыйныфта укый?

а) 5че; в) 3че;

б) 4че; г) 6чы.

8. Айгөл ничәнче сыйныфта укый?

а) 5че; в) 4че;

б) 1че; г) 2че.

9. « Шыгырдавыклы башмаклар» әсәрен кем язган?

а) Д. Аппакова; в) М. Җәлил;

б) Р. Миңнуллин; г) Б. Рәхмәт.

10. Кемнең шыгырдавыклы башмаклары бар?

а) Ләләнең;

б) Гөлшатның;

11. Гөлшатның әтисе кайда?

а) эштә; в) фронтта;

б) авылда; г) өйдә.

12. Башмакларны Гөлшатка кем алды?

а) әнисе; в) апасы;

б) әтисе; г) әбисе.

13. Кемнең әтисе фронттан кайтты?

а) Ләләнең;

б) Гөлшатның.

14. Иптәш кызлары Ләләгә нәрсә бүләк иттеләр? ( Исключите лишнее слово)

а) туп; в) китап;

б) курчак; г) чәчәкләр.

15. Гөлшат бүлмәдә нәрсә эзләде?

а) китап; в) уенчык;

б) чәчәкләр; г) башмаклар.

16. Гөлшат Ләләгә нәрсә бүләк итте?

а) курчак; в) чәчәкләр;

б) башмаклар; г) уенчык.

17. Тыйнак сүзенең тәрҗемәсен тап.

а) хвастун; в) скромный;

б) шустрый; г) быстрый.

Шул ук сыйныфта “Яңа уку елы котлы булсын!” бүлегеннән соң, грамматик күнекмәләрне(татар телендә авазларларның дөрес әйтелеше, исемнәрдә килеш кушымчалары, саннар) тикшерү өчен түбәндәге тестны тәкъдим итәм:

Яңа уку елы котлы булсын!”

1. Сколько гласных и согласных звуков в татарском языке ?

1) 9 гласных и 28 согласных; 3) 3 гласных и 33 согласных;

2) 8 гласных и 29 согласных; 4) 7 гласных и 30 согласных;

2. Какая буква в татарском языке не может быть заглавной?

1) х; 3) ң;

2) һ; 4) ә;

3. В словах какого ряда произносятся твердые звуки [қ] и [ғ]?

1) каләм, гөл; 3) карга, суган;

2) күгәрчен, бака; 4) кишер, сөлге;

4. В словах какого ряда произносятся краткие звуки [ﬞо], [ﬞﬞы], [эﬞ]?

1) кыш, эт, озын; 3) сыр, оя, эре;

2) йокы, завод, эз; 4) ылыс, орден, эш;

5. В словах какого ряда произносятся мягкие звуки [к] и [г];

1) китап, гаилә; 3) кояш, гөлҗимеш;

2) кәбестә, гөл; 4) гөмбә, каз;

6. Найди правильную транскрипцию слова көндәлек.

1) [қөндәлек ]; 3) [көндэлэк ];

2) [көндәлэк ] ; 4) [көндәлэқ ];

7. Назови учебные принадлежности по порядку.

1) татар теле китабы, математика китабы, дәфтәр, көндәлек;

2) көндәлек, татар теле китабы, дәфтәр, математика китабы;

3) китап, дәфтәр, көндәлек, математика китабы;

8. Подбери правильный порядок слов.

1) мәктәпкә бара, мәктәптә укый, мәктәптән кайта;

2) мәктәптә укый, мәктәпкә бара, мәктәптән кайта;

3) мәктәптән кайта, мәктәпкә бара, мәктәптә укый.

9.Подбери правильное окончание к выделенному слову.

Марат урман... бара.

1) –да; 3) – тан;

2) – га; 4) – гә.

10. Подбери правильное окончание к выделенному слову.

Марат урман... кайта.

1) –дан; 3) – нан;

2) – га; 4) – да.

11. Подбери правильное окончание к выделенному слову.

Марат урман... җиләк җыя.

1) –тә; 3) – дә;

2) – га; 4) – да.

12. В каком ряду написаны порядковые числительные?

1) ун, сигез, алты;

2) алтынчы, сигезенче, унынчы;

3) алтау, дүртәү, унау.

13. Во сколько встает Алёша( из рассказа «Көндәлек режим») ?

1) кич сәгать биштә; 3) сәгать сигезенче яртыда;

2) иртән сәгать җидедә; 4) сәгать сигездә;

14. Какие из этих качеств подходят Оле (из рассказа “Эш урыны”)? Исключите лишнее слово.

1) тәртипле; 3) тырыш;

2) ялкау; 4) эшчән;

15. Алсу какая девочка (из рассказа “Контроль эш”)?

1) эшчән; 3) ялкау;

2) тырыш; 4) игътибарлы;

16. По какому предмету была контрольная работа (из рассказа “Контроль эш”)?

1) математика; 3) рус теле;

2) татар теле; 4) физкультура;

17. На каком уроке была контрольная работа (из рассказа “Контроль эш”)?

1) беренче; 3) дүртенче;

2) өченче; 4) бишенче;

Әгәр дөрес җаваплар саны 60 процент һәм аннан да күбрәк булса “3”ле, 75 процент һәм аннан да күбрәк булса “4”ле,95 процент һәм аннан да күбрәк булса “5”ле билгесе куела. Шәхси биремнәр биреп, телдән сорап, укучы белән аерым эшләгәннән соң, шул ук тестны кабат үткәрү мөһим.

Ә өйрәнелгән лексик материалны тикшерү өчен күбрәк ребуслар, кроссвордлар төзү һәм чишүне уңышлы дип саныйм.Мондый төр эшләр укучылар өчен дә кызыклы, укытучыга да эш алымнарын төрләндерергә ярдәм итә, укучының уйлау – фикерләү сәләтен үстерә, игътибарлылыкны арттыра.

1нче сыйныфта түбәндәге төр ребуслар бирергә була:

1. Бу нинди сүз? Рәсемдә күрсәтелгән предметларның беренче хәрефләреннән сүз җыю.( 2 нче слайд)Рәсемдә күрсәтелгән сүзләр укучыга таныш булырга тиеш, таныш булмаса укытучы бу сүзне тактага яза.

2. Рәсемнәргә карап, буш шакмакларга предмет исемнәрен язу.(3,4нче слайдлар) Сүзләрнең беренче хәрефе язылган, укучы рәсемнәргә карап, буш шакмакларны тутыра.

3. Билгеле бер темага караган сүзләрне эзләп табу.( 5нче слайд) Укучы горизонталь яки вертикаль рәвештә хәрефләрдән сүзләр төзи.

Биремне катлауландырып, грамматик күнекмәләрне дә тикшерергә мөмкин:

-килеп чыккан сүзләрдә калын һәм нечкә сузыкларның астына сызу;

- яңгырау һәм саңгырау тартыкларның астына сызу;

-сүзләрне иҗекләргә бүлеп язу;

-юлдан –юлга күчерү өчен бүлеп язу;

- килеп чыккан сүзләрне күплек санга кую;

- килеш кушымчалары белән әйтү;

Мәсәлән, “Гаилә” темасы буенча эзләп тапкан сүзләрне кемгә? соравына җавап бирерлек итеп әйтергә:әтигә, әнигә, бабайга, әбигә, апага, сеңелгә, абыйга; яисә, “Яшелчәләр” темасы буенча буш шакмакларга язган сүзләрне күплек санда әйтергә: кәбестәләр, кыярлар, бәрәңгеләр, суганнар, шалканнар, һ.б.

2 нче сыйныфтан башлап ребусларны катлауландырырга мөмкин. ( 6нчы слайд) һәм укучыларның үзләренә дә ребус төзеп карарга тәкъдим итәргә була.Мондый төр эшләрдә әти-әниләр дә кызыксынып катнашалар. 3 нче сыйныф укучысы Зарипова Камилла, әбисе белән бергәләп, “җәй” сүзенә түбәндәге ребуслар төзеделәр (7, 8нче слайдлар)

Кроссвордлар төзүне укучылар аеруча кызыксынып эшлиләр. Кроссворд – ул вертикаль һәм горизонталь кисешкән сүзләрне уйлап табуга нигезләнгән сүзләр уены. Ул укучыларның уйлау-фикерләү эшчәнлеген активлаштыра, хәтерне ныгыта, күреп истә калдыру сәләтен үстерә.Кроссворд төзү сүзләрне орфографик дөрес язуны таләп итә, игътибарлылык сорый.

Рус төркемендә укучы балалар тематик кроссвордлар төзиләр.Эшне берничә төрле башкарырга мөмкин:

1. Буш шакмакларга рәсемдә күрсәтелгән сүзләрне язу.(9нчы слайд) Билгеле бер темага караган сүзләрне укучы горизонталь һәм вертикаль рәвештә урнаштыра, аннан шул сүзләрнең рәсемен ясый.

2. Буш шакмакларга сүзнең тәрҗемәсен язу.(10нчы слайд)

Мондый төр кроссвордларны укучылар 2 нче сыйныфта эшлиләр. Сүзләр саны 5-7дән артмаска мөмкин. 4нче сыйныф укучысы Демахина Аделина әнисе ярдәме белән “Яз” темасы буенча 34 сүздән торган кроссворд төзеде.

Кроссворд төзегәндә укучы сүзләрне горизонталь һәм вертикаль рәвештә урнаштыра ала яки бер сүзне вертикаль рәвештә яза калган сүзләрне горизонталь рәвештә тоташтыра. Киләсе кроссворд шундый.

3.Буш шакмакларга биремнәр буенча җавап язу.(11нче слайд)

Мондый кроссвордлар төзегәндә иң элек сүзләрне сайларга кирәк, шуннан соң ул сүзләргә биремнәр уйларга.Мәсәлән, 3 нче сыйныфта “Татарстан –туган ягым” бүлеген тәмамлагач, Татарстандагы шәһәр һәм елга исемнәрен алабыз: Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Казан, Агыйдел, Чистай, Нократ, Чулман. Бу сүзләрне вертикаль һәм горизонталь рәвештә урнаштырабыз, аннан соң һәр сүзгә бирем уйлыйбыз:

1.Шин тәгәрмәчләре кайсы шәһәрдә чыга?

2.Татарстанның башкаласы.

3.Нефтьчеләр шәһәре.

4.Тәрҗемәсен яз:Белая(река).

5."КамАЗ" машиналары кайда чыга?

6.Татарстанда сәгать заводы кайсы шәһәрдә?

7.Вятка елгасының татарча исеме.

8.Ул балык исеме дә, шәһәр исеме дә.

9.Кама елгасының татарча исеме.

3 нче сыйныф укучысы Белова Таня төзегән әлеге кроссворд “Чулман энҗеләре” газетасының 2011нче елгы 5нче номерында басылып чыкты.

4.Нинди дә булса укылган әсәр буенча кроссворд төзү.

Укытучы белән бергәләп әсәрдән кроссвордка урнаштыра алырлык сүзләр аерып алына. Д. Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясеннән түбәндәге сүзләрне бүлеп чыгардык: Гөлшат, Ләлә, фронт, танкист, Мәскәү, туп, курчак, чәчәк, сары, дуслар.Һәм шул сүзләргә укучы биремнәр уйлый:

Гөлшатның әтисе фронтта кем? (танкист)

Гөлшатның дус кызының исеме. (Ләлә)

Күзләре ачыла да йомыла.Ул нәрсә? (курчак)

Гөлшатның әтисе кайда танкист?(фронт)

Башмакларның хуҗасы. (Гөлшат)

Башмакларны әтисе кайдан җибәрде? (Мәскәү)

Ләләгә өченче дус кызы нәрсә бирде? (чәчәк)

Гөлшат белән Ләлә кемнәр? (дуслар)

Башмаклар нинди төстә? (сары)

Идәннән түшәмгә кадәр сикерә.Ул нәрсә(туп)

Кроссвордларда сүзләр саны 10-15 булырга мөмкин. Укучылар үзләре төзегән кроссвордларны бер –берсе белән алышынып чишәләр.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерүдә шулай ук дәресләрдә перфокарталардан куллануны уңышлы дип саныйм. Перфокарталарны дәреснең теләсә кайсы этабында, төрле максат белән кулланырга мөмкин: алдан өйрәнелгән кагыйдәне искә төшерү, яңа теманы ныгыту һ.б. Алар укучыны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә. Укытучыга кыска вакыт аралыгында укучыларның белемнәрен фронталь рәвештә тикшерергә мөмкинлек бирә, уку процессын кызыклы итә, эш алымнарын төрләндерә.Әлеге эш алымының тагын бер үзенчәлеге шунда – бер үк перфокартаны төрле сыйныфта,төрле максат белән күп тапкырлар кулланырга мөмкин.Мәсәлән, 1нче номерлы перфокартаны 1нче сыйныфта түбәндәге максатларда кулланам: (13нче слайд)

- сүзләрнең тәрҗемәсен язарга;

-күплек сан кушымчалары белән язарга;

- минем алмашлыгы белән язарга; һ.б.

Ә 4нче сыйныфта биремнәр катлаулырак:

-сүзләрнең транскрипциясен язарга;

-килеш кушымчалары белән язарга;

- безнең, сезнең, аларның алмашлыклары белән язу.һ.б.

Перфокарталар укучыларга таратыла. Астына чиста дәфтәр бите куела. Укучы кисеп алынган тәрәзә эченә биремнең бирелешенә карап, сүзне яза.

Фигыль заманнарын өйрәнгәндә 3нче номерлы эшне кулланам. Укучы кисеп алынган тәрәзә эченә бирелгән боерык фигыльләрдән хикәя фигыльнең төрле заманнарын яза.Шулай ук хәзерге һәм үткән заманда фигыльнең юклык формасын язарга була.

Югарыда санап кителгән эш төрләрен – тестлар үткәрү, ребуслар чишү, кроссвордлар төзү, перфокарталар белән эшләү – укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерүдә уңайлы ысул дип саныйм. Бу төр эшләр укучылар өчен кызыклы.Аларда дәрескә карата гына түгел, ә телне өйрәнүгә дә кызыксынучанлык уята, укучыга шәхси якын килеп эшләргә мөмкинлек бирә. Укучыларны олимпиадаларга, төрле конкурсларга әзерләгәндә тестлар үткәрү, перфокарталар белән эшләү нәтиҗәле алым. Татар теленнән уздырылган шәһәркүләм олимпиадада 2008-2009нчы уку елында 3 нче сыйныф укучысы Борисова Анастасия призлы урынга лаек булды, ә 2010-2011нче уку елында 4нче сыйныф укучысы Усманова Лилия җиңүче булды.

Югарыда әйтелгәннәрне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: укытучы укучыларның белем һәм күнекмә дәрәҗәләрен яхшы белгән очракта гына укыту эшчәнлеген дөрес һәм файдалы итеп оештыра ала. Шуңа күрә, ачык планлаштырылган, алдан уйланылган, формаль булмаган контроль системасы укыту процессының нәтиҗәлелеген күтәрүдә мөһим шарт булып тора.

Кулланылган әдәбият исемлеге:

1. Амонашвили Ш.А. Воспитательная и образовательная функция оценки учения школьников. –М., 1984.

2. Болдырев Н.И. Педагогика. –М.: Просвещение, 1968.

3.Газизова А.Н. Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән дидактик материаллар. –Казан, “Яңалиф”нәшрияты, 2005.

4.Газизова А.Н. Башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. – Казан, “Яңалиф”, 2007.

5. Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар.- Казан, Мәгариф, 2002.

6. Матис Т.А. Контроль и оценка результатов обучения в начальной школе. // Начальная школа, 1999, №4.

7. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. 1-11нче сыйныфлар. Казан, Мәгариф, 2003.

8. “Мәгариф” журналы, №5, 2007, №1, 2006.

infourok.ru

4 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (Р. З. Хайдарова дәреслеге буенча, 2016-2017 уку елы)

Раздел II. Татар теле буенча укыту-тематик план

Класс: 4а, 4б, 4в

Укытучы: Шавалиева Л. Ф.

Барлык сәгатьләр саны – 105; атнага - 3 сәгать.

План буенча контроль дәрес ________2______, тест ____4___ .;

Еллык контроль дәрес____________2_____________ .

п/п

Дәрес темасы

Дәрес саны

Эчтәлек

элементлары

Уку эшчәнлеге төрләре

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Үткәрелү вакыты

шәхескә

кагылышлы

метапредмет

предмет

План буенча

Фактик рәвештә

Яңа уку елы котлы булсын! (14 сәгать)

1.

“Яңа уку елы котлы булсын!” темасында яңа сүзләр.

1

Яңа уку елы котлы булсын! төзелмәсе

Яңа лексиканы кулланып, укытучыларга котлау язу.

Яхшы укучы образын кабул итү. Уку теләге булдыру, мәктәп һәм уку эшчәнлеге турында уңай күзаллау булдыру.

Яхшы укучы булу теләге булдыру.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: аңлап уку, тиешле мәгълүматны аеру, фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характе рындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру, объектларны чагыштыру, классификациялцессында контроль һәм бәя бирү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре: эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү, укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү, билгеләгән критерийләргә таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

1 нче сентябрь бәйрәме белән котлый белү.

1 атна

2.

Уку-язу әсбаплары. –мы/-ме сорау кисәкчәләре. Сан+исем төзелмәсе.

1

Уку-язу әсбаплары.

мы/-ме сорау кисәкчәләре, сан+исем төзелмәсе.

Букчадагы уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтү.

Сорау-җавап бирү. Сан+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану

Уку-язу әсбапларының исемен сорый,үзенә ала, иптәшеңә бирә белү.

Яңа уку елына нинди уку-язу әсбапларын алу турында, уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын әйтә белү.

1 атна

3.

Уку-язу әсбаплары. –мы/-ме сорау кисәкчәләре. Сан+исем төзелмәсе.

1

Мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле укучы карашы формалашу

1 атна

4.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

1

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Тартымлы исемнәрне сөйләмдә куллану.

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыра алу.

2 атна

5.

Сүзлек диктанты. Татар алфавиты.

1

Татар алфавиты.Транскрипция билгеләре.

Таблица, сүзлек белән эшләү.

Татар теленең хәреф-аваз системасын сөйли белү.

2 атна

6.

Хаталар өстендә эш. О,ы,э хәрефләренең дөрес әйтелеше, язылышы.

1

О,ы,э хәрефлә ренең сүзнең беренче иҗеген дә генәязылуы.

Таблица, сүзлек белән эшләү.

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыра алу.

О,ы,э хәрефләренең дөрес әйтелешен, язылышын үзләштерү.

2 атна

7.

ң хәрефенең язылышы, әйтелеше.

1

ң хәрефенең сүз уртасында яки ахырында гына килүе.

Күнегүләр эшләү, сүзлек белән файдалану.

Башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү.

Татар теленең хәреф-аваз системасын сөйли белү.

3 атна

8.

1-10 га кадәр һәм дистә саннары. Сан төркемчәләре.

1

Ничә?соравы. Микъдар, тәртип, җыю саннары.

Сүзлек диктанты язу.

Күнегүләр эшләү. Таблица белән эшләү.

Башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү.

Тәртип саннарын куллана белү. Үзең турында сөйли белү.

3 атна

9.

“Эш урыны”темасына караган лексика.БСҮ.

1

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре.

Сүзлек диктантында җибәрелгән хаталарны күзәтү һәм төзәтү.

Мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле укучы карашы формалашу

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре белән җөмләләр төзү.

3 атна

10.

“Контроль эш” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

Татар теленнән төзелмәсе.

Сорау-җавап бирү. Сүзлек, дәреслек белән эшләү.

Мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле укучы карашы формалашу

Нинди предметтан контроль эш икәнен әйтә белү.

4 атна

11.

Вакыт берәмлекләре. Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? сораулары

1

Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? сораулары һәм аларга җавап

Вакыт берәмлекләрен сөйләмдә куллану.

Вакытыңны планлаштыра белү.

Сәгать ничә? Сәгать ничәдә?сорауларына җавап бирә белү.

4 атна

12.

“Контроль эш” хикәясендә характерны бәяләүче лексика.

1

Эшләргә кирәк төзелмәсе.

Сорау-җавап бирү. Сүзлек, дәреслек белән эшләү.

Башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү.

Геройларны характерлый белү.

4 атна

13.

“Яңа уку елы котлы булсын” темасында ЛГМ. Тест.

1

“Яңа уку елы котлы булсын!” темасына караган төзелмәләр.

Тест биремнәрен эшләү.

Үз фикереңне дәлилли белү.

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

5 атна

14.

“Яңа уку елы котлы булсын” темасында ЛГМ.

1

Күнегүләр эшләү Таблица, сүзлек, дәреслек белән эшләү.

Үз фикереңне дәлилли белү.

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

5 атна

Туган як табигате. (20 сәгать)

15.

Нәрсә ул табигать? Хикәя фигыльнең заман формалары

Күчереп язу.

1

Хикәя фигыль нең заман формалары:үткән, хәзерге, киләчәк.

Текстны күчереп язу.

Күнегүләр эшләү.

Туган як табигатенә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләү

Танып белү универсаль уку гамәлләре: уку максатын мөстәкыйль билгеләү, тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау, төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау, фикерләрне логик чылбырга салу.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралашу күнекмәләрен формалаштыру, әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралаша күнекмәләрен формалаштыру, әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү, коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү, билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Ел фасыллары билгеләрен тасвирлый белү.

5 атна

16.

“Көз” темасына караган ЛГМ.

1

Хикәя фигыль нең заман формалары:үткән, хәзерге, киләчәк.

Сорау-җавап бирү. Сүзлек, дәреслек белән эшләү.

Табигатьне саклау һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Ел фасыллары билгеләрен тасвирлый белү.

6 атна

17.

Үткән заман хикәя фигыль.

1

Хикәя фигыль нең заман формалары:үткән, хәзерге, киләчәк.

Үткән заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә куллану.

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыра алу.

Фигыльләрне үткән заманда куллана белү.

6 атна

18.

Һава торышын бәяләүче лексика.

1

Хикәя фигыль нең заман формалары.

Сорау-җавап бирү. Сүзлек, дәреслек белән эшләү.

Башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү.

Һава торышын әйтә белү.

6 атна

19.

Һава торышын бәяләүче лексика.

1

Хикәя фигыль нең заман формалары.

Сорау-җавап бирү. Сүзлек, дәреслек белән эшләү.

Башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү.

Һава торышын әйтә белү.

7 атна

20.

Хикәя фигыльнең заман формалары.

1

Хикәя фигыль нең заман формалары:

үткән, хәзерге, киләчәк.

Диалог төзү. Сүзлек, дәреслек белән эшләү.

Башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү.

Көз билгеләрен әйтә белү.

7 атна

21.

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары.

1

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары.

Сорау-җавап бирү. Сүзлек, дәреслек белән эшләү.

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыра алу.

Кая?Кайда?Кайдан?сорауларына җавап бирә белү.

7 атна

22.

“Дару үләннәре” хикәясендә ЛГМ

1

Үткән заман хикәя фигыль.

Сорау-җавап бирү. Сүзлек, дәреслек белән эшләү.

Табигатьне саклау һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Дару үләннәренең исемнәрен , аларның кирәклеген әйтә белү.

8 атна

23.

Дару үләннәре. . Исемнәрнең төшем килеше белән төрләнеше.

1

Исемнәрнең төшем килеше белән төрләнеше.

Диалог төзү. Сүзлек, дәреслек белән эшләү.

Табигатьне саклау һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Дару үләннәренең исемнәрен , аларның кирәклеген әйтә белү.

8 атна

24.

Көзге табигать.БСҮ

1

Исемнәрнең төшем килеше белән төр-ше.

Сорау-җавап бирү. Сүзлек, дәреслек белән эшләү.

Табигатьне саклау һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Көзге табигать турында хикәя төзеп сөйли һәм яза белү

8 атна

25.

Контроль эш. Кая? Кайда? Кайдан? сораулары.

1

Кая? Кайда? Кайдан?сораулары.

Контроль эш эшләү.

Үз фикереңне дәлилли белү.

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

9 атна

26.

Хаталар өстендә эш. “Кошлар безнең дусларыбыз” темасында кошларны бәяләүче сүзләр.

1

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Күнегүләр эшләү Контроль эштә җибәрелгән хаталарны күзәтү һәм төзәтү.

Үз фикереңне дәлилли белү.

Кош исемнәрен, бездә кышлаучы, җылы якка китүче кошларны сорый, әйтә белү.

9 атна

27.

Исемнәрнең иялек һәм төшем килеше белән төрләнеше.

1

Исемнәрнең иялек һәм төшем килеше белән төрл-е.

Исемнәрнең иялек һәм төшем килеш кушымчаларын сөйләмдә куллану.

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыра алу.

Исемнәрне иялек һәм төшем килеше белән төрләндерә белү.

9 атна

28.

Г.Лотфи “Песнәк белән Әнисә” хикәясендә исемнәр.

1

Исемнәрнең и.к һәм т. л. белән төр-е.

Сорау-җавап бирү. Сүзлек, дәреслек белән эшләү.

Ярдәмчеллек, кошларга карата кайгыртучан булу.

Исемнәрне иялек һәм төшем килеше белән төрләндерү.

10 атна

29.

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

1

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыль нең юклык формасы.

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыль нең юклык формасын сөйләмдә куллану.

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыра алу.

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасын сөйләмдә куллана белү.

10 атна

30.

Җ.Тәрҗеманов “Чирик” хикәясендә яңа сүзләр.

1

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

Сорау-җавап бирү. Сүзлек, дәреслек белән эшләү.

Ярдәмчеллек, кошларга карата кайгыртучан булу.

Нәрсә эшләргә яратканыңны әйтә белү. Инфинитив + ярата, эшли башлады төзелмәләре белән җөмләләр төзи белү.

10 атна

31.

Инфинитив+ярата төзелмәсе.

1

Инфинитив+ярата, эшли башлады төзелмәсе.

Инфинитив+

ярата төзелмәсен сөйләмдә куллану.

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыра алу.

Инфинитив + ярата, эшли башлады төзелмәләре белән җөмләләр төзи белү.

11атна

32.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

1

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Тартымлы исемнәрне сөйләмдә куллану

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыра алу.

К,п – хәрефләренә беткән ис-ң тартым белән төрләндерә, нәрсәң барлыгын, юклыгын әйтә белү.

11 атна

33.

Исемнәргә аффикслар ялгану тәртибе.

1

Исемнәргә аффикслар ялгану тәртибе.

Сорау-җавап бирү. Сүзлек, дәреслек белән эшләү.

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыра алу.

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен сөйләмдә куллана белү.

11атна

34.

“Туган як табигате” темасында ЛГМ.Тест.

1

“Туган як табигате” тема сына караган төзелмәләр.

Тест биремнәрен эшләү.

Туган як табигатенә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләү

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

12 атна

Хайваннар дөньясында. (6 сәгать)

35.

Йорт һәм кыргый хайваннар.Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

1

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Сорау-җавап бирү. Сүзлек, дәреслек белән эшләү.

Туган як табигатенә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләү

Танып белү УУГ: фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру, тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Коммуникатив УУГ: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару, әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү.

Регулятив УУГ: укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Йорт һәм кыргый хайван нарның исемнәрен атый, аларны сурәтли белү.

12 атна

36.

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

1

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

Билгесез үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә куллану

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыра алу.

Дип уйлый, дип әйтә-төзелмәләрен сөйләмдә куллана белү.

12 атна

37.

Сыйфат дәрәҗәләре. Күчереп язу.

1

Сыйфат дәрәҗәләре

Текстны күчереп язу.

Күнегүләр эшләү.

Таблица белән эшләү.

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыра алу.

Сыйфатларны чагыштыру, артык- лык дәрәҗә сендә сөйләмдә куллану.

13 атна

38.

Кая?Кайда?Кайдан?сораулары.

1

Кая?Кайда?Кайдан? сораулары на җавап.

Сорау-җавап бирү. Сүзлек, дәреслек белән эшләү.

Төп билгеләрне кагыйдә формалаштыра алу.

Дип уйлаган төзелмәсен сөйләмдә куллану.

13 атна

39.

Хәзерге заман хикәя фигыль.

1

Хәзерге заман хикәя фигыль.

Хәзерге заман хикәя фигыльне сөйләмдә куллану

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыра алу.

Керпе турында сөйли белү.

13 атна

40.

“Хайваннар дөньясында” темасында хәзерге заман хикәя фигыльләр. Сүзлек диктанты.

1

Хәзерге заман хикәя фигыль.

Сүзлек диктанты язу.

Күнегүләр эшләү.

Хайваннарга карата кайгыртучан булу.

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

14 атна

Кышкы уеннар (12 сәгать)

41.

Хаталар өстендә эш.Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе. Кыш билгеләре.

1

Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе

Күнегүләр эшләү. Сүзлек диктантында җибәрелгән хаталарны күзәтү һәм төзәтү.

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыра алу.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: уку максатын мөстәкыйль билгеләү, тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау, төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү,әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару, әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү, уку эшчәнлегеноештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Кыш билгеләрен сөйли белү.

14 атна

42.

Г.Бакир “Кышкы уен” хикәясендә яңа сүзләр.

1

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап

Сорау-җавап бирү. Сүзлек, дәреслек белән эшләү.

Кешеләр белән аралаша, уртак тел таба алу.

Дустыңны уенга, кар бабай ясарга чакыра белү.

14 атна

43.

Яңа ел бәйрәме. Кая?Кайда?Кайдан? сораулары

1

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап

Диалог төзү. Сүзлек, дәреслек белән эшләү.

Кешеләр белән аралаша, уртак тел таба алу.

Яңа ел бәйрәме- диалог төзи белү.

15 атна

44.

Яңа ел бәйрәменә котлау язу.

1

Исемнәрнең иялек һәм төшем килеше белән төрләнеше.

Яңа ел бәйрәменә котлау язу.

Әдәп-әхлак нормаларын үзләштерү.

Яңа ел бәйрәменә котлау яза белү.

15 атна

45.

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

1

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

Билгесез үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә куллану

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыра алу.

Кай төшең авыртканын, нәрсә кигәнеңне әйтә белү.

15атна

46.

Еллык язма эш. Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе.

1

Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе.

Контроль эш эшләү.

Үз фикереңне дәлилли белү.

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

16 атна

47.

Хаталар өстендә эш. Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе

1

Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе

Контроль эштә җибәрелгән хаталарны күзәтү һәм төзәтү.

Татар язучыларын белү.

Язучының нәрсә язганын әйтә белү.

16 атна

48.

Кая?Кайда?Кайдан?сораулары.

1

Кая?Кайда?Кайдан?сораулары

Сорау-җавап бирү. Сүзлек, дәреслек белән эшләү.

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыра алу.

Кая?Кайда?Кайдан? сорауларына җавап бирү.

16 атна

49.

Кушма сүзләр.

1

Хәзерге заман хикәя фигыль.

Кушма сүзләрне сөйләмдә куллану

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыра алу.

Кушма сүзләрне сөйләмдә куллана белү, аларны дөрес яза белү.

17 атна

50.

“Елга буенда”хикәясендә яңа сүзләр.

1

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Сорау-җавап бирү. Сүзлек, дәреслек белән эшләү.

Әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә бәя бирү.

Бергә уйнау турында сөйләшү.

17 атна

51.

Кышкы урам. Хәзерге заман хикәя фигыль.

1

Хәзерге заман хикәя фигыль.

Диалог, монолог төзү.

Үз фикереңне дәлилли белү.

Дустыңны шугалакка чакыра белү.Һава торышын әйтә белү.

17 атна

52.

“Кышкы уеннар” темасында ЛГМ.

1

Хәзерге заман хикәя фигыль.

Күнегләр эшләү.

Үз фикереңне дәлилли белү.

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

18 атна

Минем дусларым (11 сәгать)

53.

Исемнең зат-сан белән төрләнеше. Минем дустым.

1

Исемнең зат-сан белән төрләнеше.

Тартымлы исемнәрне сөйләмдә куллану

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә форм-ра алу.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру, тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару, әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Исемне зат-санда төрләндерә белү.

18 атна

54.

Җыю саны.

1

Җыю саны.

Җыю саннарын сөйләмдә куллану

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә форм-ра алу.

Дустыңны уенга чакыра белү.

18 атна

55.

Спорт түгәрәге төзелмәсе. Сүзлек диктанты.

1

Спорт түгәрәге төзелмәсе.

Сүзлек диктанты язу.

Күнегүләр эшләү. Ситуатив күнегүләр эшләү.

Сәламәт тормыш алып бару.

Дустың белән бергә нинди эшләр эшләү турында сөйләшә белү.

19 атна

56.

Хаталар өстендә эш.Чөнки теркәгече.

1

Чөнки теркәгече.

Күнегүләр эшләү Таблица, сүзлек, дәреслек белән эшләү. Сүзлек диктантында җибәрелгән хаталарны күзәтү һәм төзәтү.

Үз фикереңне дәлилли белү.

Чөнки теркәгечен җөмләдә куллана белү.

19 атна

57.

Сүз ясагыч кушымчалар: -чы/-че.

1

Сүз ясагыч кушымчалар: -чы/-че.

Сүз ясагыч кушымчаларны сөйләмдә куллану.

Төп билгеләрне кагыйдә формалаштыра алу.

Әти-әниеңнең профессиясен әйтә белү.

19атна

58.

Башлады, кебек, бик, гел, соң сүзләре.

1

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Башлады, кебек, бик, гел, соң сүзләрен сөйләмдә куллану.

Үз фикереңне дәлилли белү.

Уйный башлады төзелмәсен сөйләмдә куллана белү.

20 атна

59.

Фигыльнең заман белән төрләнеше.

1

Фигыльнең заман белән төрләнеше.

Фигыльне заман белән төрләндерү.

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыра алу.

Фигыльнең заман формаларын аера белү.

20 атна

60.

Фигыльнең заман белән төрләнеше.

1

Фигыльнең заман белән төрләнеше.

Фигыльне заман белән төрләндерү.

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыра алу.

Фигыльнең заман формаларын аера белү.

20 атна

61.

Кайдан? Кая кадәр?сораулары.

1

Кайдан? Кая кадәр?сораулары.

Сорау-җавап бирү. Сүзлек, дәреслек белән эшләү.

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыра алу.

Кайдан? Кая кадәр?сорауларына җавап бирә белү.

21 атна

62.

Билгесез зат, предметны тасвирлау(нидер, кемдер, нәрсәдер).

1

Сүзләрнең синоним парлары.

Сорау-җавап бирү. Сүзлек, дәреслек белән эшләү.

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыра алу.

Кемдер, нәрсәдер алмашлыкларын сөйләмдә куллана белү.

21 атна

63.

“Минем дусларым”темасында ЛГМ.Тест.

1

“Минем дусларым”темасына караган төземәләр.

Тест биремнәрен эшләү.

Үз фикереңне дәлилли белү.

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

21 атна

Дүрт аяклы дусларыбыз (8 сәгать)

64.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

1

Хәзерге заман хикәя фигыль нең юклык формасы

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын сөйләмдә куллану

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыра алу.

Танып белү УУГ:

иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау, объектларны чагыштыру, классифи кацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив УУГ: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү, мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Регулятив УУГ: уку эшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү, укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Дүрт аяклы дусларны сурәтли белү.

22 атна

65.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

1

Хәзерге заман хикәя фигыль нең юклык формасы

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын сөйләмдә куллану

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыра алу.

Дүрт аяклы дусларны сурәтли белү.

22 атна

66.

Уйныйсы килә төзелмәсе. Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

1

Хәзерге заман хикәя фигыль нең юклык формасы.

Уйныйсы килә төзелмәсен сөйләмдә куллану

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыра алу.

Уйныйсы килә төзелмәсен сөйләмдә куллана белү..

22 атна

67.

Исемнәрдә –сыз/-сез аффикслары. Күчереп язу.

1

Исемнәрдә –сыз/-сез аффикслары.

Текстны күчереп язу.

Күнегүләр эшләү.

Таблица белән эшләү.

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыра алу.

Исемнәрдә –сыз/-сез аффиксларын кулланып сөйләшә белү.

23 атна

68.

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыль.

1

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыль.

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыль не сөйләмдә куллану

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә форм-ра алу.

Дүрт аяклы дустың турында сөйли белү.

23 атна

69.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

1

Хәзерге заман хикәя фигыль нең юклык формасы.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын сөйләмдә куллану

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыра алу.

Геройларның характер сыйфатларын тасвирлый белү.

23 атна

70.

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары.

1

Буе сүзенең ю.к., ч.к., у.в.килешләрендә төрләнүе.

Сорау-җавап бирү. Сүзлек, дәреслек белән эшләү.

Төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыра алу.

Кая? Кайда? Кайдан? сораула рын куллана, аңа җавап бирә белү.

24 атна

71.

“Дүрт аяклы дусларыбыз” темасында ЛГМ

1

“Дүрт аяклы дусларыбыз” темасына караган төзелмәләр.

Сорау-җавап бирү. Сүзлек, дәреслек белән эшләү.

Үз фикереңне дәлилли белү.

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

24 атна

Яз килә ( 6 сәгать)

72.

Яз билгеләре. Чөнки теркәгече

1

Чөнки теркәгечен җөмләдә куллану.

Сорау-җавап бирү. Сүзлек, дәреслек белән эшләү.

Туган як табигатенә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләү

Танып белү УУГ: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау, классифика цияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив УУГ: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү,

Регулятив УУГ: уку эшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен кон трольгә ала белү, укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Яз билгеләрен сөйли белү.

24 атна

73.

Язгы бәйрәмнәр. Хикәя фигыльнең заман белән төрләнеше.

1

Хикәя фигыльнең заман белән төрләнеше.

Хикәя фигыльне заман белән төрләндерү, сөйләмдә куллану

Туган як табигатенә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләү

Язгы бәйрәмнәр турында сөйли белү.

25 атна

74.

Контроль эш. Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

1

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

Контроль эш эшләү.

Үз фикереңне дәлилли белү.

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

25 атна

75.

Хаталар өстендә эш.Парлы сүзләр. Бир әле, зинһар формалары.

1

Бирегезче, бирегез әле, бирегез, зинһар формалары.

Күнегүләр эшләү Контроль эштә җибәрелгән хаталарны күзәтү һәм төзәтү.

Үз фикереңне дәлилли белү.

Итәгатьле сорый белү.

25 атна

76.

Кушма саннар.

1

Кушма саннар.

Кушма саннарны сөйләмдә куллану

Үз фикереңне дәлилли белү.

Кушма саннарны саный, дөрес яза белү.

26 атна

77.

“Яз килә”темасында ЛГМ.

1

“Яз килә”темасына караган төзелмәләр.

Сорау-җавап бирү. Сүзлек, дәреслек белән эшләү.

Туган як табигатенә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләү

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

26 атна

Минем Ватаным (9 сәгать)

78.

Минем Ватаным-Россия. Татарстанның дәүләт символлары. Кая? Кайда? Кайдан? сораулары.

1

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап

Сорау-җавап бирү. Сүзлек, дәреслек белән эшләү.

Ватаныңны ярату, патриотик хисләр тәрбияләү.

Танып белү УУГ: сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру, объектларны чагыштыру, классификаөияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив УУГ: мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару, әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү, коммуникатив мәсьәләгә таянып, фикерне төгәл итеп җиткерү.

Регулятив УУГ: уку хемәтендә үзеңә максат куя белү, бурычларны билгели белү, укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, укудагы уңышларга, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Татарстанның символларын әйтә, сурәтли белү.

Казан турында сөйли белү. Казанга баруың, анда нәрсәләр күрүен турында әйтә белү.

Россия, Татарстан шәһәрләрен атый, аларны ю.к., и.к., у-в.к-дә сөйләмдә куллану.

26 атна

79.

Татарстанның башкаласы-Казан. Күчереп язу.

1

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап

Текстны күчереп язу.

Күнегүләр эшләү.

Казан турында сөйләү.

Ватаныңны ярату, патриотик хисләр тәрбияләү.

27 атна

80.

Татарстан шәһәрләренең исемнәрен төрле килешләрдә куллану

1

Шәһәр исемнәренең ю.к., ч.к., у-в.к.

Сорау-җавап бирү. Сүзлек, дәреслек белән эшләү.

Ватаныңны ярату, патриотик хисләр тәрбияләү.

27 атна

81.

Татарстан шәһәрләренең исемнәрен төрле килешләрдә куллану

1

Шәһәр исемнәренең ю.к., ч.к., у-в.к.

Сорау-җавап бирү. Сүзлек, дәреслек белән эшләү.

Ватаныңны ярату, патриотик хисләр тәрбияләү.

Татарстан шәһәр ләрен атый, аларны ю.к., и.к., у-в.к-дә сөйләмдә куллану.

27 атна

82.

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары.

1

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап

Сорау-җавап бирү. Сүзлек, дәреслек белән эшләү.

Ватаныңны ярату, патриотик хисләр тәрбияләү.

Кая? Кайда? Кайдан? сораула рын куллана, аңа җавап бирә белү.

28 атна

83.

“Татар язучылары, шагыйрьләре, җырчылары, рәссамнары “темасы буенча ЛГМ.

1

Исемнәрнең зат-санда төрләнеше.

Сорау-җавап бирү. Сүзлек, дәреслек белән эшләү.

Татар язучыларын, шагыйрьләрен җырчыларын, рәссамнарын белү.

Татар язучыларын, шагый рьләрен, җырчы ларын, рәссамнарын атый белү.

28 атна

84.

Мин Казанда яшим. Минем Казаным. БСҮ.

1

Кая? Кайда? Кайдан? сорау ларына җавап

Сорау-җавап бирү. Сүзлек, дәреслек белән эшләү.

Ватаныңны ярату, патриотик хисләр тәрбияләү.

Казанда яшәвең, анда нәрсәләр бар икәнен әйтә белү.

28 атна

85.

Казан-Әлмәттән ерак төзелмәсе.

1

Казан-Әлмәттән ерак төзелмәсе.

Сорау-җавап бирү. Сүзлек, дәреслек белән эшләү.

Ватаныңны ярату, патриотик хисләр тәрбияләү.

Казан-Әлмәттән ерак төзелмәсен сөйләмдә куллана белү.

29 атна

86.

“Минем Ватаным” темасында лексик грамматик матери алны кабатлау. Тест.

1

“Минем Ватаным”темасына караган төзелмәләр.

Тест биремнәрен эшләү.

Ватаныңны ярату, патриотик хисләр тәрбияләү.

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

29 атна

Чәчәкле җәй, ямьле җәй (19 сәгать)

87.

Җәй. Җәй билгеләре. Хәзерге заман хикәя фигыльнең IIIз.к.с. ф.

1

Хәзерге заман хикәя фигыль нең IIIз.к.с. ф.

Сорау-җавап бирү. Сүзлек, дәреслек белән эшләү.

Туган як табигатенә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләү

Танып белү универсаль уку гамәлләре: фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру, эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү,

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү, бурычларны билгели белү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Ел фасылларының билгеләрен әйтә белү.

29 атна

88.

Җәй. Җәй билгеләре. Хәзерге заман хикәя фигыльнең IIIз.к.с. ф.

1

Хәзерге заман хикәя фигыль нең IIIз.к.с. ф.

Башка хезмәт кешеләренә хөрмәт хисе булдыру.

Туган як табигатенә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләү

Ел фасылларының билгеләрен әйтә белү.

30 атна

89.

Җәйге табигать. Сүзлек диктанты.

1

Хәзерге заман хикәя фигыль нең IIIз.к.с. ф.

Сүзлек диктанты язу.

Җәйге табигать турында хикәяләп сөйләү.

Туган як табигатенә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләү

Җәйге табигать турында хикәяләп сөйли белү.

30 атна

90.

Хаталар өстендә эш. Ш.Галиев “Җәйге болында”, “Тәмле җәй” шиг-дә җәй билгеләрен сурәтләүче сүзләр.

1

Хәзерге заман хикәя фигыль нең IIIз.к.с. ф.

Күнегүләр эшләү. Сүзлек диктант

infourok.ru

Нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан календарьтематик план стр. 4

6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан календарь-тематик план

Дәрес темасы

Сәгать саны

Дәрес тибы

Укучыларның дәрестә эшчәнлеге

эш төре

Үзләштерергә яки камилләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Контроль төре

Үткәрелергә тиешле вакыт

Үткәрү вакыты

Яңа уку елы котлы булсын 25(сәг) БСҮ 5 (сәг)

1

Яңа уку елы белән!

1

Бсү

Яңа уку елы белән котлап открытка язу

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра белү, итәгатьле сүзләр -не кабатлау.

Үзең турында хикәя төзергә

2

Җ. Тәрҗеманов

“Якын дус”

1

Сәнгатьле уку дәресе

Шигырьләр уку,ятлау

Укучыларны шигырьне дөрес, сәнгатьле укырга өйрәтү.

Шигырьне ятларга

3

Минем мәктәбем.

1

Бсү

Сүзлекләр белән эш

Әңгәмәдәшең-нең яшәү уры -нын, хәлен со- рый һәм үзең турында хәбәр итә белү.

Мәктәп турында хикәя төзергә

4

Китапка ничә яшь?

1

Уку дәресе (аңлатмалы уку)

Текст белән эш

Тарихи фактлар- га таянып, китап -ның килеп чы- гышы турында тулы мәгълүмат җыю.

Текстның эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә

5

Каюм Насыйри – зур галим.

1

Текст өстендә эшләү дәресе

Текст өстендә дәреслек белән эш

Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, китап һәм башка мәгълүмат чыганаклары белән эшләү.

Текстны сөйләргә өйрәнергә

6

Көндәлек нигә елый?

1

Уку дәресе (аңлатмалы уку)

Хикәя уку,сорауларга җавап бирү

Кире кага һәм раслый белү күнекмәләрен булдыру.

Хикәяне сәнгатьле укырга өйрәнергә

7

Гөлшат Зәйнашева иҗаты.

“Бер атнада ничә көн?”

1

Текст өстендә эшләү дәресе

Сәнгатьле уку

Атна көннәрен сөйләмдә куллана белү.

Шигырьне ятларга

8

Әкият-пьеса

“Гатаның хатасы”.

1

Уку дәресе (аңлатмалы уку)

Текст өстендә эш

Әкиятнең мәгънәви ягын табарга өйрәтү.

Рольләргә бүлеп, сәнгатьле укырга өйрәнергә

9

Әкият-пьеса

“Гатаның хатасы” (дәвамы)

1

Уку дәресе (аңлатмалы уку)

Әкият уку ,эчтәлек сөйләү

Кире кага һәм раслый белү.

10

“Минем яраткан китабым”

хикәя төзү

1

Бсү

Хикәяне уйлап ,татар телендә дөрес итеп язу

Өйрәнелгән сүзләрне кулла -нып, хикәя төзи белү күнекмәлә -рен ныгыту.

Хикәяне сөйләргә өйрәнергә

11

“Алсу”

хикәясе.

1

Уку дәресе (аңлатмалы уку)

Хикәя өстендә эш

Укучыларның фикерләү сәлә- тен үстерү,

сүз- лек байлыгын арттыру

12

Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты.

1

Текст өстендә эшләү дәресе

Биография өйрәнү

Фикерне дөрес һәм төгәл итеп әйтә белү

күнек- мәләре булдыру.

А.Алишның биографиясен сөйләргә өйрәнергә

13

А. Алиш “Әни ялга киткәч” хикәясе.

1

Уку дәресе (аңлатмалы уку)

Уку,сорауларга җавап бирү

Текстны аңлап уку алымнарын өйрәнү.

Хикәяне сәнгатьле укырга өйрәнергә

14

“Әни ялга киткәч”

хикәясен сәхнәләштерү

1

Бсү

Уку,үзгәртеп сөйләү

укучыларның иҗади сәләтләрен, театраль осталыкларын үстерү..

Хикәяне сәнгатьле укырга өйрәнергә

15

А.Алиш “Нечкәбил”

әкияте

1

Кту

Сәнгатьле уку,эчтәлек

Парлап һәм кол- лективта эшләү күнекмәләрен ныгыту

Әкиятне сәнгатьле укырга

16

А.Алиш иҗатын йомгаклау дәресе.

1

Йомгаклау дәресе

Тестлар белән эш

Логик фикерләү күнекмәләрен ныгыту.

А.Алиш иҗаты турында 5 сорау (тест) әзерләп килергә

17

Ф. Яруллин. “Әхмәт” хикәясе.

1

Уку дәресе (аңлатмалы уку)

Хикәя уку

Хикәянең идея-эчтәлеген ачу

Хикәяне сәнгатьле укырга өйрәнергә

18

Әдәби терминнар (герой- ларга характеристика бирү, чагыштыру алымы).

1

Бсү

Характеристика төзеп сөйләү

укучыларны әдәби терминнарны сөйләмнәрендә куллануга өйрәтү.

“Әни ялга киткәч” хикәясендәге ма- лай белән Әхмәтне чагыштыры характерларга

19

Дәрҗия Аппакова. Тормыш юлы һәм иҗаты.

1

Текст өстендә эшләү

Биографиясен өйрәнеп сөйләү

Сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

Д. Аппакова биографиясен сөйләргә

20

Д. Аппакова “Сөяк сап -лы пәке” хикәясе

1

Уку дәресе (аңлатмалы уку)

Тәрҗемә эше

Хикәядә күтәрел -релгән мәсьәлә -ләргә укучылар- ның үз карашын булдыру

Хикәяне сәнгатьле укырга, эчтәлеген сөйләргә

21

Беренче хикәя (дәвамы).

1

Уку дәресе (аңлатмалы уку)

Сәнгатле уку

Укучыларның аңлап, йөгерек укуларына иреш

Хикәяне сөйләргә өйрәнергә

22

Икенче хикәя (дәвамы)

1

Уку дәресе (аңлатмалы уку)

Текст белән эш

Укучыларны текст белән эш- ләү күнекмәлә- рен камилләште

Хикәяне сөйләргә өйрәнергә

23

Өченче хикәя

(дәвамы)

1

Уку дәресе (аңлатмалы уку)

Сөйләргә өйрәтү

Укучыларны

хикәянең план- ын төзергә өйрә- тү һәм план бу -енча әңгәмә

Беренче өлешен сөйләргә өйрәнергә

24

Дүртенче хикәя

(йомгаклау)

1

Уку дәресе (аңлатмалы уку)

Сөйләшү

Укучыларның үз фикерләрен ма- тур һәм ачык итеп әйтә белү- ләренә ирешү.

Хикәяне сөйләргә

25

“Мин – зур ярдәмче” темасын йомгаклау

1

Йомгаклау дәресе

Иҗади эш эшләү

Укучыларның иҗади эшли белүләренә ирешү.

Әтисе сөяк саплы пәкене ни өчен Рөстәмгә бирде? Фикереңне яз

Татарстан – мөстәкыйль дәүләт 9 (сәг) 6 (сәг)

26

“Татарстан”темасы.

Англия кунаклары.

1

Уку дәресе (аңлатмалы уку)

Тест өстендә эш

Текстны анализ -лап укып, мәгъ -лүмат алу бурычын кую.

Хикәяне сәнгатьле укырга

27

“Татарстан – туган җирем” темасына хикәя төзү

1

Бсү

Сөйләм телен үстерү

Укучыларны ту- ган як турында белгәннәренә тая -нып, хикәя төз- ергә һәм дөрес дәлилли белергә өйрәтү.

Хикәяне сөйләргә өйрәнергә

28

Татарстан – мөстәкыйль дәүләт

1

Сөйләм телен үстерү дәресе

Уку,сорауларга җавап бирү

Күпдәлилле фи -керләү тибын- дагы текстка үз өстәмәләрен кер- теп, әңгәмә үткәрү.

Чит илдән килгән кунакларга Татарстан турында сөләргә әзерләнергә

29

Мин яратам сине, Татарстан!

1

Сәнгатьле уку

Укучыларның аңлап, йөгерек укуларына иреш.

Шигырьне ятларга

30

М.Ш.Шәймиев-Татарстанның беренче Президенты

1

Сөйләм телен үстерү дәре- се (диалог, монолог)

Текст белән эш

Укучыларның күзаллауларын киңәйтү.

Текстны сөйләргә

31

Казан – Татарстанның башкаласы.

1

Уку дәресе

Дәреслек белән эш

Укучыларның әдәби сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

Хикәяне сәнгатьле укырга

32

Йомгаклау дәресе

(Татарстан – туган җирем)

1

Иомгаклау дәресе

Рәсемнәр буенча эшләү

Сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

106 нчы бит 9 нчы күнегү сораулары- на телдән җавап

33

Диалоглар уку һәм төзү.

1

Бсү

Сөйләшү

Сорау-җаваплар- ны ситуациягә туры китереп куя белү.

Тема буенча 5 сорау (тест) әзерләп килергә

34

Мөстәкыйль эш. Тест.

(Татарстан темасы)

1

Мөстәкыйль эш дәресе

Тестлар белән эш

Татарстан темасын йомгаклау.

“Казан-Татарстан ның башкаласы” – хикәя әзерләргә

Әдәбият-сәнгать дөньясында. 7 (сәг) 2 (сәг)

35

Казан театрлары.

1

Текст өстендә эшләү

Тестны уку,тәрҗемә итү

Казан шәһәрендә -ге театрлар ту - рында мәгълү -мат биреп, уку -чыларны яңа белемнәр белән коралландыру.

Татар академия театры турында сөйләргә әзерләнергә

36

Татар композиторлары.

Салих Сәйдәшев.

1

Текст өстендә эшләү

Биография сөйләргә өйрәтү

Дөрес уку күнекмәләрен үстерү

Текстны сөйләргә

37

“Яшь туристлар”

җыры.

1

Текст өстендә эшләү

Җыр өйрәнү

Җыр текстын матур, сәнгатьле укуга ирешү.

Җырны ятларга

38

Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты.

1

Текст өстендә эшләү

Аңлатмалы уку

Фикерләү күнекмәләрен үстерү

Шагыйрь биографиясен сөйләргә өйрәнергә

39

“Суык бабай” шигыре

1

Сәнгатьле уку дәресе

Уку,тәрҗемә итү

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Шигырьне ятларга

40

Бәйрәмнәр.

1

Бсү

сөйләшү

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

116 нчы биттәге диалогларны ятларга

41

Афишалар төзү.

“Әдәбият-сәнгать дөньясында”

темасын йомгаклау.

1

Бсү

Тестлар җелән эш

Сөйләм телен үстерү.

Лаеш районыннан чыккан бер сәнгать вәкиле турында сөйләргә

Иптәшең үзеңнән яхшы булсын 12 (сәг) 2 (сәг)

42

Иптәшең үзеңнән яхшы булсын.

1

Бсү

Диалоглар төзү

Дусларың белән таныштыра белү күнекмәләрен булдыру.

“Безнең дуслык” дигән темага кечкенә сочинение язарга

43

“Чын дуслар”хикәясе. (Кадерле редакция)

1

Текст өстендә эшләү дәресе

Редакиягә хат язу

Укучыларның аңлап укуларына ирешү, күтәрел- гән мәсьәләләргә үз карашын булдыру.

Хикәяне үзгәртеп төзергә

44

“Яңа чана” хикәясе.

1

Текст өстен- дә эшләү дәресе

Уку,сорауларга җавап бирү

Йөгерек укуны камилләштерү.

Хикәяне сөйләргә

45

“Сашаның дуслары”хикәясе.

1

Текст өстен- дә эшләү дәресе

Дәреслек белән эш

Матур, дөрес итеп уку.

Хикәяне укырга

45

“Сашаның дуслары”хикәясе буенча әңгәмә-дәрес.

1

Дәрес-әңгәмә

Сорауларга җавап бирү

Диалогик-моно- логик сөйләмне камилләштерү.

Хикәяне сөйләргә

47

“Кинога барганда”

хикәясе.

Текст өстен- дә эшләү дәресе

Дәреслек белән эш

Хикәянең төп фикерен табып, бәя бирү ысул -лары формалаш-

Хикәяне сәнгатьле укырга

48

“Кинога барганда”

хикәясе

(дәвамы)

1

Текст өстен- дә эшләү дәресе

Хикәяне уку

Хикәядәге герой -ның эш-гамәллә -ре аша үз-үзеңә бәя бирә белергә өйрәнү.

Хикәянең эчтәлеген сөйләргә

49

Диалогик-монологик сөйләм. 116 нчы дәрес

1

Бсү

Диалоглар сөйләү дәресе

Диалогик-монологик сөйләмне камилләштер Туган көн – күңелле бәйрәм.ү.

“Чын дуслык нин- ди була?” –темасы -на хикәя язарга, узылган текстлар- дан файдаланырга

50

“Туган көн”җыры.

1

Сәнгатьле уку дәресе

Җырлар тыңлау

Әңгәмәдәшеңне туган көнгә чакыра, туган көн белән котлау күнекмәләрен үстерү.

Җырның сүзләрен ятларга

51

Ш.Галиевның тормыш юлы һәм иҗаты.

1

Текст өстен- дә эшләү дәресе

Аңлатмалы уку

Аңлап уку күнекмәләрен булдыру

Ш.Галиевның биографиясен сөйләргә

52

“Кунаклар” шигыре.

1

Сәнгатьле уку дәресе

Шигырьләрне сәнгатле уку

Татар халкының милли ризык- ларының исем- нәрен атап, сөйләмгә кертү.

Шигырьне ятларга

53

Мәзәкләр.

Уеннар

1

Текст өстен- дә эшләү дәресе

Мәзәкләр табып килеп сөйләү

Мәзәкләрнең

эчтәлеген аңларга ирешү, төркемнәрдә уеннар уйнау.

Мәзәкләрнең берсен сөйләргә

Дүрт аяклы дусларыбыз. 17(сәг) 6 (сәг)

54

“Юлдаш – авыл эте”

хикәясе.

1

Текст өстен- дә эшләү дәресе

Текст өстендә эш

Укучыларны дөрес, сәнгатьле укырга өйрәтү.

Хикәяне сәнгатьле укырга

55

“Юлдаш – авыл эте”

хикәясе буенча диалог –лар төзү.

1

Бсү

Диалогик сөйләм

Диалогик-монологик сөйләм үстерү.

Үзегез төзегзн бер диалогны ятларга

56

“Авыл эте Акбай” пьесасы.

1

Текст өстен- дә эшләү дәресе

Дәреслек белән эш

Хикәяне роль -ләргә бүлеп, сәнгатьле уку.

Өзекне сәнгатьле укырга

57

“Авыл эте Акбай” пьесасы (дәвамы)

1

Текст өстен- дә эшләү дәресе

Аңлатмалы уку

Хикәяне рольләргә бүлеп, аңлап уку.

Бүлекнең эчтәлеген сөйләргә

58

Хат язу күнекмәләрен үстерү.

1

Бсү

Хат язарга өйрәнү

Сүзләрне тематик берләштерә белү.

Әбигә хат язарга

59

Этләр – сугышта!

1

Текст өстен- дә эшләү дәресе

Текст белән эш

Оператив хәтер эшчәнлегенә бәйле сәләтләрне үстерү.

Этләр турында кызыклы мәгълүмат әзерләргә

60

Р. Вәлиева

“Рәхәт безнең Акбайга”

1

Сәнгатьле уку дәресе

Шигырь уку,ятлау

Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.

Шигырьне ятларга

61

“Авыл эте Акбай” пьесасын сәхнәләштерү.

1

Бсү

Рәсемнәр буенча эш

Театраль осталыкларын, фикерләү сәләтләрен үстерү.

Песиегез турында сөйләгез

62

“Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” 146 нчы дәрес

1

Текст өстен- дә эшләү дәресе

Дәреслек белән эш

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Хикәянең эчтәлеген сөйләргә

63

Гата Камский – атаклы шахматчы.

1

Текст өстен- дә эшләү дәресе

Аңлатмалы уку

Туган якның күренекле шәхесләре белән танышу.

Гата Камскийй турында сөйләргә өйрәнегез

64

“Мин – балыкчы” шигыре

1

Сәнгатьле уку дәресе

Сәнгатьле уку

Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.

Шигырьне ятларга

65

“Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” темасын йомгаклау.

1

Бсү

сөйләшү

Сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

Атаклы спорт мас- терлары турында мәгълүмат тупла

66

“Фәндүс, Илдус һәм Фирдүснең урманга сәяхәте” хикәясе.

1

Текст өстен- дә эшләү дәресе

Хикәя өстендә эш

Лексиканы сөйләмдә активлаштыру

Текстны сәнгатьле укырга

67

Юл йөрү кагыйдәләре

1

Бсү

Уку ятлау,уйнау

Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү

Юл йөрү кагыйдәләрен ятларга

68

“Настя” хикәясе.

1

Текст өстен- дә эшләү дәресе

Кагыйдәләр ятлау

Хикәяне сәнгатьле укырга

69

“Олегның эте Бим”

1

Текст өстен- дә эшләү дәресе

Текст белән эш

Юл йөрү кагый -дәләрен аңлаула- рына ирешү.

Текстны сөйләргә

70

“Кызыл. яшел, сары” юл йөрү кагыйдәләрен үтәү турында сөйләшү

Йомгаклау дәресе

1

Бсү

Рәсемнәр ясау

Юл йөрү кагый -дәләрен аңлаула- рына ирешү.

“Кызыл. яшел, сары” -хикәя язып килергә

uchebana5.ru

Татар әдәбияты, 7нче сыйныф(рус төркеме). Тема: Бәйрәмнәрегез котлы булсын! (план)

Фирдинә Ишметова,Яшел Үзән шәһәре 4нче гомуми урта белем бирү мәктәбе укытучысы.

Татар әдәбияты,7нче сыйныф(рус төркеме).

Тема:Бәйрәмнәрегез котлы булсын!

Максат.Дөрес һәм аңлап уку күнекмәләрен,логик фикерләү сәләтен үстерү,укучыларның сөйләм телен баету,иҗат эшчәнлеген үстерү. Татар халкының бәйрәм-йолаларына мәхәббәт тәрбияләү,әдәп тәрбиясен өйрәтү.

Материал:Татарча да яхшы бел,Р.Р.Нигъмәтуллина,К.,М.,2007.

Җиһазлау:Аудиоязма,карточкалар,рәсемнәр,компьютер;слайдларда:фонетик күнегү,бәйрәмнәргә кагылышлы рәсемнәр,терәк сүзләр,тест,милли ризыклар,”Нардуган”бәйрәме турында текст,кроссворд

Дәреснең формасы:Дәрес-әңгәмә.

Дәреснең төре: Сөйләм үстерү дәресе

Дәреснең барышы

1.Оештыру өлеше.

УК.Кәефләрегез ничек?Ял көннәрегез ничек үтте?Балалар сез бәйрәмнәрне яратасызмы?Яңа елны көтәсезме?Кайда үткәрергә җыенасыз?

2.Фонетик күнегү.Татар теленә генә хас авазларны искә төшерү.Аудиоязманы тыңлап ,кабатлау.

-гаилә,бәйрәм көн, табын,шәһәр,савыт-саба,күңел ачу,җиләк-җимеш,бүләк.-(сүзләрне тиешле хәрефләрне куеп уку)

-кайсы сүз артык?(шәһәр)

-тема итеп нинди сүзне билгеләр идегез?(бәйрәм көн)

3.Яңа белем күнекмәләр.

Ук.Балалар,без дә дәрес башында Яңа ел бәйрәме турында сөйләшкән идек?Сез тагын нинди бәйрәмнәрне беләсез?(Туган көн,әниләр бәйрәме,Яңа ел,Корбан бәйрәме) Ә мәктәптә без сезнең белән нинди бәйрәмнәр үткәрәбез? (“Сөмбелә”,”Нәүрүз”, ”Әкиятләр кичәсе”,”Йолдыз сәгате” ,КВН һ.б)Укучылар, без дә бүген сезнең белән бәйрәмнәр турында сөйләшербез.Безнең бүгенге дәресебезнең темасы ”Бәйрәмнәрегез котлы булсын “дип атала.

б)Фонетик күнегүдәге сүзләрне кулланып рәсем буенча җөмләләр төзү.

Ук.Укучылар,фонетик күнегүдәге сүзләрне тагын бер кат укып чыгыгыз . Хәзер шуларга нигезләнеп, шушы рәсем өстендә җөмләләр төзеп карарбыз. Ничек уйлыйсыз, рәсемдә нинди бәйрәм турында сүз бара ?(җөмләләр тыңлана)

Ук.Бүген без сезнең белән тагын бер бәйрәм белән танышырбыз һәм төрки халыкларның, шул исәптән татар халкының яраткан бәйрәме турында текст тыңлап китәрбез.Текстны тыңлар алдыннан,түбәндәге сүзләрне карап китик.

в)Терәк сүзләр белән танышу.

-төрки халыклар

-декабрь ахырыннан

-борынгыдан килгән

-нар сүзе

-чуваш халкы

-йөзләрен яшереп

--бер-берсен

-такмаклар әйтәләр (бергәләп уку ,аңламаган сүзләрен сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итү)

в)Язмада “Нардуган бәйрәме турында текст тыңлау.

Ук.Текстны тыңлагыз.Сүз нинди бәйрәм турында бара?Балалар,ә хәзер дәреслекләребезнең 80 нче битен ачып,15 нче биремне карыйбыз.(биремне уку)

д)Дәреслек өстендә эш.

80 нче бит,15 бирем”Нардуган”текстын дәреслектән уку

Физпауза.

Бәйрәм көнне бакалар

Баталар да, калкалар,

Баталар да, калкалар.

Физзарядка ясарга дип,

Бер урынга басалар.

Алга да иеләләр,

Артка да бөгеләләр,

Уңга да борылалар,

Сулга да борылалар.

Кул чәбәкләп алалар,

Аннары утыралар.

Диалогик сөйләмне үстерү.

Ук.Укучылар,бакалар бәйрәм итә торсыннар,ә без дәресебезне дәвам итәбез.Хәзер тыңланган текстка сораулар төзеп карыйк,парлап эшлибез.

(Тыңланган текстка сораулар төзү,дәреслек өстендә парларда эш)

5.Ныгыту.

Ук.Балалар,сезнең барыгызга да текст аңлашылдымы?Бик яхшы.Хәзер шушы биремнәргә җаваплар уйлап карарбыз.

А)Дәреслекне ябып , ситуатив күнегүләр буенча сөйләм төзү.

-Сообщи другу о том:-что “Нардуган”продолжается до 5 го января.

-Вырази своё мнение:-праздновали ли предки татар этот праздник?

-Согласен ли ты:-что праздник Нардуган проводится зимой?

-Вернувшись домой расскажи маме:как проводится этот праздник?

-Представь:-что завтра праздник “Нардуган”,поздравь учительницу с праздником.

-Завтра в школе праздник”Нардуган”:-пригласи друга на праздник..

Ук.Әйе балалар,бәйрәмгә кунакка баралар,кунаклар да чакыралар.Сез бәйрәмдә кунакны каршы алырга ничек хәзерләнәсез ?(Табын хәзерлибез,өйләрне чиста,матур итеп җыябыз,матур киемнәр киябез,тәмле ризыклар пешерәбез)Татар халкында кунакны нинди милли ризыклар белән сыйлыйлар?(Кош теле,бавырсак,сумса,бәлеш,чәкчәк,өчпочмак,гөбәдия)

Ук.Укучылар,безнең дәресебездә дә кадерле кунаклар бар бит.Әйдәгез ,аларга бергәләп табын хәзерлибез.Әгәр шушы биремне үтәсәк, алар канәгать булырлар дип ышанасы килә.

В)Рәсемнәрне сүзләр белән алыштырып шигырь уку.

Ук.Бәйрәм итү,кунакка бару , бик күңелле,шулай бит .Ә сез кунакта үзегезне ничек тотасыз?Хәзер без сезнең белән бер тест эшләп китәрбез.(Экранда сораулар яктыртылып барыла,укытучы укый)

1.Кунакка кайчан барырга ярый?

а)рөхсәтсез,чакырусыз

б)алдан сөйләшеп ,килешеп

в)кайчан телисең ,шунда

2.Кунакка сәгать ничәгә барырга?

А)хуҗалар сәгать ничәгә чакырса,шул вакытка

Б)иртәрәк яки соңга калып

В)кайчан телисең,шунда

3.Өйгә ничек керергә кирәк?

А)звонокка басып яки ишек шакып

Б)шаулап,кычкырып

В)ишеккә аяк белән тибеп

4.Гадәттә ,алдан кемнәр керә?

А)кызлар

Б)малайлар

В)барысы да бергә

5.Кунаклар кем белән исәнләшәләр?

А)дуслары яки сыйныфташлары белән

Б)хуҗаларның барсы белән дә

В)беркем белән дә исәнләшмиләр

6.Киемнәрне кая куярга?

А)диванга ташларга

Б)элгечкә элергә

В)кая телисең шунда ташларга

7.Табын янына кайчан утырырга мөмкин?

А)хуҗалар рөхсәте белән генә.

Б)кем кайчан тели,шунда

В)иң беренче булып

8.Кунакта күпме вакыт булырга мөмкин?

А)бик озак булырга ярамый

Б)күпме телисең ,шулкадәр

В)башка кунаклар кебек.

9.Нинди уеннар уйнарга ярый?

А)Хуҗа нинди уеннар әзерләгән,шуларны

Б)йөгереп,сикереп уйнарга

В)нинди уеннар телисең,шуларны.

Ук.Барлык сорауларга да җаваплпрыгыз әзерме?Хәзер бергәләп тыңлап китәрбез.Рәхмәт балалар,сезнең белән кунакка барырга була икән.Ә кунак чакырырга...? Бәйрәмгә кунак чакыру,сыйлау үзе бер хөрмәт,ләкин аның күңелен дә күрә белергә кирәк.Балалар,әйтегез әле, кунакның күңелен ничек ачалар?(Төрле җырлар,уеннар хәзерлиләр,караокэ җырлыйлар)

Без дә хәзер татарларның бәйрәмнәрдә бик яратып уйналган”Йөзек салыш”уенын уйнап китәрбез.

В)Йөзек салыш уены.(Саналмыш санау)

Әке-бәке,кыек сәке,эремчек.

Син кал,бу чык.

(Чыккан укучы йөзек сала,йөзекле укучыны белеп тотсалар,җәза бирелә.”Яратыгыз”дигән җыр башкарыла)

6.Йомгаклау. Ук.Балалар,бүген без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек?Нинди бәйрәмдә булдык?Хәзер үзләштергән белемнәребезне тикшереп ,кроссворд чишеп китәрбез.

А)Кроссворд чишү.(“Нардуган”сүзе килеп чыга.)

гыйнвар

нар

төрки

декабрь

кояш туган

өйдән-өйгә

такмак

Нартаван

1.”Нардуган” бәйрәме кайсы айга кадәр дәвам итә?

2.Кояш сүзен төрки халыклар ничек дип атыйлар?

3.”Нардуган “кайсы халыкларның бәйрәме?

4.Ул кайсы айда башлана?

5.Яңа ел нәрсә туган көнне башлана?

6.Бу бәйрәмдә кешеләр кая йөриләр?

7.Нәрсәләр әйтәләр?

8.Чуваш халкы Яңа ел бәйрәмен ничек дип атый?

Димәк ,без сезнең белән нинди бәйрәмгә хәзерләндек?

Балалар,сезгә “Нардуган “бәйрәме ошадымы? Кем безгә шушы бәйрәм турында сөйләп бирергә тели?

Б)Монологик сөйләм үстерү.(Кроссвордтагы сүзләрне файдаланып рәсем буенча сөйләм төзү.)

Өй эше.

Ук.-Әйе,балалар,бәйрәмнәр барыбызга да бик кирәк.Барлык бәйрәмнәр дә, бик күңелле,ямьле.Шуңа да карамастан ,һәркемнең үзе яраткан бәйрәме бар.Сез дә өйдә ”Минем яраткан бәйрәмем”темасына хикәя төзеп килерсез, көндәлегезгә язып куегыз.

Нәтиҗә:билге кую.

infourok.ru

Исем” темасы буенча белемнәрне кабатлау буенча биремнәр

“Исем” темасы буенча белемнәрне кабатлау буенча биремнәр

(рус мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен)

Максат:

- Исем, лексик мәгънәсе, грамматик категорияләре, ясалышы, синтаксик функциясе турында белемнәрне ныгыту һәм системага салу.

- Текст буенча фикер алышу, бирелгән темага сөйләм үстерү.

Эшләү өчен текст бирелә. Биремнәр исемнәр буенча гына алына.

***

1)Менә көз җитте. 2)Укулар башланды.

3)Ефәк шарфлы апа безнең мәктәптә рус теле укыта. 4)Аны бик яраталар.

5)Аның ире очучы икән. 6)Менә хәзер ул ут эчендә фашистларны кырып йөри. 7)Ә Анна Сергеевна гомердә күз алдына китермәгән татар авылында балалар укыта. 8)Аңа бик еш хатлар килә. 9)Андый көннәрдә ул бик шат күренә. 10)Ә кайчакта уйчанланып китә. 11)Кич, эштән бушаган арада, улы белән урамда йөри, чишмә буйларына төшә.

12)Әллә күршедә генә торганга, әллә улы минем сеңлем белән дуслашканга, Анна Сергеевна мине дә яратты. 13)Мәктәптә очраганда, ул минем белән сөйләшергә тырыша. 14)Мин тартынам, рәтләп русча да белмим бит. 15)Җитмәсә тагын тотлыгам.

16)Беркөнне ул мәктәптән минем белән бергә кайтты, юлда кызык нәрсәләр турында сөйләде. 17)Мин шуны аңладым: әгәр тырышсам, мин тотлыгуымны бетерә алам икән.

18)Шул сөйләшүдән соң, ул көн саен мине үзләренә чакыра, бер үк сүзләрне кабатлата башлады. 19)Язга таба минем сөйләшүемдәге җиңеллекне мин үзем генә түгел, якыннарым да сизә башлады.

20)Уку елы тәмамланды. 21)Берничә көн узгач, авылга авыр хәбәр килде: Петяның әтисе һава сугышыннан соң кире кайтмаган. 22)Бу хәбәрдән соң апа бер атна авырып ятты, төсе качты. 23)Ә беркөнне минем укытучы апам кинәт юкка чыкты. 24)Аның кая киткәнен беркем дә белми калды.

25)Күп еллар үтте. 26)Анна Сергеевна укыткан балалар, үсеп, күптән инде төрле өлкәләрдә илебезгә хезмәт итәләр. 27)Ләкин күңел түренә кереп урнашкан укытучыны беребез дә онытмады.

(Г.Бакиров)

Биремнәр.

  1. Тексттан ялгызлык исеме кулланылган җөмләләрнең саннарын язарга.
  2. 19-24 нче җөмләләрдән ясалма исемнәрне язып алыгыз.
  3. 6-11 нче җөмләләрдән урын-вакыт килешендәге исемнәрне языгыз, саннарын билгеләгез.
  4. 20-27 нче җөмләләрдән тартым белән төрләнгән исемнәрне язып алыгыз, затларын, килешләрен билгеләгез.
  5. Калын хәрефләр белән бирелгән исемнәрне төзелеше ягыннан тикшерегез.
  6. 7 нче җөмләдәге исемнәргә морфологик-синтаксик анализ ясагыз.
  7. Тексттан рус алынмалары кергән җөмләләрне арта бару тәртибендә языгыз.
  8. 23 нче җөмләдәге аерып бирелгән исемгә фонетик анализ ясагыз.
  9. 5-11 нче җөмләләрдән иясе III зат берлек сан тартымлы исем белән белдерелгән исемне табыгыз.
  10. Төшем килешендә кулланылган исемнәр булган җөмләләрне арта бару тәртибендә языгыз.

“Исем” темасын йомгаклау өчен тестлар.

1.Тел белеменең сүз төркемнәрен өйрәнә торган фәне:

а) фонетика

ә) морфология

б) синтаксис

2. Мөстәкыйль сүз төркемнәре:

а) сөйләмдә тойгы белдерүгә булышлык итә торган ярдәмче чаралар

ә) мөстәкыйль сүзләргә ияреп кулланыла торган сүзләр

б) телдә аерым кулланылышта йөри торган тулы мәгънәле лексик берәмлекләр

3. Исем нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен

ә) билгенең билгесен

б) предметны

4. Кем? соравы кайсы очракта бирелә?

а) барлык җанлы әйберләргә

ә) кешеләргә

б) кешеләргә һәм хайваннарга

5. Ялгызлык исемнәре дип нинди исемнәр атала?

а) төрдәш предметларның һәм затларның берсенә генә бирелә

ә) төрдәш предметларның барысы өчен дә уртак атамалар

б) географик атамалар

6. Ясагыч кушымча ялганып ясалган исем

а) кушма исем дип атала

ә) ясалма исем дип атала

б) парлы исем дип атала

7. Алмагач ясалышы буенча нинди исем?

а) тамыр

ә) ясалма

б) кушма

8. Берлек санның күрсәткече

а) –нар/-нәр

ә) –лар/-ләр

б) дөрес җавап бирелмәгән

9. Татар телендә ничә килеш бар?

а) алты

ә) биш

б) җиде

10. – лары/ -ләре исемнәрдә нинди кушымча?

а) Иялек килеш кушымчасы

ә) 3 зат күплек сан тартым кушымчасы

б) Баш килеш кушымчасы

11. Авылыңның исеменә нинди кушымчалар ялганган?

а) 2 зат тартым һәм иялек килеше кушымчалары

ә) 1 зат тартым һәм иялек килеше кушымчалары

б) 2 зат тартым һәм төшем килеше кушымчалары

12.Предметны белдерүче сүз төркеме:

а) исем;

ә) сыйфат;

б) фигыль;

13.Исем түбәндәге сорауларга җавап бирә:

а) нишли? нишләде?

ә) нинди? кайсы?

б) кем? нәрсә?

14.Ялгызлык исемнәрен тап.

а) урман, агач;

ә) китап, дәфтәр;

б) Мәскәү, Идел;

15.Ясалма исем:

а) килеш кушымчасы ярдәмендә ясала;

ә) сүз ясагыч кушымча ярдәмендә ясала;

б) тартым кушымчасы ярдәмендә ясала;

16.Тезмә исемнәр:

а) бер тамырдан тора;

ә) биш тамырдан ясала;

б) ике яки өч тамырдан ясала;

17.Ике тамырдан ясалып, сызыкча аша язылучы сүз:

а) парлы;

ә) кушымча;

б) тезмә;

18.Иялек килешендәге сүзне тап:

а) агачка;

ә) урманны;

б) китапның;

19.Исемнәр җөмләдә:

а) ия, тәмамлык;

ә) хәбәр, аергыч;

б) ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл булып килә.

20.Предметның кайсы затка караганлыгы нинди кушымчалар белән белдерелә:

а) килеш кушымчалары;

ә) тартым кушымчалары;

б) сүз ясагыч кушымчалар;

Өй эше.

Тексттан файдаланып, укытучыларыгыз турында языгыз. Аларның нинди сыйфатлары сездә соклану уята?

Фигыль төркемчәләрен кабатлау буенча биремнәр

(рус мәктәбенең 7 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен)

Максат:

- Фигыль төркемчәләре буенча белемнәрне ныгыту һәм системага салу.

- Табигатьне саклау турында фикер алышу, бирелгән темага сөйләм үстерү.

Эшләү өчен текст бирелә. Биремнәр фигыльләр буенча гына алына.

(1) Зәй буендагы ялгыз шомырт төбенә палаткабызны корып, җәен бик күңелле ял иткән идек без. (2) Мин кармак салып утырам, улым чикерткәләр куа, зәңгәр-кызыл тубын чөеп уйный, кошлар белән нидер сөйләшә, арыгач, шомыртның күләгәсенә ятып йоклый.

(3) Шул көннәрдән бирле шомырт якын дустыбызга әйләнде, һәм без улым белән һәр яз шомыртыбызның хәлен белергә бара торган булдык.

(4) Шомырт безне бик куанып каршылый, нәни яфраклы ботакларын селкетеп, безне сәламли.

(5) Быел шомыртыбызның яфрак ярган шатлыгын уртаклашырга бара алмадык. (6) Шунлыктан аның мул чәчәкле хуш исле бәйрәменә вакытында барып җитәргә ашыктык.

(7) Шатлыгын уртаклашырга дип килсәк тә, шомыртның бик моңаеп утырганын күрдек без. (8) Дустыбызның бәйрәменә соңга калдыкмы? (9) Әнә бит, инде чәчәк таҗларын коеп бетерә язган ул.

(10) Килеп җитүгә, дустыбыз каршында башларыбызны иеп, сүзсез калдык. (11) Юк, чәчәкләрен коймаган шомырт, аны талаганнар. (12) Ботагы белән сындырып алып, кул җитәрдәй бөтен чәчәкләрен урлап киткәннәр. (13) Урлар чәчәк калмагач, кайсыдыр тагын да өскәрәк үрмәләгән һәм шомыртның бер ботагын сындырып ук төшергән. (14) Ул каерылган ботак җиргә үк салынып төшкән, яфраклары йөзләрен җыерганнар. (15) Тал-тирәк арасында ниндидер кошлар моңсу гына сайрый, бөтен Зәй буе моңсуланып калган иде. (16) Акрын гына шомыртыбыз янына атладык.

(17) - Шомырт... елый, - диде улым, агачның һәр ботагында җемелдәгән тамчыларга карап, үзенең дә күзләреннән чыккан күз яшьләрен сөрткәләп алды.

(18) Әйе, елый иде шомырт...(Р.Төхфәтуллин)

Биремнәр:

1. 5-14 нче җөмләләрдән юклыкта килгән фигыльләрне табып, күчереп языгыз, төркемчәләрен билгеләгез.

2. Текстта ярдәмче фигыльләр кайсы җөмләләрдә кулланылган?

3. 1-11 нче җөмләләрдән хәл фигыльләр кулланылганнарын арта бару тәртибендә языгыз.

4. 2-3 нче җөмләләрдән затланышлы фигыльләрне табыгыз, аларның заманын һәм зат-санын билгеләгез.

5.Аерып бирелгән сүзләрне тамыр һәм кушымчаларга таркатыгыз, ясалыш ысулын билгеләгез.

6.Тексттан юнәлеш белән төрләнгән фигыльләрне язып алырга.

7.Тексттан инфинитивларны табып язарга.

8. 14 нче җөмләдән фигыльләрне табып, морфологик анализ ясарга. Фигыль темасын йомгаклау өчен тестлар. 1. Укырга, язарга, сөйләргә фигыльләренең төркемчәсен күрсәтегез.

а) хәл фигыль;

ә) исем фигыль;

б) инфинитив;

в) хикәя фигыль.

2. Җөмләдә аерып бирелгән фигыльләрнең төркемчәсен дөрес билгеләгез.

Иң элек уйла, аннан соң эшлә.

а) боерык фигыль;

ә) шарт фигыль;

б) хикәя фигыль;

в) хәл фигыль.

3. Затланышлы фигыльләр - ...

а) хәл, боерык, сыйфат фигыльләр;

ә) хикәя, боерык, шарт фигыльләр;

б) исем, хикәя, хәл фигыльләр;

в) инфинитив, сыйфат, шарт фигыльләр.

4. Татар телендә ничә фигыль юнәлеше бар?

а) 4;

ә) 5;

б) 6;

в) 3.

5. Аерып бирелгән фигыльнең төркемчәсен билгеләгез.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый.

а) исем фигыль;

ә) сыйфат фигыль;

б) хикәя фигыль;

в) шарт фигыль.

6. Ясалма фигыльләрне билгеләгез.

а) сана, уйла, шатлан;

ә) язган, яса, сөйлә;

б) менгән, саубуллаш, эшлә;

в) кочакларга, килгән, укы.

7. Фигыль ясагыч кушымчаларны күрсәтегез.

а) –чы/-че; -лык/-лек; -даш/-дәш;

ә) –ла/-лә; -лан/-лән; -ар/-әр; -а/ -ә;

б) –лы/-ле; -сыз/-сез; -гы/-ге;

в) –ча/-чә; -дай/-дәй.

8. Фигыльнең заманын һәм төркемчәсен ачыклагыз.

Яхшылык ташны да эретә.

а) хәзерге заман хикәя фигыль;

ә) киләчәк заман хикәя фигыль;

б) үткән заман сыйфат фигыль;

в) үткән заман хикәя фигыль.

9. Фигыльгә туры килгән билгеләмәне күрсәт:

а) предметны белдерә;

ә) предметның эшен, хәрәкәтен белдерә;

б) предметның билгесен белдерә;

в) эшнең, хәрәкәтнең билгесен белдерә.

10. Баруы, эшләмәве, килүе исем фигыльләре нәрсә белән төрләнгән?

а) зат – сан белән;

ә) килеш белән;

б) тартым белән;

в) төрләнмәгән.

11. Мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленгән фигыльләрне күрсәтегез.

а) кар-лан-ган, баш-ла-н-ды, күр-сә-т-егез;

ә) бар-ды-к, яз-арга, и-шет-мәсен-нәр;

б) шат-ла-н-ган-нар, кил-сен-нәр, бил-ге-лә-гез;

в) сан-а-гыз, яз-ыл-ачак, кадак-ла-мас-ка.

12. Фигыльләр нәрсәләр белән төрләнә?

а) заман белән;

ә) килеш белән;

б) барлык-юклык белән;

в) барлык-юклык, заман, зат-сан, юнәлеш белән.

13. Аерып бирелгән фигыльнең төркемчәсен билгеләгез.

Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны ташлама.

а) шарт фигыль;

ә) хикәя фигыль;

б) кире шарт фигыль;

в) инфинитив.

14. Аерып бирелгән фигыль нинди җөмлә кисәге булып килгән?

Тырышса, ул теләсә нинди мәсьәләне дә чишә.

а) тәмамлык;

ә) шарт хәле;

б) максат хәле;

в) хәбәр.

15. Төшем юнәлеше кушымчаларын билгеләгез.

а) –н, -ын/-ен;

ә) –ыл/-ел, -л;

б) –ш, -ыш/-еш;

в) –дер/-дыр, -тыр/-тер; -т; -ер/-ыр; -р; -кыр/-кер.

16. Ярдәмче фигыльләрне күрсәтегез.

а) кил, бит, инде, барса;

ә) иде, икән, имеш, бул, кыл;

б) бар, юк, мөмкин, ярый, тиеш;

в) тиккә, укый, язып, җибәрү.

17. Кайсы раслау дөрес?

а) татар телендә сыйфат фигыль генә заман белән төрләнә ;

ә) татар телендә барлык фигыльләр дә заман белән төрләнә;

б) татар телендә сыйфат һәм хикәя фигыль генә заман белән төрләнә;

в) татар телендә затланышлы фигыльләр заман белән төрләнә.

18. Хәл фигыльнең IV төрен билгеләгез.

а) көлә-көлә, елмая-елмая, сөйли-сөйли;

ә) кайткач, килгәч, укыгач;

б) күргәнче, укыганчы, кайтканчы;

в) тырышып, карап, күзәтеп.

19. Аерып бирелгән фигыль нинди җөмлә кисәге?

Тәрбияле бала үзенә әзерләгән чәйне әдәпле генә утырып эчәр, икмәкне дә кадерләп кенә ашар.

а) хәбәр;

ә) аергыч;

б) тәмамлык;

в) хәл.

20. Ялгыш билгеләнгән фигыльне күрсәтегез.

а) кайтуын – исем фигыль;

ә) яратырга – боерык фигыль;

б) тырышкач – хәл фигыль;

в) икән – ярдәмче фигыль.

Өй эше.

Әйе, агачлар, үсемлекләр дә тере кешеләр кебек, еларга мөмкиннәр икән. Шомырт... елый, - диде улым, агачның һәр ботагында

җемелдәгән тамчыларга карап, үзенең дә күзләреннән чыккан күз яшьләрен сөрткәләп алды.

Әйе, елый иде шомырт... Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, фикерләрегезне сочинение итеп языгыз.

“Рәвеш” темасы буенча белемнәрне кабатлау буенча биремнәр

(рус мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен)

Максат:

- Рәвеш һәм аның төркемчәләре, ясалышы буенча белемнәрне ныгыту һәм системага салу.

- Әниләргә хөрмәтле, рәхмәтле булу турында фикер алышу, бирелгән темага сөйләм үстерү.

Эшләү өчен текст бирелә. Биремнәр рәвешләр буенча гына алына.

Әни

1)Көзнең пычрак, ямьсез көннәреннән берсе иде. 2)Карт имәннәр, шәрәләнгән гәүдәләрен сыкратып, авыр ыңгырашалар. 3)Имәннәрнең күз яшедәй берән-сәрән сары яфраклары очкалый.

4)Без әни белән урманга корыган ботаклар җыярга килдек. 5)Басу капкасыннан чыккач, кызыл яр кырыенда авыру кешедәй саламга төренеп утырган иске өебезне җылыту өчен, без көн саен шулай җилкә белән утын ташыйбыз. 6)Кышын да шулай, көзен дә.

7)Әнинең кулында озын ыргак. 8)Ул аны корыган ботакка эләктерә дә, без аңа икәүләп асылынабыз.9) Ботак шартлап сынгач, башка төшмәсен дип, читкә тайпылабыз.

10)Шулай маташа торгач, көн дә кичекте. 11)Урманга кичке караңгы сирпелә башлады. 12)Ә безнең кайтасы җир ярыйсы ук ерак.

13)Мин үзем күтәрәсе бәйләмне киндерә белән бәйләдем дә әнигә булыштым. 14)Ул үзенә иң авыр ботакларны җыйган. 15)Шуның өстенә тагын миннән калган чыбык-чабыкны да үз бәйләменә сыйдырмакчы булып азаплана.

  • 16)Җитәр инде, әни, бик авыр була,— дигәч, күтәрелеп карады. 17)Шул сүзне әйткәнгә күңеле булгандыр, күрәсең, елмаерга итте.
  • 17)Нишлим соң, улым! 18)Инде бер килгәч, күбрәк кайтсын дим. 19)Көннең-көн саен утын ташып син дә бик йөдәдең, әллә берәр көн килми калырбызмы диюем иде,— диде.
20)Аның бәйләменнән бер-ике ботакны үземә алырга сузылгач, ул аларны бирмәде.

— 21)Инде мин чирлисен чирләгән, улым, мине кайгыртма. 22)Син дөнья көтәсе кеше, гарип булып калма... сеңелләрең дә синең өстә...— 23)Әни сүзен әйтеп бетермәстән кинәт туктады, аркамнан сыйпап:

— Синең буыннарың ныгымаган әле, шуңар гына әйтәм,— дип төзәтеп куйды. (Г.Бәширов) Биремнәр.

  1. 1-6 нчы җөмләләрдән ясалма рәвешләрне язып алыгыз.
  2. 17-23 нче җөмләләрдән чагыштыру дәрәҗәсендәге рәвешне табып языгыз.
  3. Текстта ничә күләм-чама рәвеше бар? Аларны табып,үзләре ияргән сүзләр белән языгыз.
  4. Вакыт рәвешләре кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез.
  5. 3 нче җөмләдәге рәвешләргә морфологик –синтаксик анализ ясарга.
  6. Авыр сүзе кайсы җөмләдә рәвеш булып килгән. Дәлилләгез.
  7. 1-7 нче җөмләләрдән парлы рәвешне табыгыз. Төркемчәсен билгеләгез.
  8. 12 нче җөмләдәге рәвешләрнең нинди җөмлә кисәге булуын билгеләгез.
  9. 16 нчы җөмләдәге рәвешкә фонетик анализ ясагыз.
  10. Тексттан төп рәвешләрне язып алыгыз, шулар белән җөмләләр төзегез.

“Рәвеш” темасын йомгаклау өчен тестлар.

1. Рәвеш нинди сүз төркеменә керә?

а) мөстәкыйль сүз төркеменә;

б) модаль сүз төркеменә;

в) бәйләгеч сүз төркеменә.

2. Рәвеш лексик- грамматик яктан нәрсәне белдерә?

а) предметны белдерә;

б) хәрәкәтне;

в) яки хәлнең билгесен;

г) предметның билгесен.

3. Морфологик яктан рәвешнең төп характерлы үзенчәлеге нинди?

а) төрләнми;

б) төрләнә.

4. Рәвеш кайчан сыйфатны ачыклап килә?

а) предметның билгесен белдергәндә;

б) билгенең билгесен белдергәндә;

в)эш яки хәлнең билгесен белдергәндә.

6. Нинди мәгънә белдерүенә карап, рәвешләрнең төркемчәсен билгеләгез.

Күп, аз, шактый, бертуктаусыз, бераз, тәмам, иртә-кич.

а) саф рәвешләр;

б) урын рәвешләр;

в) күләм-чама рәвешләре.

7. Бу рәвешләрнең төркемчәсен күрсәтегез.

Мамыктай, кушканча, ишетелгәндәй, яшьләрчә, үзенчә.

а) вакыт рәвешләре;

б) охшату-чагыштыру рәвешләре;

в) саф рәвешләр.

8. Бу рәвешләрнең төркемчәсен күрсәтегез.

Салмак, әкрен, тиз, җәяү, кинәт, аягүрә, яланаяк, ашык-пошык.

а) саф рәвешләр;

б) урын рәвешләре;

в) сәбәп-максат рәвешләре.

9. Болар, төркемчәсенә карап, нинди рәвешләр?

Юри, бушка, тикмәгә, тиктомалга, әрәмгә.

а) вакыт рәвешләре;

б) сәбәп-максат рәвешләре;

в) саф рәвешләр.

10. Болар төркемчәсе буенча нинди рәвешләр?

Ерак, югары, түбән, анда, монда, ары, бире, якын.

а) урын рәвешләр;

б) охшату-чагыштыру рәвешләре;

в) сәбәп-максат рәвешләре.

11. Рәвешләрнең төзелеше ягыннан төрен билгеләгез.

Минемчә, кышын, акчалата, икәүләп, уттаө, татарча.

а) ясалма рәвешләр;

б) кушма рәвешләр;

в) тамыр рәвешләр.

12. Болар ясалышы ягыннан нинди рәвешләр?

Бераз, бертуктаусыз, яланбаш.

а) парлы рәвешләр;

б) ясалма рәвешләр,

в) кушма рәвешләр.

13. Рәвешләрнең ясалыш төрен билгеләгез.

Аз-маз, иртә-кич, ачыктан-ачык.

а) парлы рәвешләр;

б) ясалма рәвешләр;

в) кушма рәвешләр.

14. Рәвешләрнең төзелеш ягыннан төрен билгеләгез.

Аз, күп, кинәт, тиз, әкрен.

а) тамыр рәвешләр;

б) кушма рәвешләр;

в) ясалма рәвешләр.

15. Түбәндәге рәвешләр нинди җөмлә кисәге булып килгән?

Клубта халык күп. Безнең авыл моннан ерак түгел.

а) ия;

б) хәл;

в) аергыч;

г) хәбәр.

16. Рәвеш кайсы сүз төркемнәрен ачыклап килә?

а) исем;

б) сыйфат;

в) сан;

г) алмашлык;

д) фигыль.

17. Бу төркемчәдә кайсы рәвеш артык?

Бер-бер артлы, салмак, берьюлы, иртә-кич.

а) саф рәвеш;

б сәбәп-максат рәвешләре;

в) күләм-чама рәвешләре;

18. Төзелеше ягыннан кайсы рәвеш артык?

Ишетелгәнчә, көндезен, яхшылап, икеләтә, бераз.

1) кушма рәвеш;

2) парлы рәвеш;

3) тамыр рәвеш.

Өй эше.

Инде мин чирлисен чирләгән, улым, мине кайгыртма. Син дөнья көтәсе кеше, гарип булып калма... сеңелләрең дә синең өстә...— Әни сүзен әйтеп бетермәстән кинәт туктады, аркамнан сыйпап:

  • Синең буыннарың ныгымаган әле, шуңар гына әйтәм,— дип төзәтеп куйды. Әлеге фикерләргә нигезләнеп, үз әниегез белән чагыштырып, әниләрнең изге йөрәкле булулары турында фикерләрегезне сочинение итеп языгыз.

“Сыйфат” темасы буенча белемнәрне кабатлау буенча биремнәр

(рус мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен)

Максат:

- Сыйфат темасы, грамматик категорияләре буенча белемнәрне ныгыту һәм системага салу.

- Текст буенча фикер алышу, бирелгән темага сөйләм үстерү.

Эшләү өчен текст бирелә. Биремнәр сыйфатлар буенча гына алына.

***

1)Акрын гына иртәнге җил исеп куйды. 2)Ул тәмле йокыдагы кешеләрнең өй түбәләрен сыйпап узды. 3)«Йоклагыз, адәм балалары,— диде ул гүя,— йоклагыз! 4)Бу — сезнең тыныч иртәләрегезнең соңгысы. 5)Татлырак төш күреп калыгыз — бу татлы төш шулай ук соңгысы. 6)Йоклап калыгыз, сезне зур сынаулар, кара хәсрәт көтә. 7)Нык булыгыз, адәм балалары!»

8)Бу җил, күп юллар узып, көнбатыштан килә иде. 9)Кара Чыршы авылы өстеннән үткәндә, канатларына кара тәре ясалган самолетлар үлем төяп көнбатыштан көнчыгышка юл алганнар иде инде. 10)Төз гәүдәле, озын сыйраклы, пөхтә киемле герман армиясе фельдмаршаллары, генераллары танкларын, тупларын тыныч йокыда җәелеп яткан Россия кырларына кертә башлаган минутта Кара Чыршы авылы, чыннан да, татлы йокыда иде әле. 11)Кайтулар булмас инде...

12)Кырда иген чайкала, иген чайкала... 13)Бу — елына бер генә тапкыр килә торган атна. 14)Ул атнада көннәр эссе дә, болытлы да булмый: кырда ниндидер зәңгәр дулкын йөгерә, арыш басуы яшелле-күкле булып сөрем эчендә кайный. 15)Көр басуның шулай дулкынлануына карап торуы рәхәт тә, моңсу да. 16)Менә җәйнең иң кыска төннәре җитте, моннан соң инде көн кыскара башлар. 17)Арыш басуы саргаер, ул инде дулкынланмас. 18)Аны урып алырлар, борчак җиреннән кайтышлый ял итәргә чүмәләләр арасына торналар төшәр. 19)Әле генә бит, әле сабан тургайлары яшел уҗым өстендә ук булып атылып сайрыйлар иде. 20)Ә хәзер — арыш басуы өстеннән җил йөгерә — сагыш арта... 21)Арыш басуы уртасындагы тузанлы юлдан кап-кара атында чатыр чабып Ташлытауга таба Тимерхан чыгып китте. 22)Аның сиртмәсенең тавышы үзе күмелгәч тә басу түреннән ишетелеп торды.

23)— Запас пирвый категори,— диде Шәйхи хәлфә аның турында.— 24)Аларның законы буенча егерме дүрт сәгать эчендә воянкум янында булырга тиешләр.

25)Сугыш, сугыш... (М.Мәһдиев)

Биремнәр.

  1. 1-7 нче җөмләләрдән нисби сыйфатларны язып алыгыз.
  2. 4-10 нчы җөмләләрдән дәрәҗә белән төрләнгән сыйфатны табыгыз һәм дәрәҗәсен билгеләгез.
  3. 9-15 нче җөмләләрдән ясалма сыйфатларны табып языгыз.
  4. Билгеләнгән сыйфатларга морфологик – синтаксик анализ ясагыз.
  5. 14-20 нче җөмләләрдән артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларны язып алыгыз.
  6. 4-10 нчы җөмләләрдән исемләшкән сыйфатны табып, морфологик анализ ясарга.
  7. Тексттан тамыр сыйфатлар кергән җөмләләрне арта бару тәртибендә язарга.
  8. 14 нче җөмләдәге аерып бирелгән сыйфатка фонетик анализ ясагыз.
  9. 6 нчы җөмләдән күчерелмә мәгънәдәге сыйфатны табыгыз, туры мәгънәдә итеп җөмлә төзегез.
  10. Тексттан 3 сыйфатны бөтен дәрәҗәләрдә дә куеп языгыз.

“Сыйфат” темасын йомгаклау өчен тестлар.

1.Сыйфат:

а) предметның билгесен белдерә;

б) предметның эшен белдерә;

в) предметны белдерә;

г) эш-хәлнең билгесен белдерә.

2. Гади дәрәҗәдәге сыйфатны тап:

а) кызылрак;

б) ямь-яшел;

в) ак;

г) кап-кара.

3. Чагыштыру дәрәҗәсе ничек ясала?

а) -лар, -ләр;

б) -да, -дә;

в) -рак,- рәк;

г) -лы,-ле кушымчалары чрдәмендә. 4. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат:

а) предметның гадәти билгесен белдерә;

б) предмет билгесенең гади дәрәҗәдәге билгедән артык икәнлеген белдерә;

в) бер предметтагы билгенең икенчесендәгегә караганда артыграк яки азрак булуын күрсәтә;

г) предмет билгесенең гади дәрәҗәдәге предмет билгесеннән кимрәк икәнлеген белдерә.

5. Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатны тап:

а) зәңгәрне;

б) чибәрнең чибәре;

в) күгелҗем;

г) тозлы.

6. Сыйфат җөмләдә:

а) ия;

б) тәмамлык;

в) аергыч, хәбәр, хәл;

г) аныклагыч була.

7. “Теле татлының дусты күп” мәкалендә исемләшкән сыйфат:

а) теле сүзе;

б) татлының сүзе;

в) исемләшкән сыйфат юк

г) күп сүзе.

8. Сыйфат ачыклап килгән исем

а) аерылмыш дип атала

ә) саналмыш дип атала

б) сыйфатланмыш дип атала

9. Татар телендә сыйфатлар тартым, килеш белән кайсы очракта төрләнә?

а) исемнәре төшеп калса төрләнә

ә) төрләнми

б) дөрес җавап бирелмәгән

10.Ясалышлары буенча сыйфатлар

а) тамыр, кушма, парлы булалар

ә) тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә булалар

б) тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма булалар

11. Сыйфат дәрәҗәләре

а) гади, чагыштыру, кимлек, кечерәйтү

ә) гади, чагыштыру, кимлек, артыклык,

б) дөрес җавап бирелмәгән

12. Исемләшкән сыйфатлар дип

а) үзе ачыклап килгән исемнән ераклашкан сыйфатлар атала

ә) ачыклап килгән исеме төшеп калган сыйфат атала

б) исемнән соң килгән сыйфат атала

Өй эше: Сугыш сезнең гаиләдә нинди эз калдырды? Шул турыда языгыз. “Сан” темасы буенча белемнәрне кабатлау буенча биремнәр

(рус мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен)

Максат:

- Сан, төркемчәләре, грамматик категорияләре буенча белемнәрне ныгыту һәм системага салу.

- Текст буенча фикер алышу, бирелгән темага сөйләм үстерү.

Эшләү өчен текст бирелә. Биремнәр саннар буенча гына алына.

***

1)Сафин Нәкыйп Сафа улы 1921 нче елда Арча райны Мирҗәм авылында туган. 2)Милләте-татар. 3)Җидееллык мәктәп тәмамлаган. 4)Колхозда, Иркутск өлкәсендә эшләгән. 5)1940-1945 елларда - Совет Армиясендә. 6)1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында катнашкан. 7)19 нчы аерым моторлаштырылган понтон-күпер салу батальонында отделение командиры сержант Сафин 1943 елның 28 сентябрендә Солошино авылы янында Днепр елгасы аркылы уң як ярга понтон белән беренче төркем сугышчыларны чыгарып җибәрә. 8)Шулай тагын 18 рейс ясый. 9)Аннары паром белән елга аркылы танклар һәм артиллерияне чыгарган. 10)1943 елның 20 декабрендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.

11)Сугыштан соң хәрби-инжнерлык училищесында укыган. 12)1946 елдан Сафин запаста. 13)1987 дә вафат. 14)Казанда җирләнгән.

(“Бөек Тукай Ватаны син, Арча” китабыннан)

Биремнәр.

  1. Тексттан тәртип саннарын язып алыгыз.
  2. Кушма саннар булган җөмләләрне арта бару тәртибендә языгыз.
  3. Тексттан исемләшкән санны язып алыгыз, морфологик анализ ясагыз.
  4. 7 нче җөмләдәге саннарны сүзләр белән күчереп языгыз, саннарга морфологик анализ ясагыз.
  5. Тезмә саннар кулланылган җөмләләрнең саннарын күрсәтегез.
  6. Калын хәрефләр белән билгеләнгән санны төрле төркемчәләргә куегыз, шулар белән җөмләләр төзегез.
  7. Тексттан парлы санны язып алыгыз.
  8. Микъдар саннары кайсы җөмләләрдә кулланылган?
  9. Кайсы җөмләдә сан хәл булып килгән?
  10. 7 нче җөмләдәге санга фонетик анализ ясагыз.

“Сан” темасын йомгаклау өчен тестлар.

  1. Сан нинди сорауларга җавап бирә?
а) кем? нәрсә?

б) нинди?

в) ничә? күпме?

г) нишли? нишләде?

  1. Сан белән ачыкланган исем:
а) сыйфатланмыш дип атала;

б) саналмыш дип атала;

в) берничек тә аталмый;

г) аныкламыш дип атала.

  1. Ясалышы ягыннан саннар:
а) кыскартылма була;

б) тамыр гына була;

в) тамыр, кушымча, тезмә, парлы була.

  1. Мәгънәләренә карап саннарны ничә төркемгә бүләләр?
а) 4;

б) 3;

в) 5;

г) 2.

  1. Рус телендә нинди саннар юк?
а) микъдар саны, тәртип саны;

б) бүлем саны, чама саны;

в) җыю саны, тәртип саны;

г) микъдар саны, җыю саны.

  1. “ Җиде кат үлчә, бер тапкыр кис” мәкалендә җиде, бер саны:
а) җыю саны;

б) микъдар саны;

в) тәртип саны;

г) өлеш саны.

  1. “ Бер кыюны мең куркак та алыштыра алмый” мәкалендә бер, мең саннары:
а) ия;

б) аергыч;

в) хәбәр;

г) тәмамлык.

  1. Саннар җөмләдә ничә төрле җөмлә кисәге булып килә?
а) бер төрле;

б) ике төрле;

в) күп төрле;

г) биш төрле.

  1. Җыю саннарын әйтегез:
а) борау, сорау;

б) тау, бау;

в) алтау, җидәү;

г) җыю саннары юк.

10. Кайсы җөмләдә бүлем саны бар?

а) иртәгә Илдус күлдә йөзәр;

б) ул ел саен йөзәр төп помидор утырта;

в) бер чокырда мең чокыр;

г) йөзү ярышында унбиш кеше катнашты. Өй эше: Сугыш сезнең гаиләдә нинди эз калдырды? Шул турыда языгыз.

“Алмашлык” темасы буенча белемнәрне кабатлау буенча биремнәр

(рус мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен)

Максат:

- Алмашлык, аның төркемчәләре, грамматик категорияләре буенча белемнәрне ныгыту һәм системага салу.

- Текст буенча фикер алышу, бирелгән темага сөйләм үстерү.

Эшләү өчен текст бирелә. Биремнәр алмашлыклар буенча гына алына.

1)“Кайтмыйсың!”- дип үпкәлисең, Әнкәй...

2)Моңа, бәлки , үзең гаепле.

3)Гел өйрәттең:”Эшлә, эшләмәгән

Бәйрәм итә алмый гаетне”.

4)Минем теләк-синең теләк иде:

“Эшсез калдырмасын Ходаем!”

5)Минем бәхет – гел чокчынам әле,

Чүпләгәндәй тавык бодаен.

6)Минем хезмәтләрем – сезнең хезмәт,

Горурланып кайчак куясыз.

7)Сездән башка- без кош баласыдай.

8)Әйтерсең лә, калган очсыз.

9)“Кайтмыйсың!”-дип үпкәлисең. 10)Әнкәй...

11)“Эшем күп шул!”- килә диясе...

12)Дөрес түгел- инде иң зур эшем:

Сезгә кайтып башым иясе!

(Р.Җамал)

Биремнәр.

  1. Тексттан II зат алмашлыкларын язып алырга.
  2. Калын хәрефләр белән бирелгән алмашлыкларга морфологик анализ ясарга.
  3. Тексттан күрсәтү алмашлыгы булган җөмләләрнең санын языгыз.
  4. Кайсы җөмләләрдә алмашлыклар хәл булып килгәннәр?
  5. Иялек килешендәге алмашлыкларны язып алырга, ясалышлары ягыннан төрен билгеләргә.
  6. Аергыч булып килгән алмашлыкларны аерылмышлары белән язып алыгыз.
  7. Тексттан билгеләү алмашлыгын табыгыз һәм морфологик – синтаксик анализ ясагыз.
  8. Тәмамлык булып килгән алмашлыкларны табыгыз һәм язып алыгыз.
  9. 12 нче җөмләдәге алмашлыкның авазларын күрсәтегез.
“Алмашлык” темасына тест.

1. Лексик- грамматик билгеләре белән алмашлык нинди сүз төркеменә карый?

1) мөстәкыйль;

2) бәйләгеч;

3) модаль.

2. Алмашлыкка туры килгән билгеләмәне күрсәтегез.

1) эш яки хәлнең яисә билгенең билгесен белдерә;

2) предметның билгесен белдерә;

3) исем, сыйфат, рәвеш, сан сүз төркемнәрен алмаштырып, аларның мәгънәләренә ишарә птә.

3. Җөмләдә алмашлыклар нинди функция үти?

1) җөмлә кисәге булмыйлар;

2) ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып киләләр;

3) аергыч кына булып киләләр.

4. Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын

Оя итте минем сөйгән Карлыгачым. (Г. Тукай)

Бу җөмләдәге безнең, минем алмашлыклары нинди җөмлә кисәге?

1) ия;

2) хәбәр;

3) аергыч;

4) тәмамлык;

5) хәл.

5. Ул ничә еллардан бирле шунда тора иде. (А. Алиш.)

Шунда алмашлыгының нинди җөмлә кисәге булуын билгелә.

1) ия;

2) хәбәр;

3) аергыч;

4) тәмамлык;

5) хәл.

6. Мин, син, ул, без, сез, алар, кем, нәрсә, һичкем, һичнәрсә, кемдер, нәрсәдер, үз, үзе кебек алмашлыклар кайсы сүз төркемен алмаштыралар?

1) исемне;

2) сыйфатны;

3) санны;

4) рәвешне.

7. Кайсы алмашлыклар килеш, сан, тартым белән төрләнәләр?

1) исем алмашлыклары;

2) сыйфат алмашлыклары;

3) сан алмашлыклары

4) рәвеш алмашлыклары; 8.Ул тырышып укый, шулай укыса, мәктәпне уңышлы тәмамлаячак.

Шулай алмашлыгы кайсы төркемчәдәге фигыльне алмаштырган?

1) хикәя фигыльне;

2) исем фигыльне;

3) хәл фигыльне.

9. Шулайрак язарга кирәк иде.

Шулай алмашлыгы нинди кушымча алган?

1) килеш кушымчасы;

2) тартым кушымчасы;

3) дәрәҗә кушымчасы.

10. Алмашлыклар нинди әһәмияткә ия?

1)сөйләмне җәенкеләндерәләр;

2) сөйләмгә образлылык өстиләр;

3) бер үк сүзне кабатлаудан котылдыралар, сөйләмне җыйнакландыралар.

11. Зат алмашлыклары нәрсә белән төрләнмиләр?

1) сан;

2) килеш;

3) тартым.

12. Капитан, сез ялгышмадыгызмы? (Г. Әпсәләмов)

Сез алмашлыгы ни өчен күплек санда кулланылган?

1) икенче затның күплеген белдерә;

2) җөмләдә ялгыш кулланылган;

3) хөрмәт йөзеннән бер генә кешегә мөрәҗәгать иткәндә кулланыла.

13. Килеш һәм сан белән төрләнгәндә, III зат алмашлыгы нинди үзгәрешкә дучар була?

1) үзгәрми;

2) ул тамырын а га алмаштыра.

3) дөрес җавап бирелмәгән

14. Аңар, аңарда, аңардан, аңарда алмашлыклары нәрсәгә карата кулланылалар?

1) кешегә - затка карата;

2) предметларга.

3) дөрес җавап бирелмәгән

15. Бу, шул, теге алмашлыклары кайчан килеш, тартым, сан белән төрләнәләр?

1) зат я предметка күрсәткәндә;

2) билгегә ишарә иткәндә;

3) эш-хәл билгесенә ишарә иткәндә.

16. Кайсы күрсәтү алмашлыкларны төрләнми?

1) исем алмашлыклары;

2) сыйфат алмашлыклары;

3) рәвеш алмашлыклары.

17. Бу, шул, ул күрсәтү алмашлыкларын килеш һәм тартым белән төрләндергәндә, нинди үзгәреш күзәтелә?

1) кушымчалар үзгәрә;

2) тамыр үзгәрә;

3) үзгәреш күзәтелми.

18. Мин үзем укыйм. Үз алмашлыгы нинди мәгънәдә?

1) зат алмашлыгы мәгънәсендә;

2) әйбернең иясен белдерә;

3) затны, предметны аерып күрсәтә.

19. Тартым алмашлыклары кайбер алмашлыкларга нинди кушымчалар ялганып ясала?

1) –ның , -нең;

2)-сы, -се;

3) –ныкы, -неке;.

20. Киләсеңмени сүзеннән нинди сүз төркемнәрен аерып чыгарырга була?

1) фигыльне;

2) фигыль + кисәкчәне;

3) фигыль + кисәкчәне + алмашлыкны.

flatik.ru